Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар сүзе» бәйгесе игълан ителде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды. Бәйге...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды. Бәйгедә үзешчән һәм профессионал сүз осталары катнаша ала. Яшь чикләве юк. Бәйгенең премияль фонды – 1 миллион сум. Бәйге ике турдан торачак. Катнашучылар TATARSUZE@TATFIL.RU электрон адресына яки 89196900422 WhatsApp номерына үз укуларында сәнгатьле сөйләү, әдәби-музыкаль композиция, уен элементлары кергән диалоглар форматында татар классик әсәре язмасын җибәрәләр. Бәйгедә шигырь, проза, мәсәл жанрында иҗат ителгән профессиональ әсәрләр катнаша ала.
Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Бәйге 2021 елның 21 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гала-концерт белән тәмамланачак.
Жюри рәисе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов катнашучыларның чыгышын бәяләгәндә, төп өч критерийга аерым игътибар бирәчәкләрен белдерде. Беренчедән, ана теленең чисталыгы, сафлыгы. Икенчедән, сәнгати югарылык. Өченчедән, тышкы кыяфәт. «Бернинди яңа формат, заманча яңгыраш дигән дигән сүз дә татар шигырен башкаручының сәхнәгә джинсы чалбар белән чыгып басуын акламый», – диде ул.
Классик әсәрләрне сайлаганда да, еш кабатланмаган, югалыбрак калганнарын сайларга киңәш итәләр. 
Ләйсән НИЗАМОВА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ