Җәмгыятьтә укытучы абруен ничек күтәрергә?

(Эссе)

Римма ВАСИЛЬЕВА,

 Кайбыч районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы 

Педагог буларак эш стажы 26 ел

                                                  Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен…

Укытучы  ̶  дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул. Элек-электән укытучы үзе яшәгән җирлекнең йөзек кашы булган. Балалар, әти-әниләр генә түгел, авылның өлкән кешеләре аңа хөрмәт белән караган, килеп киңәш сораган. Укытучының һәр сүзе, хәрәкәте, башкарган гамәле, хәтта кигән киеме, гаиләдәге мөнәсәбәте авыл халкы өчен үрнәк, калып булып торган.

Тормыш гел үсеш-үзгәрештә. Бүген укытучы абруе  элеккегә караганда  түбәнрәк. Җәмгыятьтә   укытучы  абруен   ничек күтәрергә? Иң элек укытучының   үзеннән  күп  нәрсә  тора.  Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр,  заман,  җәмгыять укытучының белемле, алдынгы карашлы, инициативалы, мәгълүматлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуны таләп итә. Укытучы уңай сыйфатларның барысын да үзенә туплаган профессионал, кирәк булса ул артист та, рәссам да, тагын “әллә кем” дә булырга тиеш.  Бәлки, башка һөнәр ияләренә бу сыйфатларның барысына да ия булу мәҗбүри түгелдер, ләкин укытучы өчен алар зарури.

Миңа үземә еш  кына   һөнәри   конкурсларда  катнашырга  туры  килә.  Быел да “Мастер-класс” бәйгесендә катнаштым. Жюрины татар теле  укытучыларының  чыгышлары   сокландырды.  Мин  хезмәт иткән  мәктәптә    инде  ничә  еллардан бирле   район, республика, халыкара   күләмдә   уңышлар   башлыча  татар теле  һәм әдәбияты  буенча  гына. Бу хәл мәктәбебездә   генә  түгел,  районыбызда да    күзәтелә, шуңа  күрә  татар теле һәм әдәбияты   укытучыларының   абруе   зур  дип  әйтәсем килә.

Укытучы булып эшләр өчен, мөмкинлекләр күп һәм тәҗрибә туплар өчен дә нигез бар. Мәктәп   ̶   үзе бер могҗизалы дөнья. Иҗадилык, фантазия, яңа идеяләр, балаларга җылы мөнәсәбәт, укыткан фәненә мәхәббәте булган укытучы барысын да җиңә. ”Авыл укытучысы”,  “Ел укытучысы” конкурсларында, татар теле укытучыларының “Мастер-класс” бәйгесендә катнашу, тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенә тап булуым үземә дә ачылырга, укучыларымны да җанландыра торган интерактив методларны өйрәнергә дә ярдәм итте.  Туган телемнең, әдәбиятының хәзинәгә тиң байлыклары белән таныштырганда, тренинг шәкелендәге дәресләрне яки аның аерым элементларын кулланып, укучымны сөйләтә алуым осталык дип бәяләнә аладыр, мөгаен. Дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән дәрестә балаларның үз фикерен җиткерергә, исбатларга, бәхәсләшергә омтылуларын, “дөрес булмаса” дип белгәнен дә әйтми утырган укучының кул күтәреп сөйләвен, шул чыгышыннан үзе үк канәгать булуын, иптәшләренең аңа соклану тулы күзләрен күрү – минем кечкенә генә булса да җиңүем, замана сорауларына җавап табуда бер адымым, укучылар, ата-аналар, халкым  алдында абруем. Әмма  конкурсларның, конференцияләрнең  артык  күп  булуы  белем бирүгә   комачауламасын  иде.

Туган телебез татар теле тирәсендә барган вәзгыять милли хисле милләттәшләребезне борчуга сала. Газета-журнал битләрендә, социаль челтәрләрдә телебезнең киләчәге аяныч хәлдә булуы өчен борчылып, төрле фикерләр яңгырый. “Манзара”,  “Таяну ноктасы” кебек тапшыруларда   татар теле һәм әдәбияты  укытучылары  катнаша.  Ләкин  кайчакта  әлеге  тапшыруларда  “әдәбиятебез”, “мәдәниятыбыз” кебек  хаталар  белән  сөйләүче  укытучылар (кызганычка каршы, татар теле мөгаллимнәре дә) очрый, болар   үзләре үк  укытучының абруен   төшерә. Мондый чараларга,  иң беренче чиратта,  укытучыларның “иң-иң”нәрен  чакырырга   кирәк.

Соңгы вакытта укытучы, укучы, ата-аналар  арасындагы мөнәсәбәтләр бик катлауланды. Күп очракта укытучыларны гаеп­лиләр. Ә бит  ул  да  яклауга  мохтаҗ.  Әлбәттә,  укытучы   сабыр, үрнәк булырга тиеш. Укытучы ул – яшәү рәвеше. Яхшы укытучы белем генә түгел, үз үрнәгендә укучыны аралашырга, киенергә, үзен тотарга өйрәтә. Шуңа күрә ниндидер адым ясаганчы, әти-әниләр, укучылар, хезмәттәшләр ни әйтер дип, кат-кат уйларга кирәк. Кайбер  очракта укучы, ата-ана  барлык  чикләрне  узып,  ни  тели – шуны эшли.  Укыту-тәрбия процессы бер-берсеннән аерылмаска тиеш. Укытканда — тәрбияләргә, тәрбияләгәндә укытырга кирәк. Ә безнең бу төшенчәләр ничектер аерыла. Ата-ана укытучы белән аңлаша алмый да, баланың тәрбиясендә еш кына хилафлыклар килеп чыга. Балада “Минем әти-әни укытучылардан өстенрәк икән” дигән фикер туа. Ата-ана белән укытучы арасындагы өзеклекне бетереп, бер йодрык булып эшләргә кирәк.

Җәмгыятебездә   укытучыларны  яклау чаралары булса, депутатлар да бу уңайдан үз фикерләрен җиткер­сә, журналистлар тәрбия буенча алдынгы мәктәпләрне, укытучыларны  күбрәк  үр­нәк итеп күрсәтсә, педагогның социаль статусын күтәрүгә юнәлтелгән нәтиҗәлерәк чаралар күрелсә, профсоюз оешмасы укытучыларның яклаучысы да, башлап йөрүчесе дә булса, хезмәт хакы, социаль якланганлык, укытучының абруе һәм мөһимлеге арттырылса, хәл, һичшиксез, уңай якка  үзгәрәчәк.

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий