Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан яшьләре хәрби һөнәрләргә тартыла

Бу көннәрдә Казандагы Универсиада авылы янәшәсендәге «Буревестник» спорт комплексы биләмәсендә үзгә җанлылык. Чөнки биредә киләчәк язмышларын хәрби һөнәрләр белән бәйләргә җыенучы егет һәм кызлар үзлә...

Бу көннәрдә Казандагы Универсиада авылы янәшәсендәге «Буревестник» спорт комплексы биләмәсендә үзгә җанлылык. Чөнки биредә киләчәк язмышларын хәрби һөнәрләр белән бәйләргә җыенучы егет һәм кызлар үзләренең физик әзерлекләре, һөнәри психологик яраклыклары, сәламәтлекләре торышы ни дәрәҗәдә булуын  комиссия алдында күрсәтә. Без биредә булганда да кызлар – 1 км, ә егетләр 3 км дистанциягә йөгерүдә иде. Коронавирус аркасында алардан бөтен саклык чараларын төгәл үтәүләре таләп ителә. Әле аларның 100 м арага йөгерәселәре һәм тартылу буенча көч-сәләтләрен күрсәтәселәре бар икән. Шул өч төрдән 170 балл тупласалар, физик әзерлекләре «5»легә, 150 балллык булса, «4»ле билгесенә бәяләнәчәк икән.
Белгәнегезчә, моңарчы хәрби уку йортларына укырга җыенучылар кабул ителү имтиханнарын үзләре сайлаган уку йортының үзенә барып бирә иде иде. Россия оборона министры фәрманы белән коронавирус зәхмәтеннән саклануны булдыру максатыннан быел хәрби уку йортларының беренче курска кандидатлар сайлап алу хокукы Россиядәге һәр төбәкнең үзенә бирелгән. Татарстан да шулар рәтендә. Хәрби уку йортлары башлыклары урынбасарлары , кафедра мөдирләре составындагы күчмә комиссия һәр төбәккә килеп, егет-кызларның физик һәм психологикәзерлеген бәяли.
Шунысы сөенечле: соңгы елларда Татарстан яшьләре арасында югары һәм махсус урта хәрби уку йортларында, киләчәк язмышларын армия хезмәтенә багышларга җыенучыларның саны ишәюгә бара. Әнә быел да андыйлар меңнән арта. Араларында 51 кыз да бар. Мәгълүм булганча, 2013 елдан башлап бездә хәзер кызлар да хәрби вузларга укырга алына.Шулардан 300 дән артыгы – «Юнармия» мәктәбе тәрбиясен узучылар. Илебезнең Влвдивостоктан алып Калининградка кадәр территориядә урнашкан 35 хәрби уку йортының һәркайсына республикабыздан укырга керергә җыенучылар бар. Юнармеецлар өчен өстенлекләр дә каралган. «Юнармия» мәктәбен узганнарга өстәмә 3 балл, ә инде ГТОның V дәрәҗәсе нормасын тапшырганнарга тагын 3 балл бирелә. Хәрби уку йортларына кандидатлар сайлап алу 5 августка кадәр дәвам итәчәк. Шуңа кадәр хәрби юлны сайларга җыенучылар үз төбәкләрендәге район хәрби комиссариатларына мөрәҗәгать итеп өлгерергә тиешләр. Кандидатлык курсын узганнарны I курска теркәү 15 августтан башлана. Уку елы исә 1 сентябрьдән башланырга тиеш. Беренче курс кабул ителгәннәргә ай саен 2 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Ә инде II курстан соң алар контрактка күчерелә, ягъни ай саен 15000 – 20000 сум ача түләнәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ
Ильнара Тухбатова рәсеме, Татар-Информ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ