Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачыла

29 октябрь 10.00 сәгатьтә СССРның халык артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта татар конгрессы хәбәр итә.

Фото: tatar-congress.org
Фото: tatar-congress.org

Истәлекле такта Татарстан ур., 7 йорт адресы буенча урнаштырыла. Әлеге йортта Шәүкәт Биктимеров 1981 елдан 2005 елга кадәр яшәгән. Искә алу чарасында актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкилләре катнаша. Мемориаль тактаның авторы — Дмитрий Кузнецов.

Добавить комментарий