Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбиятыннан яңа кулланма

Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлек укучыларны матур әдәбият укырга, иҗади фикерләргә, әйләнә-тирә тормышны танып белергә, сәхнә этикетына, үз милләтенә һәм башка милләт ияләренә карата ихтирамлы...

Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлек укучыларны матур әдәбият укырга, иҗади фикерләргә, әйләнә-тирә тормышны танып белергә, сәхнә этикетына, үз милләтенә һәм башка милләт ияләренә карата ихтирамлы булырга, гомумән алганда, кешелеклелек кыйммәтләренә төшенергә өйрәтә.
Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әзһәм кызы Нурисламованың Чаллы дәүләт педагогия университетының филология фәннәре кандидаты Радик Рамил улы Галиуллин белән берлектә төзегән «Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлек» исемле методик кулланмасы (Чаллы: Диамант, 2020) нәкъ шушы изгн миссияне күздә тотып язылган да. Анда Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укытучыларының алдынгы эш тәҗрибәсе бәян ителә.
Кулланма ике бүлектән тора: «Бергәләп укыйбыз!» проекты кысаларында уздырыла торган әдәби кичәләрнең һәм мәктәптә уздырылучы бәйрәм чараларының эшкәртмәләре китерелә.
Иҗади эшләүче укытучылар, дәреслекләр белән чикләнмичә, тел һәм әдәбият дәресләрен нәтиҗәлерәк үткәрү өчен, төрле өстәмә материаллардан файдалана. Әлеге методик кулланма шундый укытучыларга ярдәм итү максатыннан төзелгән. Ул татар теле, әдәбият һәм сыйнфтан тыш уку дәресләрендә, әдәби иҗат түгәрәге эшендә, төрле тематик кичәләр үткәргәндә, олимпиадаларга әзерләнгәндә, проект эшчәнлеген оештырганда файдалану өчен бик отышлы булыр дип уйлыйбыз.
Кулланмада Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе укытучылары уздырган сыйныфтан тыш чараларның, кичә, класс сәгатьләре эшкәртмәләре тупланган. Дәрестән тыш чаралар укучылар өчен әдәбият фәненең тормышта ачык кулланылышын, күзәтү-өйрәнү ноктасын билгеләргә, кызыклы ачышлар ясарга ярдәм итә; әйләнә-тирә тормышны танып белергә, фикерләргә, сәхнә этикетына төшенергә, үз милләтенә һәм башка милләт ияләренә карата ихтирам хисе тәрбияләүгә шартлар тудыра.
Әлеге методик кулланма татар әдәбияты укытучыларына файдалану өчен һәм студентларга педагогик практика барышында куллану өчен дә файдалы булачак.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ