Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлыкка багышлау тантанасы... су өстендә

Сентябрь ае югары яки махсус урта уку йортларына яңа укырга кергән беренче курстагыларны студентлар сафына кабул итү тантаналары үткәрү белән үзенчәлекле. Төрле уку йорты, үз юрганына карап, бу чараны...

Сентябрь ае югары яки махсус урта уку йортларына яңа укырга кергән беренче курстагыларны студентлар сафына кабул итү тантаналары үткәрү белән үзенчәлекле. Төрле уку йорты, үз юрганына карап, бу чараны үзенчә уздыра. Тик берсенеке дә бүген Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалында булып узган «Студентлыкка багышлау» тантанасына җитми инде! Ник дисәгез: аларда бу чара, Казан елга порты белән берлектә, «Мәскәү» теплоходында Идел елгасы буйлап сәяхәт итү рәвешендә үткәрелде.DSC01135Мәгълүм булганча, бу уку йорты – Россиядә су транспорты тармагын торгызуда һәм үстерүдә гаять тә мөһим роль уйнаган иң өлкән гыйлем учакларының берсе. Аның тарихы 1904 елга ук барып тоташа: илдәге беренче елга училищесыларыннан берсе ул. 1932 елдан Казан елга техникумы дип йөртелә башлый. 1958 елда әлеге техникум Казанның Несмелов урамындагы яңа бинага урнаша. Бик тә үзенчәлекле уку йорты булуын анда укып чыккан шәкертләреннән үк шәйләргә мөмкин: елга транспортын иярләүчеләр. Алар арасында нинди генә дәрәҗәгә ирешкәннәр, бар гомерләрен елгачылыкка багышлаганнар гына юк! Тик шулай да алар арасыннан берсен аерып әйтмичә булмый: ул – әлеге уку йортының 1938 елгы чыгарылыш укучысы, тоткынлыктан дошман самолетын урлап котылган Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев! 2003 елда Россия трансорт министрлыгы фәрманы белән әлеге уку йортына М.Девятаев исеме бирелә. Ә инде 2008 елдан Казан елга техникумы Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы составына кертелә. DSC01155Бу исә су транспорты тармагында урта һөнәри белем бирүнең профильле программалары нигезендә белгечләр әзерләп чыгару мөмкинлекләрен тагын да киңәйтте. Биредә хәзер югары белемле суднолар йөртүче-инженер, инженер-механик, корабль төзелеше, океан техникасы һәм диңгез инфраструктурасы буенча бакалаврлар, урта һөнәри белемле техник-электромеханик, суднолар йөртүче техник-механиклар укытып чыгарыла. Бүгенге көндә бу уку йортында 800ләп студент белем ала. Шуларның 125е быел укырга керде. Россиянең кайсы гына төбәкләреннән юк! Күбесе – үзебезнең Татарстаннан. Әнә суднолар механигы алырга җыенган Әлмир Борһанов Казанның Залесный бистәсеннән, ә булачак электр механигы Әлфис Низамиев Апас районының Кече Болгаер авылыннан.DSC01126Аларның һәммәсе өчен дә бүген үзгә дулкынландыргыч иде: студентлар сафына басты ич алар. Стройда марш атлап йөрүме, уку йортының гимның 90 яшьлек алыштыргысыз Виктор Николаевич Карасев дирижерлыгында оркестр уйнавында хәрбиләрчә башкарумы, үз төркемеңнең визиткасы буларак берәр моряклар җырын тәкъдим итүме, иптәшләрең, мөгаллимнәрең, мәртәбәле кунаклар каршында тантаналы ант бирүме, марш атлап булачак елгачы таныклыгы алырга чыгумы... Тантаналы чарада катнашкан кунаклары гына ни тора: Казан пассажирлар порты директоры Владимир Николаевич Ермаков, «Татфлот» җәмгыятенең ветераннар советы рәисе Александр Иосифович Власенко, Советлар Союзы Герое М.Деятаевның кызы Нелли Михайловна Девятаевалар иде бит! DSC01187Әле шунысы кызык: Ике сәгатькә сузылган «Студентлыкка багышлау» тантанасы Идел елгасы буйлап йөзгән теплоходта көзге җилләр беклән узышкан дулкыннар хозурында узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ