Логотип Магариф уку
Цитата:

«ТАССРның 100 еллыгы» флагы – Мамадышта

Мамадыш районы ТАССРның 100 еллыгы флагы республика эстафетасын кабул итте. Көне буе яңгыр явып торса да, урамнарда бәйрәм рухы иде. Флагны саклаучылар, аны шәһәр урамнары буйлап йөрткәннән соң, калан...

Мамадыш районы ТАССРның 100 еллыгы флагы республика эстафетасын кабул итте. Көне буе яңгыр явып торса да, урамнарда бәйрәм рухы иде. Флагны саклаучылар, аны шәһәр урамнары буйлап йөрткәннән соң, каланың «Яшьлек» скверы сәхнәсендә тантаналы рәвештә район башлыгы Анатолий Петрович Иванов кулына тапшырдылар. Ул үз чиратында район гербының тегелгән вариантын флагка беркетте. Мамадыш районы гербы флагка беркетелгән герблар арасында 18 нче булды. Эстафета Менделеевскидан башланып киткән иде. Мамадыштан соң ул Чаллыга юл тотты.
Республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында оештырылган әлеге эстафета – Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының уртак проекты. Эстафетаның Россия этабында әлеге флаг сигез федераль округны йөреп чыкты инде. Аңа Россиянең татар милли-мәдәни автономияләр теркәлгән 68 субьекты флагларының чигелгән вариантлары беркетелгән инде. Эстафетаның респулика этабында флаг 30 августка кадәр Татарстанның 43 районында, 2 шәһәр округында булачак. Эстафета тәмамланганнан соң, флаг Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.
Район башлыгы А.П.Иванов бер төркем мамадышлыларга тантаналы шартларда ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгеләре тапшырды. Теләгән кешеләргә флаг фонында фотога төшү мөмкинлеге бирелде. Бәйрәмне Мамадыш сәнгать осталары концерты дәвам итте.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ