Шунысын анык беләм: мин үз урынымда!

Арча районында иң зур авыл мәктәбе Яңа Кенәрдә. Монда 300 балага биш дистәгә якын педагог белем бирә. 2020 елның «Авыл укытучысы» бәйгесендә өченче урынга нәкъ менә әлеге мәктәпнең химия укытучысы Алия Илсур кызы НУРГАЛИЕВА лаек булды. «Беренче эш көнендә мәктәпкә килгәч, сине иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды», – дигән сорауга ул «Шундый зур мәктәптә адашмасам ярар иде дип, курыктым», – диде. Әлбәттә, шаярта. Терекөмеш кебек чая кыз бәйгенең беренче этабыннан алып, ахырына кадәр үзенең бары тик җиңүгә генә лаеклы икәнен һәрдаим искәртеп һәм исбатлап килде. «Авыл укытучы-
сы – 2020» бәйгесе призеры, яшь мөгаллимә Алия Нургалиева белән тәфсилле әңгәмә кору, бәйге тәмамланып, айга якын вакыт үткәч, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан мөмкин булды.

– Алия, сиңа укытучы һөнәрен сайларга нәрсә этәргеч бирде, нигә бу юлны сайладың кебегрәк сорауларны биреп тә тормыйм. Үзең бик яшь, әлегә тәҗрибәң аз булса да, күренеп тора, тумыштан мөгаллимлек оеткысы салынган. Сине башка өлкәдә күз алдына да китерәсе килми. Ләкин, мөгаллимлек юлы саваплы, мәртәбәле булса да, авыр, катлаулы һәм сикәлтәле. Ничегрәк узарга уйлыйсың аны, кайдан көч-куәт алырга?

– Дөресен генә әйткәндә, мин дә үземне башка һөнәри өлкәдә күз алдына китерә алмыйм. Кечкенә вакытта «Булачак һөнәрем» темасына инша язганда гел «Укытучы булачакмын!» дип яза идем. Югары сыйныфта укыганда һәр чыгарылыш укучысы алдында торган «Нинди һөнәр сайларга, кем булырга?» дигән сораулар мине дә бимазалады. Химия фәне белән бик кызыксына идем. Шушы ике өлкәне берләштереп, әлеге эшчәнлегемә килдем.

Әлбәттә, уку-укыту барышында төрле чаклар була. Авыр вакытларда укучыларның химия белән кызыксынганын, аңлаганнарын күргәч, икенче сулыш ачыла да китә. Шуңа күрә әлеге катлаулы юлны, нәкъ менә укучыларымнан көч-куәт алып, узарга уйлыйм. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч тә, озак еллар мин биргән дәресләрне искә алуларын, анда алган белемнәрнең тормышларында кирәк булуын белеп тору миңа киләчәк хезмәтем өчен көч биреп торачак.

Һәр баланың – үз хис-кичерешләре, үз холкы, үз мөмкинлекләре. 45 минутлык дәрестә һәрберсенең күңеленә юл табуы бик кыен. Шуңа да күбесе белән дәресләрдән соң калып, өстәмә шөгыльләнергә тырышам. Мәктәпкә эшкә килгәч, иң катлаулысы – укучыларның, әти-әниләрнең, хезмәттәшләремнең ышанычын һәм хөрмәтен яулап алу булды. Һәр дәрескә ныклап әзерләнәм, белемемне тамчысына кадәр укучыларыма бирергә тырышам. Ә үзем гел яңа алымнар, яңа мәгълүмат, яңа мөмкинлекләр эзлим. Укытучы гомере буе укый, өйрәнә. Гел белемгә омтылып торсаң гына, лаеклы мөгаллим була алачаксың.

Укытучы һөнәре бик зур җаваплылык сорый. Синең тырышлыгың алга таба укучыларыңда, аларның тормышка карашында, аларның алдагы язмышларында чагылачак. Димәк, киләчәгебезне төзүдә укытучылар үзләреннән зур өлеш кертә.

– Эш барышында өлкән хезмәттәшләреңнең ярдәмен сизәсеңме?

– Үзем Арча районы Шушмабаш мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. Эшкә килгәндә Яңа Кенәр мәктәбе коллективы белән таныш түгел идем. Шуңа да карамастан, мине бик җылы каршы алдылар. Кемнән генә ярдәм сорасам да, нинди генә сорау белән килсәм дә, беркайчан да кире какмыйлар, гел якты йөз күрсәтәләр. Мәктәбебездә һәр укытучыдан үрнәк алырлык: үзләре – республика, Бөтенроссия конкурсларында зур үрләр яулаучылар, укучылары – олимпиада җиңүчеләре. Аларның уңышларына сөенеп, алар белән янәшә атлап барасым килә. Кайчандыр мин дә шундый үрләр яулармын дип өметләнәм.

– Инде «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенә якынрак килик. Жюри әгъзаларында синең, мәктәптә әле беренче генә елын эшләп, шундый абруйлы конкурста катнашырга җөрьәт итүең елмаю уятса, Социалистик Хезмәт Героеның «Урак һәм чүкеч» алтын медале, Ленин ордены иясе Стелла Зәкиевна Габдрахманова турындагы эссең булдыклылыгың һәм талантың турында икеләнергә урын калдырмады. Эссеңнең герое итеп әлеге олуг шәхесне сайларга нәрсә этәрде? Аның үзе белән күрешеп, сөйләшә алдыңмы?

– «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең I этабында катнашу өчен «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» дигән темага эссе язып җибәрергә кирәк иде. Әлбәттә, авылыбызда шундый зур шәхес булганда, мин ике дә уйлап тормадым – Стелла Зәки кызы турында яздым.

Стелла Зәкиевна белән Яңа Кенәр мәктәбендә эшли башлагач таныштым. Әле аның үзен күргәнче үк һәр укытучыдан, хәтта һәр укучыдан диярлек әлеге педагог турында бик күп соклану сүзләре ишетергә туры килде. 

Стелла Зәкиевна 34 елдан артык Яңа Кенәр мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Ул әле бүген дә мәктәптә уздырылган бик күп чараларда мәртәбәле кунак буларак катнаша. Очрашулар вакытында без аның һәр сүзен, һәр киңәшен йотлыгып тыңлыйбыз. Ветеран укытучының әле бүген дә рус әдәбияты язучылары әсәрләреннән өзекләрне тамашачыны я елатып, я көлдереп, яттан сөйләве сокландыра.

Иң беренче очрашкач, аның миңа әйткән сүзе «Балаларны ярат!» булды. Аларга иркәләп эндәшү түгел, ә алар белән яхшы мөгамәләдә булуны күздә тотып әйтте ул. Укучылар белән элемтә нык булсын өчен, алар белән күбрәк аралашырга кирәк, ди ул. Шул ук вакытта укучыларга таләпне зурдан куярга тырышырга киңәш бирде. Алар, үз чиратында, шушы югарылыкка омтылып, өскә күтәреләчәкләр. Һәр дәрескә төпле итеп әзерләнергә, укучыларны үз белемең белән сокландырырга, дәресләрне гел үзенчәлекле итеп үткәрергә кирәклеге турында да күп үгет-нәсихәт бирде Стелла апа. Аның сүзләренә колак салачагыма һәм аларны үтәячәгемә чын күңеленнән ышанып җиткерде ул бу киңәшләрен.

– Бәйгенең икенче этабы өчен VIII сыйныфка «Су – яшәү чыганагы» дигән дәрес эшкәртмәң дә жюри комиссиясендә соклану тудырды. Оригинальлеге 99 процент булган әлеге дәресеңдә ФДББС ның һәр таләбе, һәр күрсәтмәсе җиренә җиткереп үтәлгән иде. Инде сорамый булдыра алмыйм, химия фәнен сайлавыңның берәр сере бармы?

– Мәктәптә химия дәресләре керә башлаганда, ул миңа бик авыр бирелде. Ә инде соңрак, IX сыйныфта имтиханга әзерләнгәндә, бу фәннең никадәр кызыклы һәм серле булуына төшенә башладым. Аны өйрәнгән саен өйрәнәсе килә, сораулар артыннан сораулар туа, аларга җавап эзләү үзе үк мавыктыргыч. Химия фәненә мәхәббәт уятучы, аның серләренә төшендерүче кешем – Шушмабаш мәктәбенең химия укытучысы Лилия Шаһимулла кызы Фәтхрахманова. Нәкъ менә ул мине шушы серле дөньяга алып керде. Югары сыйныфларда укыганда, химия буенча төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаштык, гел призлы урыннар ала идек. Химия фәненә булган мәхәббәтем сүрелмәде, алдагы тормышымны да шушы фән белән бәйләргә булдым. Интернет челтәрләрендә уку йортлары турында мәгълүмат эзли торгач, КФУның Химия институтындагы педагогик белем бүлегенә күзем төште. Үземнең уй-фикерләремне Лилия апага җиткердем. Ул миңа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучыларны максатчан әзерләү программасы барлыгын аңлатты. Арча районы Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән сөйләшкәч, Яңа Кенәр мәктәбенә химия укытучы кирәк булачагын әйттеләр. Менә мин, институтны тәмамлап, шушы мәктәпкә кайттым.

Бүгенге көндә укытучыма бик рәхмәтлемен. Күз алдымда гел аның дәресләре тора. Лилия Шаһимулла кызы кебек үз фәнен, балаларны нык яратучы, алар өчен җан атып торучы лаеклы укытучы булырга омтылам.

– Алия, «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең йомгаклау өлешендә үткәргән ачык дәресең барышында авызларыбызны ачтык та ахырына кадәр ябарга оныттык. Ике зур сумка тутырып, химия приборлары, реактивлар алып килгәнсең. Үзең ут борчасы кебек, беребезне дә битараф та, эшсез дә калдырмадың: нинди генә тәҗрибәләр ясатмадың син бездән. Сөйлә әле, теманы сайлауда, әзерләнүдә кемнәр ярдәм итте сиңа?

– Бәйгенең йомгаклау өлешенә бөтенләй башка чара әзерләгән идем. Мәктәбебезнең тәҗрибәле математика укытучысы Ләйлә Рәүф кызы Төхватуллинага күрсәткәч: «Алия, катлауландырма, анда химия белгечләре утырмый, гади дәресеңне күрсәт», – диде. Шул сүздән соң, укыту эшләре буенча директор урынбасары Илмира Мөҗәһит кызы Әхмәтова белән осталык дәресемне баштан аяк үзгәрттек. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең республика этабында өченче урынны яулаган укытучыбыз Ләйсән Сәүбан кызы Нигъмәтуллина, үзенең конкурста катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашып, төпле киңәшләрен бирде. Мәктәбебез директоры Әгъзәм Әде һәм улы Гайфуллин һәрьяклап ярдәм итеп торды. Димәк, минем шушы зур бәйгедә өченче урын алуым – безнең уртак тырышлыгыбыз.

– Тагын мәктәпкә, укучылар янына әйләнеп кайтыйк әле. Дәрес вакытында, дәрескә әзерләнгәндә, нинди «лайфхак»лар кулланасың?

– Укучылар белән бер дулкында булырга тырышам. Гел тормыш белән бәйләп, алган белемне куллану өлкәсен аңлатам. Сез әйткән «лайфхак» кебек сүзләр кулланганда, укучыларның йөзләренә шунда ук елмаю куна. Кинолардагы төрле күренешләрнең химик ягын күрсәтәм. Алар аны бигрәк тә ярата һәм шунда ук отып ала.

– Алия, бер дә сер түгел, Россиядә мөгаллимнәрнең уртача яше 50 дән узып китә. Авылда гына түгел, шәһәр мәктәпләрендә дә укытучылар кытлыгы. Синең кебек яшь, сәләтле, ике телле (билингваль) укытучыны ике куллап үзләренә алырга әзер торган мәктәпләр аз түгел. Яңа Кенәр мәктәбе сине үзендә тотып кала алырмы икән?

– Алдагы тормышны күзаллау кыенрак, әлбәттә. Әмма мин шунысын анык беләм: мин үз урынымда! Мәктәп үзе, хезмәттәшләрем, укучыларым бик ошый, мин алардан башка яшәүне инде күз алдына да китерә алмыйм. Авылда туып үскәнгәдер инде, авылны бик яратам. Андагы үзенчәлекле халәт, кешеләрнең бердәм булуы аеруча якын. Авылда һәм нәкъ менә укытучы булып эшләвемә бер дә үкенмим.

Республикабызда яшь белгечләрне җәлеп итү чаралары күп: максатчан программалар, төрле грантлар. Бу, әлбәттә, яшьләр өчен бик мөһим. Алга таба авылларда, мәктәптә генә түгел, башка тармакларда да яшь белгечләр артыр дип өметләнәм.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.