Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында – яңа урынбасарлар

Моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин әлеге ведомствоның төп хуҗасы итеп билгеләнгәннән соң. айдан артык аның элеккеге урынбасар кәнәфие буш торган...

Моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин әлеге ведомствоның төп хуҗасы итеп билгеләнгәннән соң. айдан артык аның элеккеге урынбасар кәнәфие буш торган иде. Шулай ук министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына җаваплы министр урынбасары постына да җитәкче кеше кирәк иде. Һәм, ниһаять, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган фәрман нигезендә республика мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнгән. Алар – Рәмис Мөҗипов һәм Миңзәлия Закирова. Аларның беренчесе моңарчы – Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары. ә Миңзәлия Закирова соәгы 9 елда Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе булып торган иде. Министрлыкның яңа министр урынбасарларына мәгарифебез өлкәсендә армый-талмый иҗади эшләүләрен теләп калабыз.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ