Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен өйрәтүгә 1 миллион бирәләр

Казанда башкарма комитеты татар теленә йөз белән борылырга булды, күрәсең. Татар телен өйрәтү проектлары өчен бер миллион сумга кадәр грант таратырга әзерләр.Бу мөмкинлек «Үз телем» бәйгесен башлап җи...

Казанда башкарма комитеты татар теленә йөз белән борылырга булды, күрәсең. Татар телен өйрәтү проектлары өчен бер миллион сумга кадәр грант таратырга әзерләр.
Бу мөмкинлек «Үз телем» бәйгесен башлап җибәрү белән барлыкка килгән, диделәр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казанда узачак проектларга багышланган матбугат очрашуында.
Әлеге бәйгедә катнашыр өчен татар телен өйрәтүче кызыклы проектлар тәкъдим итәргә кирәк. Ул мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр арасында үткәрелә. Гаризаларны бишенче апрельдән кабул итә башлаганнар инде, 1-17 майда проектны сайлап алу туры булачак. Проектларга акчалата премия эшләрнең эчтәлегеннән чыгып биреләчәк.
Казан мэриясе оештырган тагын бер кызыклы бәйгеләрнең берсе – «Саумы, Казан». Монда һәркем үзенең Казаны турында хикәя язып, шәһәрне кызыклы ракурслардан сурәтләп катнашырга мөмкин.
– Без моң дибез, тирән проблемалар турында сөйлибез. Чынлыкта исә безгә балалар, яшүсмерләр турында уйларга кирәк. Ни өчен без татар проектларын ассызыкладык? Чөнки апрель – Тукай, шигърият ае. Аңа карамастан, «Саумы, Казан» бәйгесен без ике телдә оештырдык, – дип сөйләде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Конкурс тәмамлангач, иң яхшы әдәби әсәрләрне бер китапка туплап, Казан турында җыентык бастырылачак. Башка халыкларның телен, гореф-гадәтләрен саклауга килгәндә, спикерлар бөтен серләрне ачып бетерергә ашыкмады. Җәй көне Идел буе халыклары фестивале оештырылуы һәм метро вагоннарын төрле халыклар стилендә буярга планлаштыруы турында гына мәгълүм булды.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ