Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен “Процесслар фабрикасы” төзеләчәк

2024 елга Татарстанда имитацияләр мәйданчыгы – “Процесслар фабрикасы” пәйда булачак. Әлеге уку-укыту үзәге Татарстан предприятиеләренә сакчыл җитештерү принципларын һәм коралларын файдаланырга өйрәтә...


2024 елга Татарстанда имитацияләр мәйданчыгы – “Процесслар фабрикасы” пәйда булачак. Әлеге уку-укыту үзәге Татарстан предприятиеләренә сакчыл җитештерү принципларын һәм коралларын файдаланырга өйрәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

“Процесслар фабрикасы”н 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында төзи башларга планлаштырыла.
Моннан тыш, быел Татарстанда төбәк компетенцияләр үзәген үстерүгә алыначаклар һәм республика предприятиеләренә консультантлар җәлеп итәчәкләр.
2019 ел азагына “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” проектына Татарстанда 63 предприятие кушылыр дип көтелә. Икътисадның чимал булмаган тармагында эшләүче бу предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,2 процентка артыр дип ниятләнә.



Татарстан бүгенге көндә икътисад тармагында һәм социаль өлкәдәге өстенлекле юнәлешләр буенча 49 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ