Логотип Магариф уку
Цитата:

Танылган галимә Альта Мәхмүтова вафат

Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат булды. «Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», – дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге...

Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат булды. 
«Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», – дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова.
Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде.  Бу  хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Альта Мәхмүтова – татар хатын-кызлары эшчәнлеген, Бубилар тормышын тирәнтен  өйрәнеп, зур хезмәтләр куйган, күп китаплар чыгарган абруйлы шәхес.
Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә.
«Мәгариф» журналы редакциясе коллективы исеменнән Альта Мәхмүтова гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фото " Татар-информ" сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ