Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев та космоста булган!

Кыек атып туры тидерүгә ышанасыздырмы-юкмы, иллә мәгәр  бүген мәшһүр рәссам Ильяс Айдаровны да  Космонавтика көне белән котларга ярыйдыр. Моның өчен ул безгә түгел, янә космик станция бортын...

Кыек атып туры тидерүгә ышанасыздырмы-юкмы, иллә мәгәр  бүген мәшһүр рәссам Ильяс Айдаровны да  Космонавтика көне белән котларга ярыйдыр. Моның өчен ул безгә түгел, янә космик станция бортында үзенең проектын тормышка ашырырга-күргәзмә ясарга  булышкан очучы-космонавтлар Сергей Залётин, Юрий Маленченко, Геннадий Падалка, Сәлимҗан Шәриповка бик рәхмәтле булачак. Чөнки рәссам   Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевне дә нәкъ менә аларның ярдәме белән галәмгә “очыруга” ирешә. Хәер, аның белән  беррәттән Кол-Шәриф, Мәрҗани, Рамазан, Нурулла, Әҗем, Борнай, Апанай, Кабан арты мәчетләре кергән Казан пейзажлары да, Болгарның Таш пулаты да, һәм  И.Айдаровның хатыны Полина, балалары һәм хәтта Ю.Гагарин үзе дә галәмне “урап кайта”.  Галәм тиңелте галәм киңлегендә күргәзмә ясау берәүнең дә башына килмәгәндә башкарыла бу эшләр. Ә Ильяс Айдаровның бу проекты  исә һичкем уйламаганда-юрамаганда  Гиннесның рекордлар китабына (Россия бүлекчәсе) кертелә.
Расиха ФАИЗОВА

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ