Логотип Магариф уку
Цитата:

Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче утыра

Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат...





Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 




«Иҗтимагый палатадан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. Иң мөһиме — тавыш бирүнең барлык форматларын, шул исәптән йорт яны участокларында һәм өйдә тавыш бирүне тәэмин итү. 25 июньдә барлык күзәтүчеләр дә участокларда иделәр», — диде Вәлиева.






Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, бүгенге тавыш бирү күзәтүчеләр өчен иң әһәмиятлесе. «Участокларда алты-җиде кеше эшли. Мин җидешәр күзәтүче булган өч участокта булдым, башка көннәрдә икешәр-өчәр кеше иде. Бүген участокларда тавыш бирүнең башка көннәренә караганда күбрәк күзәтүчеләр утыра», — дип аңлатты ул.



“Татар-информ” агентлыгы фотосы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ