Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Корбан гаете намазы вакыты һәм корбан чалу урыннары билгеле булды

Республика мөселманнарының диния нәзарәте Корбан гаете намазы башлану вакытын атады. Быел  Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә б...

Республика мөселманнарының диния нәзарәте Корбан гаете намазы башлану вакытын атады. Быел  Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. 

Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә башланачак. Гает намазы – иртәнге биштә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляцияләү планлаштырыла.


Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.


Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ