Сузык авазлар.Сингармонизм законы(V сыйныф өчен татар теле дәресе)

Эльмира ГЫЙБАСЕВА,
Апас районы Биеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.
Дәрес максатлары:
Эшчәнлек ягыннан: укучыларда яңа эшчәнлек төрләре формалаштыру: алгоритм төзү, анализ, дәреслек, карточкалар белән эшләү.
Эчтәлек ягыннан: сузык авазлар, аларның төрләре, сингармонизм законы турында төшенчә формалаштыру, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне танып белү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
шәхси: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үзеңдә җаваплылык хисе булдыру, туган илгә, табигатькә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру.
Метапредмет УУГ:
регулятив УУГ: максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлау һәм аларны куллана алу, үз эшчәнлегеңне контрольдә тота алу, дәреснең максатларын куярга өйрәнү; куелган максат буенча план нигезендә эшләү, үзенең эшчәнлегенә төзәтмәләр кертү мөмкинлеген алу;
танып белү УУГ: укучы дәреслекне кулланып сорауларга җавап бирер-
гә, уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләргә өйрәнә, укучы тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру мөмкинлеге ала;
коммуникатив УУГ: укучы сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итәргә өйрәнү; күмәк эш вакытында уртак фикергә килү; үз эшен контрольдә тоту, фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү, башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү мөмкинлеге ала.
Предмет УУГ: сузык авазларның төп билгеләрен әйтеп бирү; сингармонизм законына буйсынган яки буйсынмаган сүзләрне таный һәм гамәлдә куллана белү мөмкинлеге ала.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2017, үзбәя картасы, биремле карточкалар, тикшерү эталоннары.
Дәрес барышы
I этап. Уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Барыбыз өчен дә бүгенге көн унышлы булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый изге теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.
Әйдәгез, экрандагы слайдка игътибар итик әле.

Укытучы. Укучылар, әлеге рәсемдәге малайны күргәч, сездә нинди уй-фикерләр туды?
Укучы. Рәсемдә китап укып утырган малайның шатлануын күрәбез, мөгаен, ул үзе өчен нәрсә белгәндер. Безгә дә китап аша бик күп яңа ачышлар белеп булуын әйтергә тели.
Укучы. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз.
Укучы. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый.
Укытучы. Белем алу җиңел эш түгел. Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш иярләр һәрвакыт белемлегә. Укучылар, ә сез белем алырга әзерме?
Укучылар. Әзер.
II этап. Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
Укытучы. Укучылар, өстәлләрегездә белемнәрегезне бәяләү карталары ята. Анда үзегезнең исем, фамилияләрегезне язып куегыз һәм, һәр эш төрен үтәгәннән соң, үзегезнең эшләрегезне бәяләп барырга онытмагыз.
Укытучы. Бүген безнең дәресебезгә мультфильм геройлары –Барбоскиннар кунакка килгән. Тик алар борчулы, чөнки ниндидер сорауга җавап таба алмыйлар. Алар сездән ярдәм сорый. Булышыйк әле, укучы.
(Мультфильм карау.)
Укытучы. Укучылар, Барбоскиннарга җавап бирә алабызмы?
III этап. Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу проектын төзү.
Укытучы. Димәк, дәресебезнең темасы нинди була?
Укучы. Сузык авазлар. Сингармонизм законы.
Укытучы. Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез? Дәресебезнең максаты нинди була соң?
Укучы. Сузык авазлар буенча белемнәребезне ныгытырбыз, сингармонизм законын үзләштерербез.
Укытучы. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.
IV этап. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
Укытучы. Укучылар, хәзер парларда эшлибез. Һәрберегез 104 нче биттә бирелгән кагыйдәне укып чыгасыз, аннары күршегезгә яхшылап аңлатасыз. Шуннан соң рольләрне алмашасыз.
(Укучылар укыйлар, бер-берләренә аңлаталар.)
Укытучы. Укылган материалдан нәрсәләр белдегез? Әйдәгез, бергәләп сузык авазларга дөрес характеристика бирү өчен алгоритм төзибез. (Тактада төшенчәләрнең урыннары буталган, һәр төркемнән чыгып ябыштыралар.)
Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Экрандагы слайдка карагыз әле. Аларны нинди сүз берләштерә?
(Тактада Сөембикә, йөрәк, көнбагыш, өчпочмак рәсемнәре куелган. Һәр төркемнән бер укучы чыгып, сүзләрне яза, сузыкларның калынмы, нечкәме икәнен билгели.)
Укытучы. Димәк, укучылар сингармонизм сүзе нәрсәне аңлата?
Укучы. Сузыкларныӊ бер-берсен калынлыкта һәм нечкәлектә ярашуы сингармонизм дип атала.
Укытучы. Әйе, сингармонизм сүзе гармония дигән сүздән ясалган. Гармония ул – ярашу, килешеп яшәү дигән сүз. Татар сүзләре нәрсәдә яраша булып чыга инде?
Укучы. Калынлыкта-нечкәлектә ярашалар.
V этап. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
Укытучы. Укучылар, Барбоскиннар сезгә бүләк итеп һәр төркемгә төсле күгәрченнәр җибәргәннәр. Тик аларның бөтенесе дә биремле. Әйдәгез, кулларыгызга кызыл төстәге күгәрченне алыгыз. Анда сүзләр урынына ниндидер хәрефләр генә язылган. Мин Барбоскиннарның нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңлый алмадым. Бергәләп уйлап карыйк әле.
(Укучылар күгәрчендәге биремне укыйлар, төркемдә эшлиләр.)
1 нче төркем.
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп укыгыз. Җөмләдә нинди сүзләр килеп чыкты?
1 нче төркем.
Б…т…р я…д… бел…н…р. (Батыр яуда беленер.)
2 нче төркем.
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп укыгыз. Җөмләдә нинди сүзләр килеп чыкты?
Б…т….р үз…. ..лсә д…., ис…м… үлм…с. (Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.)
3 нче төркем.
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп укыгыз. Җөмләдә нинди сүзләр килеп чыкты?
Б…т…рларн…ң д…ны – м…ңг…лек. (Батырларның даны – мәңгелек.)
4 нче төркем.
Нокталар урынына тиешле хәрефне куеп укыгыз. Җөмләдә нинди сүзләр килеп чыкты?
С…г…ш б…т…рл…ры …н…т…лм…й. (Сугыш батырлары онытылмый.)
5 нче төркем.
Нокталар урынына тиешле хәрефне куеп укыгыз. Җөмләдә нинди сүзләр килеп чыкты?
Б…т…р яр…с…з б…лм…й. (Батыр ярасыз булмый.)
Укытучы. Укучылар, сүзләрдә нәрсәләр төшеп калган соң?
Укучы. Сузык авазлар.
Укучы. Сузык авазлардан башка сүзләр ясап булмый.
Укытучы. Укучылар, үзебез төзегән алгоритм буенча сузык авазларга телдән характеристика бирик әле.
Укытучы. Дөрес, укучылар. Ә хәзер белемнәрегезне бәяләгез.
Укытучы. Укучылар, ни өчен күгәрченнәр сезгә шундый җөмләләр алып килгән икән?
Укучы (укучы җавабы).
Укытучы. Быел халкыбыз Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны – сугыш һәм тыл батырларын онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәше сезгә һәрчак үрнәк булсын иде. Ул елларның дәһшәтле кайтавазы бары тик китап битләрендә генә калсын.
Укытучы. Ә хәзер нишлибез, укучылар?
Укучы. Безгә алган белемнәрне ныгытырга кирәк.
(https://learningapps.org/display?v=puty62t2v20 сайтына кереп, «Сингармонизм» темасына уен уйнау.)
Укытучы. Укучылар, тәрәзәдән урамга күз салыгыз әле. Табигатебездә нинди ел фасылы өстенлек итә?
Укучы (укучы җавабы).
Укытучы. Укучылар, сезнең һәрберегезнең дә яраткан ел фасылы бардыр. Менә мин, мәсәлән, кышны яратам, чөнки гыйнвар аенда туганмын. Минем сезнең дә нинди ел фасылында тууыгызны беләсем килә. Моның өчен болай эшлибез: безнең сыйныфта 4 почмак бар. Менә шул һәр почмакта ел фасыллары сурәтләнгән. Кем нинди ел фасылында туган, шул почмакка барып басасыз.(Почмаклар сайлана.)
Укытучы. Укучылар, хәзер сезгә шушы ел фасыллары турында төркемегездә 4 җөмләдән торган кыска хикәя төзергә кирәк. Ләкин хикәягездә сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр дә булырга тиеш.
(Вакыт бирелә. Соңыннан һәр почмактан 1 укучы сөйли. Шулай итеп,
4 укучы тыңланыла.)
Укытучы. Укучылар, бер-берегезне бәяләргә әзерләнегез.
Укытучы. Күрәсезме, балалар, безнең туган җиребез – Татарстаныбызның табигате бик матур, бай һәм төрле. Шуңа күрә аны карап,
чистартып торырга кирәк. Табигатьне саклау – Ватанны – Татарстаныбызны саклау дигән сүз ул!
Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер белемнәрегезне бәяләгез.
VI этап. Мөстәкыйль эш һәм эталон буенча тикшерү.
Укытучы. Балалар, сез хәзер мөстәкыйль эшләргә әзерме?
Укучы. Әйе.
Укытучы. Зәңгәр күгәрченне кулларыгызга алыгыз. Биремен укып, язмача эшли башлагыз.
Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз һәм күчереп языгыз. Калын сузыкларның астына бер, нечкә сузыкларга ике сызык сызыгыз. Кайсы сүзләр сингармонизм законына буйсынмаган?
ТАТАР ИЛЕ
Син – дөньяның иң мәһабәт җире,
Син – алышта батыр арыслан!
Алда бөек меңьеллыклар көтсен,
Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!
Рифат СӘЛАХ
Укытучы. Эшләрегезне экрандагы эталон буенча тикшерегез.

ТАТАР ИЛЕ
Син – дөнья[йа]ның иң мәһабәт җире,
Син – алышта батыр арыслан!
Алда бөе[йө]к меңье[йы]ллыклар көтсен,
Мәңге я[йә]шә, гүзәл Татарстан!
Рифат СӘЛАХ
Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр: дөньяның, мәһабәт, меңьеллыклар

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер белемнәрегезне бәяләгез.
Укытучы. Афәрин, булдырдыгыз. Укучылар, без укыган әлеге шигъри юлларда нәрсә турында сүз бара? Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучы. Быел без Татарстан Автономияле Совет Cоциалистик Республикасы оешуның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасының
30 еллыгын билгеләп үттек. Татарстан җир асты байлыклары белән данлыклы. Ә иң зур байлыгыбыз – күпмилләтле уңган, талантлы халкыбыз: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар hәм башкалар. Бу халык биредә гасырлар буена дус-тату яши.
VII этап. Рефлексия
Укытучы. Бүгенге эшләнгән биремнәрдән чыгып, нәтиҗә ясап карыйк әле. Без бүген нинди тема өйрәндек?
Укучы (укучы җавабы).
Укытучы. Нәрсәләр эшләдек?
Максатыбызга ирештекме?
Сингармонизм законы тормышта кирәкме?
Укучы (укучы җавабы).
Укытучы. Күз алдыгызга китерегез:
1. Әгәр дә сез сузык аваз булсагыз, үзегез турында нәрсә сөйләр идегез?
2. Әгәр дә сез сингармонизм законы булсагыз, үзегез белән ничек таныштырыр идегез?
3. Сезнең сыйныфташыгыз, авырып, дәрескә килмәде. Икенче дәрестә сез аңа бу теманы ничек аңлатыр идегез?
Укучы (укучы җавабы).
Укытучы. Дәреснең барлык этапларында алган билгеләрегездән чыгып, үзегезгә гомуми билге куегыз.
3 нче яшел күгәрчен сезгә өй эшләре алып килгән. Ул сезгә шушы дәрес истәлеге булып калсын, укучылар. Анда сезгә, гадәттәгечә, 3 төрле өй эше бирелгән. Үзегезгә ошаган, берсен сайлап эшләрсез.
Өй эше.
1. Мәҗбүри: 207 нче күнегүне дәфтәрләргә язмача эшләргә;
2. Ярымиҗади: «Гаилә һәм мәктәп» журналы сайтыннан сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмаган сүзләре булган кечкенә генә күләмле текст сайлап язарга;
3. Иҗади: Берничә укучы берләшеп, гаилә әгъзаларының исемнәрен тикшерегез һәм ике төркемгә аерып языгыз: 1) сингармонизм законына буйсынган сүзләр; 2) сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр.
Укытучы. Балалар, миңа бер уй тынгы бирми. Ни өчен Барбоскиннарның биремнәрен күгәрченнәр китерделәр икән?
Укучы (укучы җавабы тыңлана.)
Укытучы. 100 еллык матур тарихы булган Татарстаныбызда беркайчан да сугышлар булмасын дигән теләктә дәресебезне тәмамлыйбыз, балалар. Сез гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта үзара дус-тату булып үсегез, үзегез тынычлыкны яклаучылар, чын кешеләр булып яшәгез. Дөньялар имин, тыныч булсын!
Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт, укучылар, киләчәктә сезгә уңышлар.

Добавить комментарий