Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар сүзлекләре артачак

Соңгы елларда татар сүзлекләре нинди үзгәрешләр кичерә, аларны үстерү, баету өстендә нинди эшләр алып барыла?«Сүзлекләр төзүгә һәр милләт җитди якын килә. Соңгы елда гына институт хезмәткәрләре тарафы...

Соңгы елларда татар сүзлекләре нинди үзгәрешләр кичерә, аларны үстерү, баету өстендә нинди эшләр алып барыла?
«Сүзлекләр төзүгә һәр милләт җитди якын килә. Соңгы елда гына институт хезмәткәрләре тарафыннан 22 дән артык сүзлек төзелде. Алар арасында терминологик сүзлекләр, русча-татарча,инглизчә-татарча, орфографик, хәрби лексикага багышланган, кош һәм балык атамаларына кагылган , орфографик, терминологик сүзлекләр. Филологлар гына түгел башка фән тармаклары белгечләре дә сүзлекләр төзи. Тагы бер сүзлекне искәртеп үтәсе килә. Ул татар теленең кыенлыклар сүзлеге. Мондый сүзлеклең татар лексикографиясендә булганы юк иде. Әйтик, бернинди сүзлектә алынма сүзләргә нинди кушымча ялганганын күрсәтми. Бу сүзлекнең максаты– язма телебезне бердәйлеккә китерү», – диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Сәфәров «Татар информ»да узган матбугат конференциясендә.
Хәзерге вакытта институтта татар теленең фразеологик сүзлеге төзелә. Сүзлек өч томнан торачак. Узган гасырда Нәкый Исәнбәт төзегән ике томлыктан соң мондый сүзлекнең төзелгәне булмаган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ