Бүгенге көндә укытучының абруе нигә какшады?

Хәлимә Сәдит кызы МӨХЕТДИНОВА,

Әлмәт районы Урман-Кәләй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 13 ел

Мин  бәхетле  бу дөньяга килеп,

Яшәвем белән.

Мөгаллим  булып, хезмәт итеп,

Эшләвем белән.

Бәхетлемен шул  балалар,

Усеп җитеп, кеше булсалар,

Еллар утеп тә, онытмыйча

Матур итеп, искә алсалар.

Үземнең укучы булган вакытымны искә алам да,уйга калам. Укытучы мәктәптән кайтканда яки барганда артымнан барса, аяк атлауларым ялгыша иде. Укытучының соравына җавап биргәндә, туры күзенә карарга уңайсызланып, идәнгә карап сөйли идем. Аңа туры карар өчен, андый биеклеккә җитү өчен мин  үземне түбән баскычта күк тоя идем. Аңа булган хөрмәт, ихтирам хисе гамәлләрдә чагылды. Ә хәзер укытучы белән укучының мөнәсәбәтен карасак, киресенчә. Бүгенге көндә укытучының абруе гаять какшады. Кем гаепле? Укытучы үземе, җәмгыятьме, укучылармы? Гаеплене эзләү – төпсез чиләк белән су ташырга маташу кебек. Шуңа күрә, минемчә, укытучы абруен кутәрү өстендә эшләү урынлы булыр.

Беренчедән, укытучы булып булмый, укытучы булып туу кирәк. Шул очракта гына мөгаллим  үз эшенең остасы була. Икенчедән, балаларны ярату мөһим. Син аларны үз итсәң, тигез яратсаң, алар моны тоя, сизә һәм шуның белән җавап кайтара. Бала чиста, саф су кебек. Ул суны нинди халәттә тоту, саклау укытучыдан, әти-әнидән тора. Уйлап карагыз, әгәр чиста суга туфрак салсак, ул пычрана, карала. Баланы гел шелтәләп тору, кимчелекләрен искәртеп, иптәшләре алдында ачулану, аңламаган нәрсәсен тәфсилләп аңлатмау, аның адресына кул селтәү баланың күңелен каралта, үзен кирәксез итеп тоярга этәрә, дөньяга, тирәлеккә, кешеләргә карашын тискәре юнәлешкә  үзгәртә. Ул бу тормыштан яхшылык көтми, кешелек җәмгыятендә үзен кирәкле кеше итеп хис итми. Ә бу – хәлнең киресен укытучы укучыга исбатларга тиеш, чөнки бала көненең күп өлешен мәктәптә уздыра. Баланы шәхес буларак кабул итәргә һәм тәрбия кылырга кирәк.

Кабат чиста суга шикәр салсак, су тәмләнә, баллана. Димәк, балага йомшак тел, күркәм сабырлык белән аңлату, дөрес кылмаган гамәлен дөресләү укытучыга  йөкләнә. Күргәнегезчә, шушы ике мисал белән генә дә уйланырлык җирлек туа.

Җәмгыятьтә укытучы абруен үзе күтәрә яки төшерергә сәләтле. Эшләү тәҗрибәмнән чыгып, мин шулай уйлыйм. Абруйлы остаз булыйм дисәң, иң әүвәл гыйлемле булу шарт. Остаз үз фәнен кирәгеннән дә артык белергә тиеш. Мөгаллим, уку йортында алган гыйлем белән чикләнмичә, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә бурычлы. Укырга, эзләнергә, конференция, семинарларда катнашу, укучыларны олимпиадаларга әзерләү, әйдәү мөһим. Яңа метод-алымнардан курыкмаска, дәресләрдә аларны иркен кулланырга, экспериментлаштырырга кирәк. ФДББС алымы белән укыту, гомумән, укучыларга дәресләрдә уку өчен яңа мөмкинлекләр ача. Дәреснең 80% вакыты укучы карамагында эшлекле сферада үтә, ә калган 20 % ы укытучыга кала. Ул проблемалы сораулар белән дәрес темасын ачарга, өйрәнергә җирлек тудыра. Моннан шуны күрәбез: укучы эзләнә, уйлый, фикерли, дәлили. «Кайчан дәрес бетәр, звонок булыр икән?!» – дигән уйга урын юк. Дәресне кызыклы, макыктыргыч итеп алып бару укытучы абруен ничек күтәрмәсен – күтәрә, әлбәттә! Укучылар, дәресне көтеп ала торган була. Хәтта ул көнне дәрес булмаганын белсәләр дә, укытучыдан бүген расписаниедә үзгәреш юкмы, дәрес булмасмы дип сорыйлар.

Без төрлебез төрле, әмма бер җәмгыятьтә яшибез, шуңа яраклашабыз, үз урыныбызны табарга омтылабыз. Кемгәдер ярарга, кемнәндер сакланырга, ераграк булырга, ә кем беләндер вакытны күбрәк үткәрергә яки, гомумән, ялгызлыкта калырга телибез. Ә укытучы кеше сакланмый да, ерагаймый да, киресенчә, ул бала күңелен яулар, аны аңлар, аның күңел халәтенә төшенер өчен укучының кәефен бер күз сирпеп алу белән сизә белергә һәм ярдәм итәргә тиеш. Әти-әнигә сөйләмәслек вакыйгаларны бала башка якын кешегә, үз иткән кешесенә сөйләп бушана.Ул кеше – укытучы булмас дип дип кем кистереп әйтә!? Мин әйтә алмыйм,чөнки минем эш тәҗрибәмдә мондый хәл булды. Шулай итеп, үсмер чактагы проблемаларны әти-әни түгел, остаз күрә, сизә, хәл итә. Баланың күңел халәтен аңлау, ярамаган эш эшләсә, каты бәрелмичә тәрбияләү, такта алдында белми торса, кимсетеп орышмау кирәк. Укучы белми, димәк, укытучы җиткерә алмаган, төшендермәгән. Баланы орышуда, гаепләүдә мәгьнә юк. Алып кал да яхшылап аңлат. Дәрестән соң каласың да, бер 10 минутка гына тоткарланырсың әле дип, кәефен төшермичә генә кисәт. Күпләр бу ситуациядә киресен эшли һәм нәтиҗәдә укытучы абруе какшаганын сизми дә кала. Димәк, укытучы – педагог кына түгел, психолог та булырга тиеш. Бу – сыналган гамәл, шәхсән, үз тәҗрибәмдә андыйлар юк түгел – бар. Минем бер укучым бар иде, мин аны гел дәрестән соң калдырдым. Шулай бер көнне ул миңа: «Почему мне в этой жизни не везет?» – ди. Күрәм: аның да иптәшләре белән яки алардан алдарак кайтып китәсе килә, әлбәттә. Мин аңа карап алдым да кызганып  куйдым, әмма сиздермичә генә, җайлап кына аңлаттым. Аңлады үзе тагы, башка алай димәде. Уку елы ахырында ул миңа җылы якка сәяхәткә китәсен әйтте.Мин дә аның кебек җылы якка барырга теләгәнемне, әмма мөмкинлегем югын, ә аңа бәхет елмайганын искәрттем. Ул мине: «Андагы табигатьне фотога төшереп, ватсап аркылы җибәрермен», – дип юатты. Менә шулай итеп, кемгә нәрсә насыйп инде.

Алда язылганнарга йомгак ясап, актык нәтиҗәне чыгарасым килә. Димәк, укытучының абруен  күтәрер өчен мөгаллимнең үзеннән күп нәрсә тора. Ул – әллә ничә язмыш белән идәрә итүче шәхес. Ул – вакыты белән мөгаллим дә, әни дә, әти дә, дус-киңәшче дә, һәрвакыт таяныч, ярдәменнән мәхрүм итми торган кеше дә. Ул барлык укучылары өчен җан ата. Аның барлык укучылары да сәләтле, талантлы. Бәлки ул теләгәнчә, Виктор математикадан мәсьәләне чишә белми, ә аның каравы, ул китаплар күп укый, шигырьләрне сәнгатьле матур итеп сөйли. Ә бер укучысы укырга һич яратмый, ә математиканы су кебек эчә, иң катлаулы мисалларны да аңлатканчы ук эшләп куя. Бәлки киләчәктә аларга яратмаган фәннәре кирәк тә булмас, шуңа күрә билгенең иң начарын кую кирәкмәс, ә төзәтергә, кабат эшләргә, ятларга мөмкинлек бирергә кирәк. Мөмкинлектән файдаланып, ул аны һичьюгы төзәтергә маташачак. Шушының белән нәрсәдер төшенеп тә калачак. Укытучының абруен да начар билге төшермәячәк. Алда язганнарны бизмәнгә салыйк, уйланыйк, бездән алда яшәгән мөгалимнәребезнең эш тәҗрибәләренә таянып, аларның, ягьни В.АСухомлинский, К.Д.Ушинский, Я.А.Коменскийлар калдырган хезмәтләрне укып, үз тәҗрибәбездә ешрак куллансак, һичшиксез, укытучы абруе җәмгыятьтә тиешле дәрәҗәдә булыр дигән өметтә калам.

Добавить комментарий