Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы» бәйгесенең финалы

Татарстанда 11нче марттан 15нче мартка кадәр «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең финал сынаулары уза.Зона этабында катнашучылар арасыннан финалда катнашу өчен «...

Татарстанда 11нче марттан 15нче мартка кадәр «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең финал сынаулары уза.
Зона этабында катнашучылар арасыннан финалда катнашу өчен «Ел укытучысы» номинациясендә 40 педагог билгеләнгән, 26сы – «Педагогик дебют» номинациясендә.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы 2016 елдан бирле «Ел укытучысы» конкурсы кысаларында уза. Быел анда Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 50 укытучы һәм Россиянең 13 регионыннан 20 укытучы катнашты.
15 нче мартта 179 нчы номерлы мәктәптә  «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы финалистлары, «Ел укытучысы» конкурсының финалистлары һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 5 финалист Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән түгәрәк өстәлдә катнашачаклар.
Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү 15нче мартта 15.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә  узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ