Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар телен белгәннәргә стимуллар булдырыр идем»

Милли бердәйлеккә юнәлтелгән чалалар программасын камилләштерергә кирәк, дип белдерде  журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә телләргә бәй...

Милли бердәйлеккә юнәлтелгән чалалар программасын камилләштерергә кирәк, дип белдерде  журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә телләргә бәйле дәүләт программасы турында сөйләде. 
Римзил Вәлиев милли бердәйлек темасын фәнни яктан инде күптән өйрәнә. «2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае алдыннан хөкүмәт үзбилгеләнү буенча дәүләт программасы булдырырга кушты. Бер төркем галимнәр аның концепциясен эшләделәр. Моның турында мин күп яздым, ләкин бүгенгә кадәр ул концепцияне тотып укыган кеше я бөтенләй юк, я бик сирәк. Дәүләт программасы шушы документ нигезендә төзелде», -диде түгәрәк өстәл спикеры һәм программа белән tel.tatar.ru сайтына кереп танышып булуын әйтеп узды.
Милли бердәйлек күздә тоткан дәүләт программасы 2013-2014 елларда эшли башлады. Аның үтәлеше турында исап-хисап ел саен чыгарыла. Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире программаны тормышка ашыру чараларын камилләштерергә кирәклеген әйтте.
«Милли үзбилгеләнү чараларына  ел саен 25 млн сум акча салына. «Татарстан Республикасы халыклары телләре» һәм бигрәк тә татар теле программасына ел саен 150-180 мең сум бүлеп бирелә. Бу турыда кайчан сөйләшәбез? Бу чаралар планын кайчан камилләштерәбез? Мәсәлән, минем кулда булса, милли узаңны арттыра торган роликлар, мультфильмнар санын 10 тапкыр арттырыр идем. Туган телне, татар телен белгән якташларга нинди дә булса стимуллар булдырыр идем. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләгәннәргә», - дип белдерде Римзил Вәлиев.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясендә «Татарлык нәрсә ул?» дигән темага түгәрәк өстәл узды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ