Татар җырында тәртип юк

«Татар җырчыларының иҗтимагый тормышта тоткан урыны» – менә шундый исем астында «Татар-информ»да Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашында матбугат конференциясе узды.

Татар җырчылары телне, милләтне саклауда үзләреннән нинди өлеш кертә ала? Татар җыр сәнгатен популярлаштыру, үстерү буенча нинди чаралар күрергә кирәк? Кайбер әсәрләрнең – бүгенге авторларның гына түгел, ә классик җырларның да кемнеңдер шәхси милкенә әверелүе дөресме? Ике сәгатьтән артыграк барган очрашу барышында әлеге һәм башка мөһим сорауларга бергәләп җавап эзләнелде.

– Үзем һәрвакыт – өйдә дә, кеше арасында да татарча гына сөйләшәм, – дип башлады әңгәмәне Рөстәм Закиров. – Улым бүгенге көндә армиядә хезмәт итә. Көн дә кич белән телефоннан татарча рәхәтләндереп, авыз тутырып сөйләшәбез. Иптәшләре шаккатып тыңлап торалар, ди. Яңалык әйтмәсәм дә, әйтәм, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк: балалар белән, әти-әниләр белән…

– Анысы сүз дә юк! – дип җөпләде цехташының сүзен Резеда Шәрәфиева. – Татарча сөйләшәбез, татарча җырлыйбыз, үзебездә генә түгел, чит төбәкләрдәге татарлар белән элемтәне өзмибез, аралашып яшибез, аларга концертлар белән барабыз.

Рөстәм Асаевны, тел, милләт мәсьәләләре белән беррәттән, татар җыр сәнгатендә тәртип булмавы да борчый икән.

– Эстрада инспекциясе кирәк, – диде ул. – Элекке худсоветларны кире кайтарырга. Кайвакыт хаос башлана. Кемнең нәрсә җырлаганын, ничек җырлаганын, кем җырлаганын аңлап бетерә торган түгел. Шунысын да истә тотарга кирәк: Казан җырчылары башка төбәкләргә үрнәк булып торырга тиеш. Татарча дөрес җырлау буенча! Безнең җырчылар бозып башкарган җырны тыңлап, башкалар әйтергә мөмкин, менә бит казанлылар менә шулай җырлый, димәк, шулай дөрес дип. Бу өлкәдә безнең өстә бик зур җаваплылык ята, безнең эшебез җырлау гына дип уйлау ул ялгышлык.

Узган гасырның 90 нчы еллар кумиры, аның “Жигули” җырына дискәтүкләрдә тузан туздырып биемәгән кеше калмагандыр, Равил Харисов үзенең Софья Ротару төркемендә эшләгән елларын искә төшереп: “Татар телен, татар мәдәниятен бөтен дөньяга тарату өстендә ныгытып эшләргә кирәк,” – диде.

Очрашуның икенче өлеше килгән кунакларның җырлары белән дәвам итте. Җырчылар – сәхнәгә, залда утыручылар концерт-тамашага сусаган булгангамы, һәркем рәхәтләнеп, ләззәтләнеп җыр-моң дәрьясында йөзде.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий