Татар мәгарифе тагын бер лачынын югалтты

Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллинның сырхауханәдә вафат булуы турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек килеп иреште. Безнең “Мәгариф” журналы өчен дә үз кеше иде Җәүдәт Миңнуллин. Язмаларын көтеп ала, укучыларыбызга бик теләп тәкъдим итә идек. Аның күренекле тарихчы-галим һәм археограф, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госмановның шәкерте булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли иде.

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин гомере заяга узганнардан түгел: «XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы» темасына кандидатлык диссертациясен яклый (1988 ел). 2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы була. 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә дөнья күргән.

Татар мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхеснең арабыздан шулай иртә китеп баруы аяныч. Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

Расиха ФАИЗОВА
Фото: tatar-inform.tatar

Добавить комментарий