Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда минималь хезмәт хакын арттыру буенча эш алып барыла

Татарстанда минималь хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил итә. Аның күләмен арттыру буенча эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльми...

Татарстанда минималь хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил итә. Аның күләмен арттыру буенча эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде, дип яза ИА «Татар-информ» агентлыгы. 
2018 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача айлык хезмәт хакы, 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,4% ка артты һәм 34 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән.
“Билгеле булганча, быел 1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы 11 280 сум, ә республикабызда 12 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә без эш бирүчеләр арасында шундый хезмәт хакы түли алучылар белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез”, - диде Эльмира Зарипова.
“Закон буенча минималь хезмәт хакыннан да әзрәк сумма түләнергә тиеш түгел. Ләкин “бүгенге көндә кешенең гаиләсе дә, балалары да була торып, ул 11 200 сумга ничек яшәргә була?” дигән сорау туа. Шуңа күрә без салым органнары, прокуратура һәм ведомствоара органнары белән эшлибез, муниципаль районнарда комиссияләребез бик яхшы эшли”, - диде министр.
Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, узган елны 9 меңнән артык предприятие шундый комиссияләргә чакырылган. “Кызганычка каршы, 9,5 процент, ягъни 800дән артык очракта минималь хезмәт хакы закон буенча билгеләнгән күләмнән дә әзрәк иде. Оешмалар хезмәт хакларын күтәрделәр, һәм аларга штрафлар да язылды”, - дип хәбәр итте министр.
Закон бозмыйча, минималь күләмдә генә хезмәт хакы түләп барган предприятиеләр, шушы комиссиягә чакыргач, алар нәтиҗәләр буенча өстәмә исәп-хисаплар ясыйлар, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ