Логотип Магариф уку
Цитата:

Тагын көрәшергә кирәк

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында 2020 елда Татарстанда коррупция турында халык фикерен өйрәнү  буенча социологик сораштыру нәтиҗәләренә багышланган темага сөйләшү бу...

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында 2020 елда Татарстанда коррупция турында халык фикерен өйрәнү  буенча социологик сораштыру нәтиҗәләренә багышланган темага сөйләшү булды. Журналистлар белән эшлекле әңгәмәдә Татарстан Президентының коррупциягә каршы   сәясәт проблемалары буенча идарәнең баш киңәшчесе Александр Лохотской, ТР Икътисад  министрлыгы каршындагы  социаль-икътисад департаментының мәгълүмат  анализлау бүлеге башлыгы Эльвира Юрасова катнашты.
Коррупция һәр дәүләттә күпкырлы һәм аны эчтән кимерүче бик тә хәтәр күренеш булып санала. Татарстанлылар бәхетенәме, 2020 елда аның халкы коррупция белән кимрәк очраша башлаган. 4 мең татарстанлы катнашкан сораштыру әнә шундый нәтиҗәләр күрсәткән. “Коррупцион ситуациягә юлыккан респондентлар саны даими кыскара һәм якынча бер тигезлектә тора. Сораштыру йомгаклары буенча, респондентларның 8,6 проценты шундый хәлгә юлыккан”, – дип билгеләп узды Юрасова.
Спикер фикеренчә,  әлеге хәлне иң элгәре китереп чыгаручылардан булып, товарларның бәяләре гел югарыга үрләп торуы санала. Сорауларга җавап бирүчеләрнең 70 проценты  шулай дип белдергән. Байтак респондентларны хезмәт хакларының түбән булуы һәм эшкә урнашу борчый. 44,6 процент респондентлар ришвәт бирергә әзер түгел, өчтән бере исә проблеманы башкача хәл итәргә мөмкин дип саный.
Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ