Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 10 педагогы «Авыл укытучысы–2018» финалында катнаша

Казандагы  Ш. Мәрҗәни ис. 2 нче номерлы гимназиядә «Авыл укытучысы – 2018»  бәйгесенең өченче этабы уза. Һөнәри бәйгенең финалында I, II этапларны уңышлы узган 10 укытучы катнаша. Менә алар:Гөлчәчәк Ә...

Казандагы  Ш. Мәрҗәни ис. 2 нче номерлы гимназиядә «Авыл укытучысы – 2018»  бәйгесенең өченче этабы уза. 
WhatsApp Image 2018-09-26 at 09.15.51
Һөнәри бәйгенең финалында I, II этапларны уңышлы узган 10 укытучы катнаша. Менә алар:
Гөлчәчәк ӘГЪЗАМОВА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Вафия КӘРИМУЛЛИНА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы
Алсу НУРЕТДИНОВА, Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Наилә САДРИЕВА, Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Светлана ФАЗЫЛОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Иркә ХӘБИБУЛХАКОВА, Сарман районы Петровка заводы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары
Алсу ХӘМИДУЛЛИНА, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара районы Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Лилия ЮНЫСОВА, Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

WhatsApp Image 2018-09-26 at 09.15.40


Бүген укытучылар мастер-класслар бәйгесен үтәчәкләр. Конкурсантлар Ш. Мәрҗәни ис. 2 нче номерлы гимназия укучыларына ачык дәрес бирергә тиеш булалар.  Укытучыларның осталыгына мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Аның составында РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 номерлы гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ