Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте

ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте. Бу хакта сөйләшү Шәйхразиевның Ростов-Д...

ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте. Бу хакта сөйләшү Шәйхразиевның Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында эшләүче татар оешмалары җитәкчелеге белән очрашуы барышында булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
"Татар иҗтимагый оешмаларын төбәк җитәкчелеге куәтләп торса да, проблемаларыбыз күп. Башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә моны раслар дип уйлыйм. Безнең оешмабыз ярлы, бөтен эш иҗтимагый оешма җитәкчесенә йөкләнә. Шуңа минем тәкъдимем бар - иҗтимагый оешмалар җитәкчелегенә хезмәт хакы түләп булмас микән?" - дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиевка Төньяк Осетия-Алания татарлары җәмгыяте рәисе Нурислам Галимов.
«Алдан ук кисәтим: хезмәт хакы булмаячак. Берегезгә бирсәк, башкаларга да бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә эзләгез, эшләгез - грантлар алырга, меценатлар белән эшләргә кирәк», - дип аңлатты Шәйхразиев. Ул өлкә һәм шәһәр грантларына игътибар итәргә өндәде.

Фото: tatar-inform.tatar


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ