СИЗҮ ОРГАННАРЫ (Әйләнә-тирә дөнья. IV сыйныф)

Физия ФӘЙЗРАХМАНОВА,
Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы – Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы

Максат: сизү органнары турында белемнәрен гомумиләштерү; үз-үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә сак караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә юнәлдерелгән универсаль уку гамәлләре:
– үз фикереңне булдыру;
– үз уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;
регулятив универсаль уку гамәлләре:
– иллюстрацияләр белән эшләү ярдәмендә үзеңнең фикереңне әйтергә өйрәнү;
танып белү универсаль уку гамәлләре:
– сизү органнарының төзелешен һәм функцияләрен белү;
– алган белемнәрне тормышта куллана алу;
коммуникатив универсаль уку гамәлләре: башкаларның җавапларын исәпкә алып, үз фикереңне җиткерү.
Җиһазлау: дәреслек, «Сизү органнары» дигән таблица, проектор, ноутбук, презентация, аңлатмалы сүзлек.
Эш формалары: парларда, төркемнәр белән эш, мөстәкыйль эш.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары телим һәммәгезгә!
Менә яңа көн туды. Елмаеп, күккә кояш күтәрелде. Аның нурлары табигатьне уятты. Түбә кыекларында тамчылар биешә башлады. Юллардагы җыелган суда чыпчыклар чыркылдашты. Озак йокладык инде дип, агач бөреләре күзләрен ачты. Кешеләр дә, яңа көн тууга шатланып, кай-
сы – эшкә, кайсы укырга ашыкты. Сезне сау-сәламәт күрүемә мин бик шат.
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Бүгенге дәресебез гади дәрес кенә булмаячак, ул «Тамчы-шоу» уены рәвешендә барачак. (Класс өч командага бүленә.) Ә нинди темага багышланачагын табышмакларга җавап табып белербез.
Сөяге юк, теше юк,
Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
Бер агачта ике яфрак. (Колаклар)
Ике агай рәттән торсалар да,
Берсен-берсе күрмиләр. (Күзләр)
Берсе сөйли, икәү тыңлый,
Икәве карап тора. (Тел, колаклар, күзләр)
Тау битендә бер амбар,
Аның ике ишеге бар,
Бервакытта ябылмый,
Көне-төне җил уйный. (Борын)
Иң әүвәле дәү урман,
Аннан түбән кече урман,
Аннан түбән елтырык,
Аннан түбән мышкылдык,
Аннан түбән лапылдык,
Аннан түбән шапылдык,
Аннан түбән тәтелдек. (Чәч, каш, күз, борын, авыз, тешләр, тел)
Укытучы. Табышмакларның җавапларын бер сүз белән ничек дип атыйбыз?
Укучылар. Сизү органнары. (Дәреснең темасы, максаты билгеләнә.)
Укытучы. Кеше – табигатьнең бер өлеше. Ул аны күрә, тоя, ишетә. Ә бу мәгълүматны аңа сизү органнары бирә. Бүген без сизү органнары турында белемнәребезне ачыкларбыз һәм тулыландырырбыз. Хәзер сүзне, үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен, уенчыларга бирәм. (Командалар үзләре белән таныштыра.)
III. Төп өлеш
1 нче тур – «Сорау-җавап» уены
Укытучы. Беренче турда сезгә сизү органнары буенча сораулар бирелер. Һәр сорауга төгәл, дөрес җавап биргән командага 1 очко бирелә.
Кешедә ничә сизү органы бар? (5)
Сизү органнары белән идарә итүче орган ничек атала? (Баш мие)
Тавышны кайсы орган ярдәмендә ишетәбез? (Колак)
Тигезлек сакларга безгә кайсы орган булыша? (Колак)
Ризыкның тәмен ничек аерабыз? (Тәм төерчекләре ярдәмендә)
Сөйләшергә безгә нәрсә ярдәм итә? (Тел)
Күрү органы ничек атала? (Күз)
Күзләрне чүп керүдән нәрсә саклый? (Күз кабагы)
Кайсы орган ярдәмендә ис сизәбез? (Борын)
Колак ничә һәм нинди өлешләрдән тора? (Өч өлештән: тышкы, урта, эчке колаклар)
Күзләр йомык килеш әйбернең формасын ничек беләбез? (Тотып карап)
Микробларны организмга кертмәүче япма ничек дип атала? (Тән тиресе)
Тәм сизү органы. (Тел)
Күздәге яктылыкка сизгер күзәнәкләр ничек атала? (Таякчыклар, колбачыклар)
Күздәге төсле түгәрәк ничек атала? (Төсле катлам)
2 нче тур – «Әйләнә-тирәне танып беләбез»
Сизү органнары турында сөйләү
Сорау. Ашханәдә нәрсә пешергәннәрен без каян беләбез?
1 нче команда. Борын – ис сизү органы.
Әйләнә-тирәдәге исләрне без борын белән сизәбез. Борын куышлы-
гының өске өлешендәге иснәү нервларыннан баш миендәге ис сизү суганчыгына хәбәр китә. Ул безгә исне аерып бирә. Борын аша суланган һа-
ва – борын куышлыгына, аннан тамакка һәм трахея аркылы үпкәләргә керә. Узган юлында һава җылына, дымлана һәм чистартыла. Борынның эчке ягын лайлалы юка тукыма һәм вак төкләр әйләндереп алган. Алар борын эченә керә торган микробларны, тузан бөртекләрен тоткарлый. Ис сизү кешегә һәрвакыт ярдәмгә килә. Төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклый, бәла-
казаларны кисәтә. Борын ярдәмендә ис сизеп, без бозылган ризыкны ашау-
дан тыелып калабыз, газ, төтен исен сизеп, янгынны булдырмый калырга мөмкин. Тәм һәм ис сизү бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Ризыкның исе аның тәмен тулырак сизәргә булыша.
Кеше борыны белән 10 мең төрле исне аера ала.
Сорау. Дәрес башлануын, тәмамланганын белдереп, нәрсә шалтырый? Без аны кайсы орган белән тоябыз?
2 нче команда. Колак – ишетү органы.
Ул тавышны тотып ала, эшкәртә һәм баш миенә тавыш сигналы җибәрә. Колаклар безгә тигезлек сакларга да ярдәм итә. Колак өч өлештән тора: тышкы колак, урта колак, эчке колак. Алар бер-берсе белән ярашып эшли. Без ничек ишетәбез соң?
Колак яфрагы авазларны тотып ала һәм ишетү юлына озата. Анда ул колак пәрдәсенә кагыла. Колак пәрдәсе, дерелдәп, авазларны урта колактагы чүкеч сөяккә, сандал сөяккә, өзәңге сөяккә тапшыра. Ә алар тирбәнешләрне эчке колактагы бормачага тапшыра. Сыеклык белән тулган бормачадагы төкләр хәбәрне баш миенә җибәрә.
Эчке колакта, бормачадан өстәрәк, кечкенә элмәкләр – ярымтүгәрәк формадагы каналлар бар. Әнә шулар инде безгә тигезлек сакларга булыша. Ишетү каналында колак сагызы барлыкка килә. Ул тузан белән бергә колакка эләккән микробларны үтерә.
Сорау. Чәйнең баллы булуын сезгә кайсы органыгыз белдерер?
3 нче команда. Тел – тәм тою органы.
Тел төрле эшләр башкара: ризыкны чәйнәргә, йотарга булыша, сөйләшергә ярдәм итә, ризыкның тәмен билгели. Тел өслеге кытыршы вак төерчекләр белән капланган. Шулар ярдәмендә без ризыкның тәмен аерабыз. Һәр тәм төерчеге телнең аерым зонасында урнашкан. Тел очы – баллыны, аның кырые – тозлыны, тел артындагы төерчекләр ачыны сизәләр һәм баш миенә хәбәр җибәрәләр. Баш мие безгә мәгълүматны эшкәртеп, тәмне аерып бирә. Тәм сизүдә борын да булыша. Ис сизү ярдәмендә без азыкның тәмен авызга кергәнче үк сизәбез.
Сорау. Краннан аккан суның салкын булуын безгә кайсы органыбыз хәбәр итәр?
4 нче команда. Тире – тою әгъзасы.
Предметның формасын, үлчәмен, йомшак яки каты, шома яки кытыршы, коры яки юеш, җылы яки суык булуын без аны тотып карап беләбез. Тиредәге нервлар аша сигналлар баш миенә китә. Кире алынган сигнал буенча бу әйбернең без нинди икәнен беләбез. Тире безне эсседән, салкыннан, төрле җәрәхәтләрдән саклый.
Тире – безнең гәүдәбезнең саклагыч япмасы. Аның якынча авырлыгы – 4 кг. Иң юка тире күз кабагында, якынча 1 мм, ә иң калыны аяк табаны астын-
да, якынча 4 мм.
Сорау. Ашханәдә өстәлгә нәрсәләр куелганын каян беләсез?
5 нче команда. Күз – күрү органы.
Түгәрәк формадагы күз баш сөягендәге махсус уентыкка – күз чокырына урнашкан. Аны алгы яктан күз кабагы саклап тора. Ул, ачылып һәм ябылып, күзнең чиста һәм юеш халәттә булуын тәэмин итә, куркыныч әйберләрдән каплый. Күз кабагындагы керфекләр күзләрне тузаннан, чүп керүдән сак-
лый. Күз уртасында төсле катлау, аның уртасында күз карасы урнаша. Күз карасы яктылык төшкәндә – кысыла, яктылык кимесә – зурая. Күз карасы аша яктылык күзнең эченә үтә һәм хрусталикка төшә. Ул, яктылыкны бер ноктага туплап, күзнең арткы өлешендәге челтәрсыман тышчага юнәлтә. Анысында яктылыкка бик тә сизгер 130 млн күзәнәк урнашкан. Бу күзәнәкләрне ике төргә – таякчыкларга һәм колбачыкларга бүлеп йөртәләр. Таякчыклар бөтен төсне дә аерып бетерә алмый, ләкин караңгыда әйбәт күрергә ярдәм итәләр. Колбачыклар безгә бөтен төсне дә күрергә булышалар, алар яктыда әйбәтрәк эшли. Караңгыда безгә бөтен әйбер дә соры булып күренә. Челтәрсыман тышчага арттан күрү нервлары якын килә, һәм алар хәбәрләрне баш миенә җибәрәләр, ә баш мие кабул ителгән мәгълүматны безгә таныш төшенчәләргә әйләндереп җибәрә.
Кеше күзләрен көн дәвамында 1500 тапкыр сирпеп ала. Һәр күз кабагында
80 шәр керфек бар; һәр керфек 100 көн яши, коела, яңасы үсә.
Кеше ни өчен күзлек кия? Чөнки ул начар күрә. Хрусталикның формасы үзгәрә, ул тапшырган сурәт челтәрсыман тышчага төгәл төшми, һәм әйберне күрү кыенлаша. Кайбер кешеләр – якыннан, ә кайберләре ерактан күрмиләр. Близорукость – ерактан күрмәү, дальнозоркость – якыннан күрмәү. Дальтоник – төс аермаучы кеше.
Безнең күзләр иртән йокыдан торганнан алып, без йокларга ятканчы эшли. Аларга да ял кирәк. Әйдәгез, күзләрне ял иттереп алыйк.
3 нче тур – «Табиб киңәшләре»
Укытучы. Авырганда, без сырхауханәгә барабыз.
Окулист – күз авыруларын дәвалаучы табиб.
Стоматолог – авыз куышлыгындагы авыруларны, тел, теш авыруларын дәвалаучы табиб.
Дерматолог – тире авыруларын дәвалаучы табиб.
Отоларинголог – колак, борын, тамак авыруларын дәвалаучы табиб.
Ә хәзер сүзне булачак табибларга бирик. Алар безгә сизү органнарын ничек сакларга кирәклеге турында сөйләрләр.
Отоларинголог («Ис сизү органы – борынны ничек сакларга?» дигән сорауга үз киңәшләрен бирә).
Борынга вак һәм очлы әйберләр тыкмагыз.
Борынны каты итеп сеңгерергә ярамый.
Таныш булмаган сыеклыкларны һәм порошокларны иснәмәгез.
Бүлмәдә дымлы уборка ясагыз, тузаннарны еш сөртегез, җилләтегез.
Тәмәке тарту, аның исен иснәү ис сизү үзлеген начарайта.
Кояшта пешүдән, салкында өшүдән саклагыз.
Үзегез белән чиста кулъяулык йөртегез.
(Борын өчен нокталы массаж ясау.)
Отоларинголог (колакларны ничек сакларга кирәклеген төшендерә).
Колакка очлы әберләр тыгарга ярамый. Колак пәрдәсенә зыян килергә мөмкин.
Колакны махсус таякчыклар белән генә чистарт.
Наушниклар киеп, көчле музыка тыңларга, колакка каты итеп кычкырырга ярамый.
Колакларны җилдән сакларга, баш киеме киеп йөрергә.
Колакларны һәр көн юарга, эченә үк су кертмәскә.
Колакларың авырса, табибка мөрәҗәгать итәргә.
Иртән колак яфракларына массаж ясарга.
(Колак яфракларына массаж ясау.)
Стоматолог (телне тәрбияләү кагыйдәләре белән таныштыра).
Авызны пешерә торган бик кайнар ризык ашарга, су эчәргә ярамый.
Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк.
Ашаганда сөйләшергә ярамый.
Иртән һәм кичен тешләрне чистартырга.
Ашаганнан соң авызны чайкарга.
Таныш булмаган үсемлекләрне авызга алмаска.
Очлы, кисә торган предметларны авызга капмаска кирәк.
(Табиб авазларны дөрес әйтмәүче, сөйләмендә кимчелекләр булган балаларга тел белән төрле күнегүләр ясарга куша.)
Дерматолог (тирене тәрбияләү кагыйдәләре хакында сөйли).
Тирене һәрвакыт чиста тотарга. Һәр атнаны мунчада юынырга.
Кулларны сабын белән еш юарга.
Тырнакларны кисеп, чәчне тарап, матур итеп үреп йөрергә.
Тән тиресен бәрелүдән, киселүдән, пешүдән, өшүдән сакларга.
Чыныгырга, спорт белән шөгыльләнергә.
Чиста һәм уңайлы кием кияргә.
Окулист (күзләрне саклау өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген киңәш итә).
Яткан килеш, шулай ук транспортта барганда укыма.
Дәрес әзерләгәндә, яктылык сул яктан төшсен, караңгы бүлмәдә дәрес әзерләмә.
Китап яисә дәфтәр өстенә түбән иелмә.
Саклагыч күзлектән башка кояш яктысына, янып торган лампочкага карама.
Күзне беркайчан да пычрак кул белән ума.
Күзеңне очлы башлы әйберләр төртелүдән сакла.
Телевизорны көненә 1 – 1,5 сәгать кенә кара.
Компьютерда 15 минуттан артык уйнама.
Күзгә чүп керсә, начар күрә башласаң, әти-әниеңә әйт, күзләрне дәвалаучы табибка бар.
Күзләр өчен күнегүләр яса.
(Күзләр өчен күнегүләр ясала.)
4 нче тур – Капитаннар бәйгесе. «Әйе – юк» уены
Колак сагызын чәйнәргә ярыймы? (Юк)
Күз яше тозлы була. (Әйе)
Кешедә биш колак бар. (Юк)
Дерматолог тире авыруларын дәвалый. (Әйе)
Кешедә биш сизү органы бар. (Әйе)
Күз кабагы бакчада үсә. (Юк)
Тән тиресе микробларны организмга кертми. (Әйе)
Үпкә – ис сизү органы. (Юк)
Иң кечкенә сөяк колакта урнашкан. (Әйе)
Күз карасы караңгыда зурая. (Әйе)
Ашказаны – тәм тою органы. (Юк)
Телдә сөяк бар. (Юк)
Күзнең төсле катлавы зәңгәр була. (Әйе)
Чәйне кайнар килеш эчәргә кирәк. (Юк)
Колак – тигезлек саклау органы. (Әйе)
Каникулда көне буе телевизор карарга ярый. (Юк)
5 нче тур – «Танып бел!»
– Ничек белдең? Кайсы сизү органы ярдәм итте?
1. Йомык күз белән бирелгән предметны танырга.
2. Авызга капкан ризыкны тәме буенча билгеләргә.
3. Тавыш буенча танырга.
4. «Сез игътибарлымы? Нәрсә үзгәрде?»
5. Рәсемдә сизү органнарын күрсәтергә.
6 нчы тур – «Артык сүзне тап» (парларда эш)
Колак яфрагы, колак алмасы, урта колак, эчке колак.
Чүкеч сөяк, сандал сөяк, балта сөяк, өзәңге сөяк.
Колак пәрдәсе, колак алкасы, колак тишеге, колак яфрагы.
Күз алмасы, күз чәчәге, күз карасы.
Төсле катлау, хрусталик, төссез катлау.
Йөрәк, колак, тел, борын.
Окулист, дерматолог, стоматолог, хирург.
7 нче тур – «Дәвам ит»
(Кагыйдәләр төзе: бирелгән җөмлә-
ләрнең ахырын дөрес итеп тәмамла.)

А. Өйдә газ исен сизсәң, … ярамый.
Ә. Грипп белән авырмас өчен,
Б. Эч авыруларын булдырмас өчен,
1) тәрәзәне ачарга
2) ашарга пешерергә
3) шырпы сызарга, ут яндырырга
4) ашар алдыннан кулларны юарга кирәк
5) организмны чыныктырырга кирәк
6) күбрәк ашарга кирәк

8 нче тур – «Сүз эчендә сүз»
«Сәламәтлек» сүзе эченә яшерелгән сүзләрне табарга. Бер команда әйткән сүзне икенче команда кабатларга тиеш түгел. (Чиратлап укыйлар.)
Сәлам, ләм, келәм, тел, келә, келәт …
Укытучы. Татар халкының сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәре дә бар. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез дәвам итегез.
Байлык бер айлык, саулык … (гомерлек).
Саулыкны сатып … (алып булмый).
Байлыкның башы – … (тазалык).
Саулык – зур … (байлык).
Саулыгың – … (байлыгың).
Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык,
Иң зур бәхет – … (саулык).
Сәламәт тәндә – … (сәламәт акыл).
IV. Йомгаклау
Укытучы. Әйе, укучылар, шушы мәкальләрдә әйтелгәнчә, сәламәтлек ул – безнең байлыгыбыз. Сау-сәламәт булу тормыш итү өчен иң кирәкле, иң кадерле шартларның берсе булып торган. Без үзебезнең сәламәтлегебезне сакларга, кайгыртырга тиешбез. Моның өчен без дөрес тукланырга, хезмәт сөяргә, спорт белән шөгыльләнергә, чиста-пөхтә йөрергә тиешбез.
Сау-сәламәт булыйм дисәң,
Гел чиста йөрт үзеңне.
Чисталыкта, пөхтәлектә
Сәламәтлек нигезе.
Сау-сәламәт булыгыз.
Елмаегыз, көлегез.
Сәламәтлек – бәхет ул,
Аның кадерен белегез.
Укучылар, шуның белән бүгенге дәрес-уеныбыз тәмам. Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сәламәт булыгыз!
V. Өй эше
1. 1950 елның 7 апреленнән Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Кеше тормышында сәламәтлек нинди роль уйный? Шул турыда биш җөмлә язарга.
2. Сизү органнарын саклау буенча шартлы билгеләр ясарга.

Добавить комментарий