Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада – шәҗәрәләр бәйгесе

Түбән Кама каласындагы балалар бакчаларында ел да Халыкара гаилә көне уңаеннан бик күп кызыклы чаралар: тематик шөгыльләр, күргәзмәләр, бәйгеләр уздырыла. Гадәттә мондый төр чараларда әти-әниләр сабый...

Түбән Кама каласындагы балалар бакчаларында ел да Халыкара гаилә көне уңаеннан бик күп кызыклы чаралар: тематик шөгыльләр, күргәзмәләр, бәйгеләр уздырыла. Гадәттә мондый төр чараларда әти-әниләр сабыйлары белән бергәләшеп катнаша, гаилә тәҗрибәләре белән уртаклаша. Шул нисбәттән, шәһәребезнең 1 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инде ике ел рәттән “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән бәйге уздырыла. Әлбәттә, быел коронавирус зәхмәте аркасында бу бәйгене читтән торып оештырырга мәҗбүр булдык. Балаларның әти-әниләре белән бергә төзегән нәсел агачларын фотосурәтләр аша, ә инде үз гаиләсендә яшәүчеләр турында “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” дигән проектка нигезләнеп гаилә ядкаре, буыннар чылбырының бәйләнеше, ягъни әби-бабалары турында матур хикәя төзеп сөйләгән видеоязмалар аша бәяләдек.
Кыскасы, һәрбер гаилә – зур бер Ватанны хәтерләтә. Шуңа да нәсел агачлары бер-берсенә охшамаган, төрле гаиләнеке төрлечә, тармаклары да бер генә биткә һич сыешлы түгел. Кемдер карандашлар белән кәгазъ битенә рәсем итеп төшерсә, берәүләр төсле кәгазьләрне бер-берсенә беркетеп аппликация формасында ясаган, кайберләре тимер чыбыкларны бөгеп, агач ботакларын эшкә җиккән... Ә инде гаилә шәҗәрәсен балалар белән бергә төзү, әби-бабаларыбызны барлау – аеруча күркәм гадәт, минемчә. Нәсел агачын тикшерү, өйрәнү барышында иң гади гаиләдә дә балалар үрнәк алырлык идеаль булган шәхесләр табыла һәм аларның эш тәҗрибәләре, тормыш-көнкүрешләре, кылган гамәлләре яшь буынның күңеленә тәрбияви орлык салырга зур этәргеч булып тора. Бала кечкенәдән үк гаилә традициясен барларга өйрәнә, алар кылган изге гамәлләрне тора-бара үзлегеннән ачыклый, тырышып укый, ата-бабаларына охшарга омтыла.
Сабыйларны тыңлыйсың да уйга каласың. Гаилә әгъзалары турында яратып бәйнә-бәйнә сөйләүләре, илебез тынычлыгы өчен яу кырында башын салган батыр бабаларын да, җиңү яулаган ветераннарны да телгә алулары – аеруча матур күренеш.
Нәтиҗәләргә килгәндә, Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәет Галиев 1 нче урынга, 1 нче балалар бакчасыннан Арина Нурисламова – 2 нче, 64 нче балалар бакчасыннан Ильяс Шәйдуллин 3 нче призлы урынга ия булдылар. Шулай ук түбәндәге балалар аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылдылар:
“Милли рухлы гаилә” номинациясендә – Рамина Мөхәммәдиева (44 нче балалар бакчасыннан);

“Буыннар чылбырын саклаучы гаилә” номинациясендә – Самир Каррамов (39 нчы балалар бакчасы);

“Иң үзенчәлекле шәҗәрә” номинациясендә – Лилиана Мөхәммәдиева (42 нче балалар баксасы);
“Иң иҗади шәҗәрә” номинациясендә – Ильяс Сәгыйтов (74 нче балалар бакчасы);
“Иң зәвыклы шәҗәрә” номинациясендә – Амира Шиһапова (50 нче балалар бакчасы).
Без, жюри әгъзалары, тыңлаган язмалардан тәэсирләнеп, киләчәктә мондый төр бәйгеләрне тагын да зурырак масштабта уздырырга кирәклегенә басым ясап таралыштык.
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы методисты, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ