Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар галиме китапларын Европада да таныйлар

Россиянең Табигать фәннәре академиясе Испаниянең Барселона шәһәрендә үткән мультимедиа китап күргәзмәсендә катнашты. Әлеге күргәзмә – LIBER BARCELONA Европа күләмендәге иң  зур күргәзмәләрнең бер...

Россиянең Табигать фәннәре академиясе Испаниянең Барселона шәһәрендә үткән мультимедиа китап күргәзмәсендә катнашты. Әлеге күргәзмә – LIBER BARCELONA Европа күләмендәге иң  зур күргәзмәләрнең берсе булып санала. Ул быел беренче мәртәбә виртуаль рәвештә, мультимедиа онлайн форматында үтте. LIBER BARCELONA Европа масштабында үткән иң зур китап күргәзмәләренең иң зурысы булып, чикле һәм авыр карантин шартларында үтте. Кыска вакыт эчендә күргәзмәнең яңа принципиаль LiberDigital платформасы пәйда булды. Күргәзмә барышында Барселона һәм Мадридта шушы платформада утыздан артык конференция, түгәрәк өстәл, презентацияләр оештырылды. Яңа реаль шартлар сервисына яраклашкан проект зур эшләр башкарырга ярдәм итте. Авторларга, китап нәшриятларына, китап таратучыларга, китап индустриясенең барлык вәкилләренә әлеге чараларда иркенләп катнашып, яңа проектлар тәкъдим итәргә, хезмәттәшләр, партнерлар һәм китап укучылар белән бергәләп очрашуларны яңа форматта – онлайн форматында үткәрү мөмкинчелеген тудырды. 
Соңыннан күргәзмәне оештыручылар әлеге цифрлы проектының шактый уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үттеләр. Күргәзмәнең виртуаль стендындагы интернет порталында дөньяның иң эре  китап нәшриятлары, глобаль күләмдә, цифрлы экспозицияләрдә, бик күп китап укучыларның кызыксынуларын канәгатъләндерә алдылар. Күргәзмә платформасы  ике телдә: испан һәм инглиз телләрендә  гамәлгә ашырылды.  
Россиянең Табигать фәннәре академиясе Европаның фәнни һәм гомуми белем бирү оешмалары арасында әлеге күргзмәдә лаеклы рәвештә катнашты һәм үз урынын алды. Күргәзмәдә гомуми белем бирү, методик һәм яңа технологияләрне эченә алган әдәбият киң рәвештә күрсәтелде.
Безнең өчен иң куанычлысы шул: әлеге Европакүләм күргәзмәдә Татарстан китап нәшрияты һәм РИЦ «Школа» тарафыннан нәшер ителгән китаплар да дөнья күрде.
Язылган хезмәтләренең актуальлеген, фәнни һәм педагогик әһәмиятләрен исәпкә алып, Россиянең Табигать фәннәре академиясе, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы, «Мәгариф» журналының иң актив авторларыннан берсе – Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның түбәндәге хезмәтләрен дә әлеге күргәзмәгә тәкъдим итте, һәм алар LiberDigital виртуаль платформасында онлайн форматта лаеклы урынарны алдылар:  

  1. Хусаинов З.А. Русско-татарский географический словарь. Русча-татарча география сүзлеге.

  2. Хусаинов З.А. География и экология Дрожжановского района. 2-е изд., переработанное и  дополненное.

  3. Хусаинов З.А. Окружающий мир. 3 класс.

  4. Хусаинов З.А. Краеведение.


Әлеге китапларның аннотациясе LIBER BARCELONA 2020 каталогына да кертелгән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ