Тәмәке тартучы йортына карак керми

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ел саен 31 нче майда Тәмәкесез көн акциясе уздыра. Әлеге чараның максаты тәмәке тартучыларга аның сәламәтлеккә кайтарып алгысыз зур зыян китерүен аңлатудан гыйбарәт. Бу көнне республиканың сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, сәламәт яшәү үрнәген яклаучылар, дин һәм әхлак әһелләре студент – яшьләр, мәктәп укучылары һәм хезмәт коллективлары каршында гыйбрәтле чыгышлар оештыра. 30 майда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына нәкъ менә шундый максат белән Татарстанның иң эре клиникалары белгечләре килде һәм журналистлар белән тәмәкенең кеше саулыгына ничек зыян китерүе, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итеп, кешелекне шушы яман гадәттән йолып калуга багышланган очрашу уздырды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резидә Хәева үз чыгышын бик тә күңелсез мәгълүматлардан башлады. Иң элек, Россиядә тәмәке тартудан ел саен 300 мең кеше вафат булуын әйтеп үтте ( 1979-1989 елларда барган әфган сугышында 15 мең совет солдаты башын салган иде). Тәмәкенең зыянын һәркем белүгә карамастан, шәһәрләрдә тәмәке сатмаган бер генә киоск та юк. Наркотик матдәләр составына кертелүгә карамастан, ул тоткарлыксыз сатыла. Безнең республикада тәмәкене мәктәп яшеннән, аерым алганда, малайларның – 59, кызларның 36 проценты 15-17 яшьтән көйрәтә башлый. Ә бит 18 яшенә кадәр тарта башлаганнар бу начар гадәттән гомергә котыла алмый. Даими рәвештә кальян һәм электрон тәмәке тартучылар да шундый ук яман чирләр белән интегә.

Республика клиник онкология диспансерының табиб-онкологы

Артур Сәйфуллин соңгы араларда ир-атларда гына түгел, ә бәлки озак еллар тәмәке тарткан хатын-кызларның тамакларында да бик еш яман шеш табыла башлавын әйтеп узды. Тәмәке тартучылар белән бер бүлмәдә утыручыларның да шундый чирләргә дучар булуларына басым ясады.

16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Эльвира Кудрявцева 70 сегарет тартканнан соң, кешенең хроник бронхит белән авырый башлавын әйтте. Тәмәкенең сулыш алу органнарын җимерүен, астма, йөрәк, ашказаны, бавыр чирләре китереп чыгаруын, тамырлар кысылудан күпләрнең аяксыз калуларын сөйләде.

Хәлләребез мөшкелләнә җәмәгать! Әллә табиблар сүзенә колак салып, елга бер тапкыр гына булса да, тартмыйча торып карыйк мәллә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий