Татарстанга 33 градуслы эсселек киләчәк

Бу атнада Татарстанда һава торышы үзгәрүе дәвам итәчәк: пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә җылылык 33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

30-31 майда Татарстанда һава температурасы көндезләрен 27-33 градуска җитәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясендә эсселек 1 һәм 2 июнь көннәрендә дә сакланачак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев элек төбәккә җылы һава торышы кайтуын хәбәр иткән иде.

Добавить комментарий