Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча Чыршы бәйрәме

Әлеге Кыш бабайга карап, кем аны туган тел укытучысы Людмила Васильевна Абрамова дип әйтә ала?! Казанның ул укыткан 23 нче лицеенда татар телендә сөйләшүче, татар төркемнәрендә укучы балалар өчен тата...

Әлеге Кыш бабайга карап, кем аны туган тел укытучысы Людмила Васильевна Абрамова дип әйтә ала?! Казанның ул укыткан 23 нче лицеенда татар телендә сөйләшүче, татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татарча Чыршы бәйрәме үткәрү күркәм бер гадәткә әйләнеп бара.
Быел да  лицейда шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәме үтте. Анда төрле әкияти геройлар, Кыш бабай, Кар кызы катнашты. Укучылар туган телләрендә бик теләп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштелэр. Бәйрәмгә килгән ата-аналар таң калып утырды, әле үзләре дә конкурсларда катнашты. Кыш бабай (туган тел укытучысы – Людмила Васильевна Абрамова), Кар кызы (VI сыйныф укучысы Сәмира Хәлимдарова) белән укучыларга буләкләр өләште. Истәлек бүләкләре бәйрәмдә актив катнашучыларга һәм Яңа ел костюмнары өчен бирелде.
Мондый матур бәйрәмне оештыруда татар теле укытучылары Х. А. Исламова, А. Х. Шәехова һәм завуч Г.Р. Лазарева үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Лицей директоры Альбина Шакирҗанова әлеге матур бәйрәм өчен укучыларга да, укытучыларга да узенең олы рәхмәтен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ