Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Кино төне» узачак

«Кино төне» Бөтенроссия акциясе быел 24 августта Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында узачак. Төбәкләрдә кино залларында, китапханәләрдә, ачык киңлекләрдә һәм иҗат мәйданчыкларында фильмнар к...

«Кино төне» Бөтенроссия акциясе быел 24 августта Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында узачак. Төбәкләрдә кино залларында, китапханәләрдә, ачык киңлекләрдә һәм иҗат мәйданчыкларында фильмнар күрсәтеләчәк. Акция кино фонды тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Татарстан Республикасында акция Казан, Буа, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск шәһәрләре, Теләче, Олы Әтнә, Ютаза, Чирмешән, Балтач, Балык Бистәсе кебек 20 торак пунктта  узачак.
ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, 27 июньнән 10 июльгә кадәр ТАСС мәгълүмат агентлыгы сайтында онлайн-тавыш бирү үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча 24 августта җирле вакыт буенча 20:00 сәгатьтә Россия Федерациясенең барлык субъектларында да күрсәтеләчәк өч фильм ачыкланды. Тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша алды, өстәвенә, фильмның теләсә кайсысы өчен чиксез сандагы  кадәр үз тавышыңны бирергә мөмкин иде. Исемлектә барлыгы 26 кинокартина  булды. Халык тавыш бирүендә режиссер Андрей Волгинның «Балканский рубеж» исемендәге хәрби-драма боевигы 8 меңнән артык тавыш җыйды. Төп рольләрне Антон Пампушный, Гоша Куценко, Милена Радулович, Милош Бикович, Равшана Куркова башкарды. Фильмның Россиядәге премьерасы 14 мартта булган иде. Икенче һәм өченче урыннарны Евгений Бедаревның  «Домовой»  һәм Илья Куликовның «Полицейский с Рублевки. Новогодний беспредел» кинокомедияләре алды. Дүртенче урында баш ролендә Александр Петров булган  «Т-34» сугыш драмасы, бишенче урында Дмитрий Нагиев белән «Непрощенный» фильмы. Халык рейтингын  «Гурвинек Волшебная игра»анимация киносы тәмамлый.
Фото: mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ