Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбияты укытучысы: «Өйгә эш бирергә куркабыз»

«Татар төркемендә белем алган укучылар арасында әдәбияттан олимпиадага барырга теләүчеләр тора-бара бетәр ул, кызганыч», — дип белдерде татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәкт...

«Татар төркемендә белем алган укучылар арасында әдәбияттан олимпиадага барырга теләүчеләр тора-бара бетәр ул, кызганыч», — дип белдерде татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары порталында бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗановның «Татар теленең киләчәк язмышы олимпидаларда сынала» язмасы дөнья күрде. Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларында урнашкан мәктәпләрдә хезмәт куючы укытучылар бу хакта үз фикерләрен белдерделәр.
«Татар төркемендә укыган укучылар арасында әдәбияттан олимпиадага барырга теләүчеләр тора-бара бетәр ул, кызганыч.  Бер сәгать өйрәнелә. Әсәрләрнең кечкенә генә өзекләре. Өйгә эш бирергә куркабыз: кайбер ата-аналар баласын әдәбият укып зыян алыр дип курка, рус төркеменә күчерергә сәбәп эзли!», — дип белдерде бер укытучы.
Фикер алышуда катнашкан мөгаллимнәр арасында олимпиада биремнәре белән килешмәүчеләр дә бар.
«Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә дә олимпиада узды. Татар теленнән кайбер сыйныфлар өчен биремнәр катлаулы иде. Ләкин олимпиадада бик тә белемле, тырыш укучылар катнашырга тиеш булгач, минемчә, бу — гадәти күренеш. Ә әдәбияттан сораулар белән килешмим. Без ФГОС дәреслекләре белән укыйбыз. Мәсәлән, 7 нче сыйныфта. Ә сораулар иске дәреслек буенча төзелгән. Дөрес, без ике төрле дәреслек буенча да әзерләндек. Барыбер мәсьәләнең бу ягына игътибар итәргә кирәктер», — дигән фикердә укытучы.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ