Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучыларына яңа грантлар

Бу – Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгышында яңгыраган тагын бер фикер. «Бу очракта барлык дәүләт стр...

Бу – Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгышында яңгыраган тагын бер фикер.
«Бу очракта барлык дәүләт структураларын да шушы мәнфәгатькә җигәргә кирәк. Әйтергә җиңел, әмма бу – искиткеч катлаулы бурыч. Әлеге мәсьәләне Мәгариф һәм фән министрлыгы эше дип кенә карау дөрес түгел. Җәмәгатьчелек тә, комиссия әгъзалары да шуны аңларга тиешләр. Төрле дәрәҗәдәге дәүләт, муниципаль структураларда эшне көчәйтү бик мөһим булачак. Төрле юнәлешләрне искә алып, берничә эшче төркем оештыру кирәк булыр. Шуларның беренчесе – мәгариф оешмалары эшчәнлеген, уку-укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне hәм уку-укыту әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем. Бу төркемне мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкләргә тиеш. Бу юнәлешне үз эшебез өчен искиткеч әһәмиятле дип саныйм, чөнки туган телне кешегә бала вакытында үтемле итеп сеңдереп кала алмасак, калган башка чараларыбыз да нәтиҗәсез булырга мөмкин. Милли белем бирү – гаять каршылыклы, катлаулы һәм четерекле хезмәт. Министрлык үз кысаларында бу эшне эзлекле алып бара. Федераль министрлык белән эшләү дә зур мөһим бер тема. Шул ук вакытта республикабыз эчендә башкара торган эшләребез дә җитәрлек. Әйтик, мәсәлән, татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне мөмкин кадәр тизрәк башкарырга кирәк. Татар теленнән 1-4нче сыйныфлар өчен эшләнгән яңа буын дәреслекләрен дә федераль исемлеккә кертү һәм мәктәпләрдә киң кулланылышка кертү мәсьәләсе актуаль. Вакытны оттырган саен, эшнең нәтиҗәсен дә оттырачакбыз. Эшне тизләтергә кирәк.
Милли мәгарифне ресурслар белән тәэмин итү буенча җитмәүчелек бар икән – ачыкларга кирәк.
Татар теле укытучыларының дәрәҗәле статусын булдыру да бик мөһим юнәлеш. Гамәлдәге грантларны, конкурсларны нәтиҗәлерәк итү кирәк булачак. Яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыян булмас дип саныйм.
Иң мөһиме – мәктәпләрнең ата-аналар белән эшчәнлеген анализлау. Элемтә бар җирдә дә тыгызмы, әллә сыек җирләре дә бармы? Бу – бик мөһим мәсьәлә. Бу очракта «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә мәктәп һәм ата-аналарны нык, уртак максатлы тулы канлы гаилә итеп берләштерергә кирәк».
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ