Татар галименә 75 яшь тула

И ага да гомер чишмәсе!.. Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев та үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәменә якынлашып килә түгелме? Әле ничек кенә диген?! Шәп итеп, һәрвакыттагыча ап-ак тешләрен җемелдәтеп, елмаеп, егетләрчә! Аның белән танышып, янәшәдә эшли башлаганыма да нәкъ 20 ел вакыт үтеп киткән икән… Янәшәдә дип әйтүем символикалы, әлбәттә. Ул – Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтының (хәзерге Мәгарифне үстерү институты) тарих һәм иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире, ә мин – авыл мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы. Хәтер мине әнә шул 2000 еллар башына алып китте…

2000 елның декабрь урталары. Казанга курсларга килеп төштем. Югары квалификация категориягә тәкъдим ителеп, материаллар туплап, «эш күрсәтергә» тырышып, Укытучылар белемен камилләштерү институтында тыз-быз йөгереп йөргән бер мәл. Кафедрага юнәлдем. Кафедра белән шактый тыгыз иҗади багланышта яшим, укытучылар таныш, исәнләшеп эчкә үттем. Ишектән керүгә «стандарт ике тумбалы» өстәл артында кәгазьләр өстендә эшләп утыручы өр-яңа кешегә күзем төште. Бу – кафедраның яңа мөдире –тарих фәннәре кандидаты Фәйзелхак Ислаев булып чыкты. Исәнләштек… Минем районнан алып килгән документларым барланды. Танышу да нәкъ шул кысаларда башланып китте.

Сөйләшүбарышында ике арада шундый җылылык җепләре сузылды ки, аерым очракларда моның өчен айлар таләп ителә. Бәлки, аның чиста, ачык йөзе, ышандыргыч мөлаем карашы, авыз тутырып үзебезчә – татарча сөйләшүе, әңгәмәдәшенә игътибарлылыгы моңа этәргеч биргәндер. Аннан ниндидер җылылык, самимилек бөркелә иде. Без инде шактый җылы саубуллаштык.

2001 елның гыйнвар аенда рәсми очрашуыбыз булды. Без, дистәләгән тарих укытучылары, аттестация комиссиясе һәм аның рәисе Фәйзелхак Габделхак улы алдында имтихан тоттык. Дулкынландыргыч, катлаулы да бу мизгелләрне мин олы бәйрәм итеп, җылылык хисләре белән искә алам. Кеше шәхесе рәнҗетелмичә, психологик басымсыз, хәтта дустанә мөнәсәбәттә узган бу очрашу без – укытучыларны яңа баскычка күтәрде. Кафедра белән элемтәләр ныгыды, яңа иҗади теләктәшлек чоры башланды.

Фәйзелхак Габделхаковичка хас сыйфатларның берсе – кешеләрне үзе белән тиң күреп сөйләшә белүе. Аңа мөрәҗәгать итү җиңел, нинди очракта да ул сине кабул итәр, тыңлап бетерер, файдалы киңәшләрен бирер. 2000 еллар башында, минем тарихка бәйле язган-сызган материалларым республикабызның матбугат битләрендә урын ала башлагач, алдагы сөйләшүләрнең берсендә галим миңа кыйммәтле һәм төпле киңәшен бирде:

– Бәдертдин (ул миңа һәрвакыт үз итеп, дустанә эндәшә), җыйган материалларың игътибарга лаек, системалаштырып, китапка туплыйсы бар, –дип әйтеп куйды. Мин үзем дә бу турыда күптән уйланып йөри идем. Минем өчен бурыч та булып яңгыраган бу тәкъдим икенче сулышымны ачып җибәрде. Бу – иҗатның яңа баскычына фатиха иде. Миңа рәхәт булып китте, минем галим-остазым барлыкка килде. Эшләрем белән кызыксынучы, төрле чараларда аларны пропагандалауга ярдәм итүче кеше минем белән һәрдаим янәшәдә булды. 2005 һәм 2007 елларда туган ягым тарихына багышланган «Тигәнәле – туган җирем», «Олы юлда – Олы Тигәнәле» дигән китапларым дөнья күрде.

Ә инде 2012 елда «Сүз» нәшриятында дөнья күргән «Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы» дигән тарихи-методик әсбабымны язу идеясен дә Фәйзелхак Габделхак улы биргән иде.

…2010 елның декабрь ае. Әлеге дә баягы, янә аттестация чоры килеп җиткән. Кафедра укытучылары үзләренең фәнни лекцияләре белән чыгыш ясый. Без, тыңлаучылар, курс эшләре тәкъдим итәбез. Ә мин, шәхсән үзем, «Тарих фәнен өйрәнүнең эстетик потенциалы» дигән темага курс эше хәзерләдем. Бу өлкәдә шактый тәҗрибә тупланган, дәлилләрем ышандырырлык. Чираттагы сөйләшүләребезнең берсендә остазым, миңа мөрәҗәгать итеп, болай диде:
– Бәдертдин, син тарихи шигърият өлкәсендә шактый үзенчәлекле эшләр эшләдең. Күренекле рус язучысы А.К.Толстойның «История Государства Российского от Гостомысла до Тимашева» дигән сатирик әсәрен дә татарчалаштырып, республика укытучылары арасында яңгыраш таптың. –Һәм йөзенә аңарга гына хас елмаю белән өстәп әйтеп куйды: «Гаять катлаулы һәм гыйбрәтле татар тарихын шигырьгә салу турында уйланып караганың юкмы?» Остазымның бу сүзләрен мин олы һәм җаваплы бер бурыч итеп кабул иттем. Мин сәгатемне түгел, минутымны да югалтмыйча эшкә тотындым. Курсларда башланган эш өйдә дә дәвам итте. Бер ел дигәндә эшем төгәлләнеп, китап буларак, бастырып чыгаруга әзер иде инде. Эш барышында мин тагын бер олпат галимебез Фаяз Хуҗин белән дә элемтәгә кердем. Һәр икесе дә китапка саллы рецензияләр язды. 2012 елның апрель аенда китапны тәкъдир итү булды. Остазым сөяккә җиңел, тәкъдир итүгә күтәренке күңел белән Алексеевскига килеп төште. Дәртләнеп, мәгънәле итеп, мине яңа басылып чыккан китабым белән котлады. Профессор чаклы профессор бер гап-гади авыл укытучысын уңышлары белән котларга килгән. Моны, мөгаен, киң күңелле, кеше яратучан, гадел затлы кешеләр генә эшли ала торгандыр.
Мизгелләр… Күңелгә сеңеп калган хатирәләр…
2005 елның май ае. Республикабызның «Ел укытучысы» бәйгесе бара. Гуманитар дисциплиналар буенча жюри җитәкчесе булуга карамастан, остазыбыз буларак аның тарих укытучылары өчен ничек җан атып йөрүен күрсәң… Финалга чыккач, Фәйзелхак Габделхак улы миңа киңәшләрен бирә: «Шигырь белән алдыр, Бәдертдин, шигырь белән». «Талант һәм осталык» номинациясендә җиңеп чыккач, минем өчен ничек шатланганын белсәгез иде сез. Башкалар уңышы өчен шатлану хисе. Бу – тик риясыз, олы җанлы кешеләрдә генә була торгандыр.
…Россия Федерациясенең гомумбелем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак әфәнде Ислаевның гомер бәйрәмнәре тезелешеп чиратка басканнар икән бит. Нәкъ бүген – 18 сентябрьдә хәләл җефете Сания ханым белән гаилә корып җибәрүләренә нәкъ 50 ел икән! Саниясе белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормышта һәрберсе үз урынын тапкан. Затлы белем алып, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә лаеклы хезмәт итәләр. Алты оныклары үсеп җиткән… Асыл гаилә – асыл балалар!
Фәйзедлхак әфәнде әле дә актив тормыш позициясе белән яши. Шушы көннәрдә генә аның өр-яңа китабы «табадан төште». Туган як тарихы сериясеннән, 416 битле, Чирмешән районындагы Чагадай авылы тарихына багышланган ул. Аның моңарчы да авылларыбыз тарихына багышланган биш китабы дөнья күргән иде инде. Остазым каләменең киләчәктә дә шулай үткен булып калуын телим! Соңгысы булмас әле, иншалла…
Олпат галим Фәйзелхак Габделхак улын ихлас күңелебездән алтын туйлары, иҗади уңышлары белән ихлас күңелебездән котлыйбыз! Хәләл җефете Саниясе белән үстереп, олы юлга аяк бастырган газиз өч балаларының, алты оныкларының уңышларына шатланып, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын насыйп булсын…

Бәдертдин ШӘЙХЕТДИНОВ, Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенең ветеран укытучысы, Россия Федерациясенең гомумбелем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре

Добавить комментарий