Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен өйрәнергә яңа дәреслекләр

Татарстан мәчетләрендә 1 октябрьдән татар теле курслары эшли башлый. Хәзер республиканың 100 мәчетендә бу дәресләргә язылу бара. Бу турыда Татарстан мөселманнары диния назәрәте матбугат хезмәте хәбәр...

Татарстан мәчетләрендә 1 октябрьдән татар теле курслары эшли башлый. Хәзер республиканың 100 мәчетендә бу дәресләргә язылу бара. Бу турыда Татарстан мөселманнары диния назәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Курсларга язылу өчен мәчетләр исемлеге дә китерелә. Әлеге курсларда уку түләүсез.
Мәчетләрдә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Тәҗрибә буенча, алар кичке сәгатьләргә туры килә. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.
Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштерелеп, Федераль белем бирү стандартларына туры китереп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 экземпляр тираж белән нәшер ителде. Дәреслекне тулыландыру буенча өстәмәләр кертелгәндә мөгаллимнәрнәрнең теләк-тәкъдимнәре исәпкә алынды. Темалар, аларның бирелеше сакланса да, кайбер грамматик материал гадиләштерелде, өлешләргә бүленеп тәкъдим ителде. Лексик тема кысаларында зур булмаган яңа диалоглар, күнегүләр кертелде.
Узган уку елында республика мәчетләрендә татар теле курсларын 436 тыңлаучы уңышлы тәмамлап, телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү хакында сертификатларга ия булган. Гомумән, Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын оештыру тәҗрибәсе 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Курсларны барлыгы 1327 кеше тәмамлаган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ