Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологик белемне яңача укытмакчылар

Илебездә экологик белем бирүдә тәүге карлыгач буларак, Казан дәүләт университетында табигатьне саклау кафедрасы ачылганга быел илле ел була. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, Татарстан экология һәм табиг...

Илебездә экологик белем бирүдә тәүге карлыгач буларак, Казан дәүләт университетында табигатьне саклау кафедрасы ачылганга быел илле ел була. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә, балаларга экологик белем бирүне камилләштерү максатыннан «Экология – мәктәптә» проектын гамәлгә ашырырга алынды. Уртак тырышлыкның күркәм җимешләре дә инде күз алдында: республикабыздагы эко-класслар өчен күркәм ике уку ярдәмлеге дөнья күрергә өлгерде. Аларның берсе I сыйныф укучылары өчен рус телендә «Яшел сукмак» дигән эш дәфтәре булса, икенчесе – V сыйныфтагылар өчен «Яшел Татарстан» исемле уку ярдәмлеге.

Мәгълүм булганча, республикабызда эко-класслар ачуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә моннан төгәл бер элек старт бирелгән иде. Бу – яшьбуынга экологик белем бирү юнәлешендә яңа бер баскыч-биеклек. Бүгенге көндә республикабыз мәктәпләрендәге эко-классларның саны гына да 102 гә җитте. Алар өчен экологиядән өстәмә дәресләр укытыла. Республикабызның һәр районында диярлек саклауга ихтыяҗы булган табигать һәйкәлләре, тыюлыклар бар. Күп кенә төбәкләрдә экологик лабораторияләр эшләп килә. Эко-классларда укучылар туган төбәкләрендәге шундый үзенчәлекле табигать почмаклары белән бик теләп кызыксына, экологик конкурсларда һәм олимпиадаларда да үз көчен сыный. Иң мөһиме: «Экология – мәктәптә» проекты яшь буынны табигать серләренә төшендерүне, экологик белем бирүне кече яшьтән үк башлау яклы.
Киләчәктә «Экология – мәктәптә» проектының бердәм системасын булдыру күздә тотыла, аерым алганда, I – VII сыйныфларның һәркайсы өчен уку ярдәмлекләре бастырып чыгару, анимацион роликлар, комьпютер уеннары, интернет-портал эшләү нияте бар. Бу уку елында I һәм V сыйныфлардагы эко-класс укучылары өчен 1500 әр данә тираж белән уку ярдәмлекләре нәшер ителсә, киләсе елда II һәм VI сыйныфтагылар шундый экологик күчтәнәчкә ия булачак. Ә инде 2021 елда III һәм VII сыйныфлар өчен шундый дәреслекләр бастырып чыгару һәм аларның һәркайсын татарчага тәрҗемә итү нияте бар. Тагын шунысы игътибарга лаек: укучыларга экологик белемне «Яшел сукмак» буйлап үзләштерүдә Экомен исемле малай белән Алтынчәч дигән кыз ярдәм итәчәк.

           Таһир САБИРҖАНОВ


Фото:  tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ