ТАССРның 100 еллыгына – «Ак калфак»лардан 100 чигү үрнәге

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек уңаеннан берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк, кабатланмас чаралар уздырырга ниятләп торабыз. «ТАССРның 100 еллыгына – 100 чигү үрнәге» дигән проектыбыз да – шундыйларның берсе.Шул проектны гамәлгә ашыру максатыннан Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге милли бизәкләр чигәргә өйрәнү буенча мастер-класс уздырды. Мондый төр шөгыльләр Халыклар дуслыгы йортында атна саен уздырылачак, теләге булган һәркем йөри алачак.…Тарихка күз салсак, элек-электән безнең татар халкының уңганлыгын, кул эшенә оста булуларын күреп, ишетеп хәйран калырлык. Алар кичләрен бергәләшеп җеп эрләгәннәр, тукыма тукыганнар, бәйләгәннәр, теккәннәр, чигү чиккәннәр. Бизәкләре дә үзгә булган, һич аптырап тормаганнар, һәр төснең җылысын тоеп, үзләре яңадан-яңа бизәкләр тудырганнар. Шуңа да бизәкләре әйтеп бетергесез: дөньядагы барлык картиналарга караганда да матуррак тоелган. Яшь киленнәр күз нурларын кушып чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр, түрләмәләр белән өйләрен бизәсә, өстәл өстендәге ашъяулыклар – татар халкының, гаиләнең йөзе булып саналган. Башкача әйтсәк, кул эшләрендә халкыбызның йөз аклыгы чагыла, шуңа да аларны халкыбызның күңел көзгесе, дип йөрткәннәр. Чигелешләр хатын-кызларны күз тиюдән саклаган, хуҗабикәнең кем икәнлеген билгеләргә дә ярдәм иткән. Энә үзе ялангач – бөтен дөньяны киендерә, матурлыкка тиендерә, дип, тикмәгә генә әйтмәгән шул борынгылар.

Чүпләмле, чүптарлы, кызыл башлы сөлгеләр белән элек-электән татар халкы дан тоткан. Туйда каенанага бирелә торган иң зур бүләк тә сөлге саналган. Затлы сөлгеләрнең берсе сабан туе батырына эләккән. Аның өчен ир-егетләр сабантуйда бил алышканнар, малайлар аргамакларда чабышкан. «Татар халкының мирасы һәйкәлгә тиң!» – дими ни диярсең.

Апалар, әбиләр белән беррәттән кызлар да кечкенәдән үк кулъяулык чигәргә өйрәнгән. Милли бәйрәмебез сабантуйда, Ватаныбызны сакларга армия сафларына киткәндә егетләр «кызлар бүләге»н гармун каешларына бәйләгәннәр, кадерләп куен кесәләрендә генә йөрткәннәр…Хәер, милләтебезнең йөзен чагылдыручы чиккән алъяпкычлар, сөлгеләр, калфак-түбәтәйләр, камзуллар, кулъяулыклар бүген дә актуаль. Онытырга һич хакыбыз юк! «Әбиебез сандыгы»ннан алып «Аулак өй»ләрдә, «Гаилә бәйрәмнәре»ндә, «Каз өмәләре»ндә һ.б. милли йолалар уздырганда кулланабыз. Алъяпкычлар, калфаклар зифа буйлы кызларыбызны тагын да матурайтып, чибәрләндереп күрсәтә, егетләргә дә килешеп тора. Һәм шунысы шатлыклы: мондый төр матурлыкны тудырырга теләүче түбәнкамалылар арабызда шактый. Кул эше белән мавыгучылар арасында медицина көллияте студентлары, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, китапханәчеләр, лаеклы ялдагы пенсионерлар да бар иде. Сүз уңаеннан: алар, үз чиратында, чигү серләрен киләчәктә балаларына, оныкларына, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларга өйрәтерләр. Бүген исә алар, ак тукымага бизәк төшереп, энә белән тамбурлы чигү чикте. Бер сәгатькә сузылган дәресне шәһәребездә эшләп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең каләм әһеле Фәнүзә Сабирова алып барды. Остазыбыз, җаен табып, чигүчеләргә үзенең берничә шигырен дә бүләк итте.

Мондый төр дәресләр, һичшиксез, күңелебездә озак сакланыр, киләсе шөгыльләрдә катнашучылар саны тагын да ишәер.

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы.
Айрат СӘГЫЙТОВ фотолары

Добавить комментарий