Авылда эшләргә дә белемле һǝм сǝлǝтле яшьлǝр кирǝк

Таhир Фида улы СӘМИГУЛЛИН,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы.

Педагогик стажы – 39 ел.

«Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан уңыш алыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, Җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң –бала укыт!» дигән бер акыл иясе.

Мәктәптә укыган чакта ук мин укытучы булырга хыяллана башладым. Без VII – VIII сыйныфларда укыганда, Яңа Кенәр урта мәктәбенә укытырга  берьюлы 15 ләп укытучы кайтты. Аларның кайберләре, яшь булуга карамастан, шулкадәрле оста итеп укыта иде, дәресләрдә без аларга сокланып утыра идек. Шул вакытларда инде минем дә алар шикелле укытучы буласым, балаларга белем бирәсем килә башлады. Аеруча физика, химия, география, математика, физкультура фәннәре нык ошый иде. Мөгаен, шуңадыр, бу фәннәрне мин әле дә яратам һәм укытырлык дәрәҗәдә яхшы беләм.

Авылда яшәгәндә, техника белән эшләргә туры килә. Яз җитүгә, бакчаларны, басуларны сукалыйлар, тырмалыйлар, тирес, ашлама ташыйлар, аларны җиргә кертәләр. Урманнан агачын да алып кайталар, пилорамда такта, борыс, пловойлар яралар. Агач эшкәртү станокларында бу материалларны эшкәртеп, тѳрле кѳнкүреш куллану товарлары, мебель эшлиләр, йортлар салалар. Бу очракларның барысында да тѳрле электр җиһазлары кулланыла. Күп эшләгәч, техника ватыла. Физиканы яхшы итеп, аңлап укыган алтын куллы егетләр (укучыларыбыз) бу техниканы үз куллары белән тѳзәтә. Егетләрнең һәрберсенең техникага кулы ята. Кемдер техниканың механик ѳлешен яхшырак тѳзәтсә, кемдер электр җиһазлары буенча маһир.

Җиңел машиналарны ремонтлау буенча специальләшкән егетләребез дз байтак. Алар элегрәк классиканы гына ремонтласа, ә хәзер иномаркаларны да ремонтлыйлар, ягъни үзбелемне күтәрү белән дә шѳгыльләнәләр, ә моның ѳчен инглиз телен дә белергә кирәк. Мәктәптә укыгында физика, математикадан алган белемнәре тирән булмаса, үзлегеннән генә белемне арттырып булыр идеме икән?

Хәзер безнең яшьләр – эшмәкәрләр үз оешмаларын булдыра…

Бу яшь егетләрнең уңышларын күреп, укучылар да физика фәненең тормышта кирәклеген аңлый башлады. Шуңадыр, күрәсең, күбесе физикадан яки биологиядән чыгарылыш имтиханнарын сайлый.

Укытучы укучыларга «балык»ны тотып бирәсе урынга, аларга «кармак» бирсә, ул яхшы укытучы була. Чөнки беренче очракта укучылар кулланучылар булып үссә, икенче очракта алар җитештерүче шәхесләр булып формалаша.

Минем Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлап чыгып китүемә инде 43 ел узган булса да, үземне укыткан укытучыларымны бик еш искә алам, алар шикелле сыйфатлы итеп укытырга, оста итеп аңлатырга, алар ирешкән уңышларга ирешергә тырышам. Гәрчә, кайберләре бу фани дөньядан киткән булса да, мин күңелемнән алар белән аралашам. Теге яки бу очракта үземә: «Сез ни эшләр идегез икән?» – дип сорау куям. Аларның шуңа охшаган очракларда ничек итеп проблеманы чишкәннәрен искә төшерәм. Бу ысул (методика) – физика дәресләрен укытканда  миңа бик нык булыша.

Физика дәресләрен укытканда, укучыларны үз фикерләрен әйттерергә тырышам. «Кемдер минемчә түгел, ә башкача фикерли икән, ул моның белән мине рәнҗетми, мине тулылындыра гына» дип әйткән Антуан Сент  Экзюпери. Чөнки, фәкать уйланган, сорау биргән укучы гына иҗади шәхес булып формалаша ала. Һәр дәрестә мин үз фәнемә кызыксыну уятырга тырышам. Яңа теманы аңлатканда һәр дәрестә тәҗрибәләр күрсәтәм (үзгәтеп, берничә мәртәбә!), укучыларны да катнаштырам. Чѳнки тәҗрибә ул – минем ѳчен дәреснең тѳп элементы. Дәреснең тѳп элементларын да шул тәҗрибәләр аша аңлатам. Аннары билгеләмәләрне яздырам, формулаларны исбатлыйм. Дәрес ахырына якынлашканда  бу формулалардан теге яки бу физик зурлыкларны таптырам. Бу элемент мәсьәләләр эшләр ѳчен әзерлек булып тора.

Гади һәм уртача авырлыктагы мәсьәләләрне чишәргә ѳйрәтү болайрак башкарыла.

1 нче этап. Укучылар теге яки бу мәсьәләдәге физик күренешне танырга һәм язып куярга тиеш.

2 нче этап. Физик күренешне яхшырак күз алдына китерер ѳчен схема яки рәсем ясыйлар, бирелеш язалар.

3 нче этап. Аннары бу күренешне тасвирлаган формулаларны язалар.

4 нче этап. Формулаларны берләштереп, кирәкле физик зурлыкны хәрефләр аша табалар.

5 нче этап. Саннар куеп, исәплилǝр.

Күпчелек укучыларга 2 нче этапны башкару проблема булып тора (күз алдына китерү начар). Аны узып киткәннәр 4 нче этапта кыенлыкка очрый. Чѳнки аларның рәвешүзгәртүләр башкаруда тәҗрибәләре юк  (математикада укучылар х һәм у белән генә эш итеп ѳйрәнгән, ә физикада билгесез хәрефләр дәрес саен арта тора). Ə атнага 2 сǝгать физика укып кына моны эшлǝү мѳмкин түгел.

Минем девиз: «Ел саен яхшырак эшләргә». Чыннан да, әгәр син тау башына менеп җиткәнсең икән, югарыга үрмәләвеңне дәвам ит. Моңарчы мин Гай Юлий Цезарь девизын кулландым. Девиз ике пункттан тора:

1) «Стань равным среди первых;

2) Стань первым среди равных».

Үзебезчә әйтсәк, алдынгылырны куып җит; алдынгылырны узып кит. Бу ике пунктны чиратлаштырып куллансаң, әллә нинди уңышларга ирешергә була, әлбәттә. Ләкин моның өчен сәләтле балалар да кирәк.  Әгәр башлангыч сыйныфлардан ук балалар логик фикер йөртергә өйрәнсә, күзаллаулары да яхшы булса, сәләтле укучылар күбрәк булыр иде. Логик фикерне һәм күз аллауны, шулай ук берничǝ адымга алдан күрү осталыгын шахмат уены бик яхшы үстерә.

Сәләт. Сәләт тумыштан бирелсә генә кеше үзен бәхетле тоя, хезмәтеннән тәм таба. Укыту сәләте белән дә шулай. Сәләтсез укытучы, күпме генә тырышмасын, укучыларга тиешле сыйфатлы белем бирә алмый.

«Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – заман укытучысы,» — дип әйткән Л.Н.Толстой. Бу сүзләр әле дә актуаль.

Ул гына җитми. Укучыларны хөрмәт итү, аларга да, үзеңә дә таләпчән булу – заман таләбе.

Мәктәп программасына кертелгән һәрбер укыту предметының тормышта кирәге чыга. Хәзерге инновацион технологияләр киң таралган чорда медицина, авыл хуҗалыгы, төзелеш, көнкүреш  хезмәте күрсәтү тармагында хезмәт иткәндә, заманча корылган җиhаз, техника белән идарә итәргә, агротехниканы белеп һәм аны заманча кулланып эшләргә авылларга да белемле һәм сәләтле яшьләр кирәк.

Добавить комментарий