Синең өчен биим

Бүлмә уртасында өстәл тора. Аның өстендә зифа буйлы кыз бии. Өстәле дә зур түгел. Кыз кискен хәрәкәтләр ясаганда, чайкалып киткәндәй тоела. Ләкин бу шулай тоела гына, чынбарлыкта исә кызның хәрәкәтләре шундый төгәл, ул карамыйча да өстәлнең һәрбер почмагын тойган төсле.

Сәйдә ул. Үзенең эчкерсез теләге, иң зур хыялы тормышка ашуын әнә шулай тантана итә. Югыйсә, әле берничә ай элек кенә ул бу хакта уйларга да кыймый иде. Бүген исә аның каршында – ул көткән яңа тормыш! Бик күп-

ләр кызны бу адымы өчен юләргә санады, тик аның аларда эше юк, ул үзен бүген җирдәге иң бәхетле кеше итеп тоя.

…Сәйдә авылда үссә дә, кыланмышлары балачактан нәзакәтле, буе зифа булды. Дус кызлары сыер савып, көянтәләп сөт илткәндә, ул чүәкләрен алып, клубка бию түгәрәгенә ашыга иде. Сәхнәдә үзен аккоштай тоткан кызларының әлеге шөгылен әти-әнисе дә хуплады. Мәктәпне тәмамлауга, сәнгать институтының хореография бүлегенә укырга озаттылар. Кыз шәһәрне дә үз итте, укуын да яратты. Сессиядән сессиягә тырышып укый торгач, дүртенче курсны тәмамлаганын сизми дә калды.

Җәйге каникул вакытында гастрольләргә йөргәнлектән, авылга, ялгыз калган әнисе янына ялга кайту да сирәк эләкте аңа. Быел исә, имтиханнарын биреп, сессия-

сен тәмамлауга ук, авылга кайтып китәргә карар кылды. Бергәләп гастрольләргә чыгарга чакыручыларның тәкъдимнәрен кире кагып, туган авылына җыена башлады. Башкалар каршы төшмәсә дә, Закир Сәйдәнең авылга кайтып китүенә бик үк сөенмәде. Кызны Казанда калдыру өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап тапты.

Закир – Сәйдәнең дус егете. Әле беренче курста укыганда ук дуслашканнар иде, шуннан бирле матур гына йөриләр. Яратамы аны Сәйдә? Үзе дә белми. Тик Закир янында ул үзен тыныч, ышанычлы сизә. Янәшәсендә кавалеры булгач, башка егетләр дә бәйләнми. Тик бу юлы ул Закирга да карап тормады. Авылга! Авылга! Күңеле туып-үскән ягына ашкынды.

Әнисе янына Сәйдә буш кул белән кайтмады. Күчтә-нәчләрдән тыш, инде ике ел концерт куеп җыйган акчасын да алып кайтып бирде. Өйләре инде искергән, әтисе үлгәннән бирле сыңар кадак та кагылмаган иде. Шуңа күрә әнисе Халидә апа кызы алып кайтып биргән акчага йорт-җирен төзекләндерергә булды. Әниле-кызлы төзелеш эшенә тотындылар. Халидә апа эшчеләр белеште.

Дүшәмбе көн иртүк эшчеләр килеп эшли дә башлады. Иске-москыларны сүтеп аттылар, кайсы такта эшкәртә, кайсы багана утырта – ишегалдында, кырмыска оясыдай, эш кайный.

Үзләрендә эшләүче ирләрнең күбесен таный Сәйдә. Кайсы дус кызының әтисе, кайсы кода тиешле кеше. Ә менә берсен һич исенә төшерә алмый интекте. Утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге ир-атны кем дип тә әйтергә белми. Җитмәсә, исеме дә таныш түгел, Фәндәлис атлы.

Эшчеләргә төшке аш ашатып чыгарганнан соң, Сәйдә әнисеннән Фәндәлис турында сорашты.

Фәндәлис – күрше урамда яшәгән Фәхрулла абый белән Газизә апаның төпчек улы икән. Армиядә хезмәт иткән җирендә өйләнеп калып, Төмәндә яшәгән. Хатыны яман шештән үлеп киткәч, өч баласын алып, әти-әнисенең буш торган йортына кайтып урнашкан. Балалары –

ике кызы, бер улы мәктәптә укыйлар, ди. Өйләрендә хатын-кыз булмаса да, бөтен җире тәртиптә, балалары да һәрвакыт чиста-пөхтә йөри икән.

Сәйдәгә әнисе әнә шуларны сөйләде. Кыз әлеге тарихны кызганып та, кызыксынып та тыңлады. Аның шул Фәндәлиснең балаларын, тормышын барып күрәсе килде. Ни өчендер, уе һаман шул ир тирәсендә бөтерелде.

Иртән эшчеләр җыелып эшли башлауга, ул әнисенә: «Хәзер кайтам», – диде дә чыгып китте. Юлы туп-туры Фәндәлис торган йортка алып барды. Келәсе бау белән генә эленгән капканы ачты да әкрен генә өйгә узды.

Ике бүлмәле гади авыл өе. Арттагы якта зур мич, өстәл, газ, суыткыч. Алдагы өй белән аш бүлмәсен чаршау гына бүлеп тора. Кыз чаршауны күтәреп, алдагы өйгә күз салды. Түрдәге караватта сап-сары чәчле, сигез-тугыз яшьләр тирәсендәге ике кыз йоклап ята. Тәрәзә кырыендагы ятакта ир бала мышкылдый. Анысына ун-унике яшьләр тирәсе булыр. Сәйдә, балаларны уятудан куркып, әкрен генә арттагы өйгә чыкты. Өйгә яңа пешеп чыккан аш исе таралган. Балалар торуга, әтиләре ашарга пешереп калдыра икән, дип уйлап куйды ул. Йорт эчендәге чисталыкка-пөхтәлеккә, чыннан да, искитәрлек иде. Кайбер хатын-кызлы өйләрдә дә моны күрмәссең.

Сәйдә әкрен генә келәне элеп чыгып китте. Ике урам арасындагы тыкрыктан атлаганда да, әлеге йортта күргәннәре хакында уйланды ул. Яңадан шунда керәсе, шул балаларны башларыннан сыйпап, йокыларыннан уятасы килде. Уйлана-уйлана, үз йортлары янына кайтып җитүен сизми дә калды.

Капка төбендә үк аның каршына такта күтәргән Фәндәлис очрады. Бер мизгелдә аларның карашлары очрашты. Сәйдә үзен зур җинаять өстендә тотылгандай хис итте. Тиз генә өйгә кереп китү җаен карады.

Сәйдә шул мизгелдән бөтенләй бүтән тормыш белән яши башлады. Үзе әнисенә булыша, пешерә-төшерә, ә уенда – иртәнге күренешләр һәм, әлбәттә… Ул. Кыз, ниһаять, үзенең Фәндәлискә гашыйк булуын, аңа бәйле һәр нәрсәнең үзе өчен якын, кызыклы булуын аңлый башлады. Икенче көнне Сәйдә йокыдан башка көннәрдәгедән иртәрәк торды. Бакчага чыгып, юынып керде дә кичтән юылып куйган бер чиләк бәрәңгене әрчергә тотынды. Бу көннәрдә кызының очынып йөрүен сизеп алган ана аңа яратып карап куйды.

Ниһаять! Капкадан ул килеп керде. Сәйдә, әрчи башлаган бәрәңгесен дә онытып, ишегалдына йөгереп чыкты. Фәндәлис белән карашлары очрашуга, йөзенә алсулык йөгергән кыз, як-ягында кеше булмаганын күреп: «Фәндәлис абый, бүген кичке унда бакча артында көтәм», – дип әйтте дә урамга йөгереп чыгып китте. Су буена кадәр йөгерде ул, үзенең батырлыгына үзе шаккатты. Битен салкын су белән юып алгач, әкрен генә кире өенә таба юнәлде. Эшчеләр инде җыелып беткән, ишегалдында эш кайный. Фәндәлис аның кергәнен күрмәде дә, тоймады да диярлек. Һәрхәлдә, кызга шулай тоелды.

Тоелды гына шул… Фәндәлиснең йөрәгендә нинди ялкын дөрләгәнен белсә иде кыз! Хатыны үлгәннән соң, тормышының бер ягы кителгән иде. Шушы бөтерчек кебек биюче кыз авылга кайтканнан бирле юньләп төн йокысы күргәне юк аның. Ошатты ул аны, бик ошатты! Авылга кайтып төпләнгәннән бирле, әллә ничә хатын-кызны димләп карадылар. Якын да китермәде Фәндәлис. Балаларына үзе әти дә, әни дә булды. Ә менә Сәйдә кайткач, үзен яшь егетләрдәй хис итә башлады. Аларда эшли башлаганнан бирле, үзен әйтеп бетергесез бәхетле тойды. Шуңа эшкә дә аны күрер өчен иң беренчеләрдән булып килә ул. Ләкин Сәйдәнең бүгенге адымы аның өчен көтелмәгән булды. Шатланырга да, борчылырга да белмәде. Тол ир моңа әзер түгел иде. Кызны шулай читтән генә сөяргә риза иде ул. Сәйдәнең үзенә тиң түгеллеген аңлый иде шул… Сәйдә өчен бүгенге көн гомерендә иң озыны булгандыр, мөгаен. Кичне көтеп җиткерә алмады. Ир белән сөйләшер өчен бөтен сүзләре дә әзер, тик менә килерме икән дип кенә борчылды. Үзе эңгер-меңгер төшүгә, бакча артларына төшеп, инеш буенагы чирәмгә утырды.

Ниһаять, аяк тавышлары ишетелде. «Ул» дип уйлап куйды кыз. Фәндәлис тә аның янына килеп чүгәләде. Күпмедер вакыт тын гына утырды шулай. Кыз тиз генә фикерен җыя алмады. Ир аның сүзен көтте. Әкрен генә сүз ялганып китте. Сүзне төзелеш эшләреннән башлаганнар иде, бераздан табигатькә кереп киттеләр. Ара-тирә ир, шаян сүзләр әйтеп, кызны көлдереп тә алды. Шулай бер сәгать чамасы утырганнардыр. Кинәт кыз сикереп торды да инеш буендагы талга сөялеп торган Фәндәлис каршына килеп басты:

– Фәндәлис абый, алыгыз мине кияүгә!..

Нәрсә-нәрсә, Фәндәлис бу сүзләрне көтмәгән иде. Әкрен генә кызның кулларын учларына алды, күзләренә карап:

– Сәйдә, сеңлем, гафу ит, син киләчәгеңне минем өчен корбан итәргә тиеш түгел, – диде.

– Нинди корбан турында сөйлисең син? Мин бит чын күңелдән әйтәм. Синең балаларыңа әни буласым килә…

Фәндәлис эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алгандай булды. Кыз аларга кергән көнне ул Сәйдәләрнең түбәләрендә эшләде. Күрше урам аннан уч төбендәгедәй күренеп тора. Кызның үзләренә кергәнен дә, чыкканын да күреп торды ул көнне ир.

«Балаларны кызгана, күрәсең, – дип уйлап куйды ир, – бигрәк олы йөрәкле икән».

Араларында озак кына тынлык урнашты. Фәндәлис нәрсә әйтергә дә белмәде. Тик кызны акылына китерергә кирәк иде, шуңа күрә әкрен генә сүз башлады ул:

– Беләсеңме, мин сине беренче күрүдә үк ошаттым. Йокымсыраган күңелемә синең кайтуың кыш уртасында яз килгәндәй тәэсир итте. Ләкин тормышның үз кануннары аның. Син һәм мин – икебез ике язмышлы кеше. Гомумән, син бөтенләй бүтән тормыш өчен тугансың, Сәйдә. Мин синең нәфис иңнәреңә үземнең җиңел булмаган тормышымны сала алмыйм…

Сәйдә елый иде. Ир, аны сискәндерүдән куркып, әкрен генә китеп барды. Кыздагы хисләрнең сафлыгын аңлаган иде инде ул. Бик авыр иде аңа бу минутларда. Өзелеп яраткан кешесенең өметен өзүеннән йөрәге әрнеде.

Икенче көнне ир эшкә килмәде. Сәйдә өчен бу тагын да читенрәк булды. Кыз төшкә кадәр түзде дә Фәндәлисләргә китте. Ни гаҗәп, ир өйдә юк. Балалар үзләре генә. Теге көндәге кебек аш исе дә таралмаган. Сәйдә олы кыз-

дан әтиләренең кайдалыгын сорады. Анысы иңбашын гына сикертеп куйды:

– Кичә кич белән чыгып киткәннән бирле кайтмады ул.

Сәйдә, балаларның бүген бөтенләй ашамаганлыкларын аңлап, тиз генә ботка пешерде. Идәннәрне юып чыгарды. Балалар белән җыелышып ашарга гына утырганнар иде, ишек келәсе шакылдады – бу Фәндәлис иде.

Кичә Сәйдәдән аерылгач, атын җигеп, урмандагы умарталыгына китте ул. Төне буе шунда утырып чыкты. Таң алдыннан гына йокыга киткәнен сизми дә калган. Шуннан кайтып килеше иде аның.

Аның ишектән килеп керүе булды, кечкенә кызы каршына килеп тә басты:

– Әти, безнең әниебез кайтты…

Фәндәлис кызын кулына күтәреп алды:

– Әйе, кызым, әниегез кайткан икән шул.

Ирнең күзләрендә шатлык яшьләре иде…

Добавить комментарий