Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча хатасыз язарга өйрәтә торган сайт эшли башлады

Татар дөньясы өчен файдалы өр-яңа сайт эшли башлады. “Дөрес” – татар телендә хатасыз язарга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмлек. Беренче тапкыр татар теленең пунктуация һәм орфография кагыйдәләре бер ур...

Татар дөньясы өчен файдалы өр-яңа сайт эшли башлады. “Дөрес” – татар телендә хатасыз язарга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмлек. Беренче тапкыр татар теленең пунктуация һәм орфография кагыйдәләре бер урында тупланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.


дөрес


“Дөрес” - “Теория” студиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты.
- Татар теленең бөтен кагыйдәләре тупланган сайт булдыру идеясе инде күптән барлыкка килгән иде. Татар проектларын гамәлгә ашыра, татар текстлары белән эшли башлагач, мин мондый ресурсның булмавына игътибар иттем. Мондый ярдәмлек Интертетта гына түгел, китап рәвешендә дә юк дип беләм. Әмма сайтны эшләргә һич кенә дә вакыт табылмады. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы әлеге идеяне тормышка ашыру тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, “Дөрес” сайты барлыкка килде, - дип сөйләде “Теория” дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.
Сайт бик тиз вакыт эчендә булдырылган. Төп эшне редактор КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова башкарган. Ул кагыйдәләрне туплаган, эшкәрткән, системага салган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ