Булдыклы кешеләр авылдан чыга

Резедә Рамазан кызы ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 22 ел

Кеше еш кына: «Мин дөрес белгечлек сайладыммы икән? Бу сайлау очраклы булдымы, әллә моның  сәбәпләре бар идеме?» – дип уйлана. 22 ел  балаларга белем биргән мөгаллим булсам да, мин бу турыда еш уйланам һәм болай дип әйтә алам: «Укытучылык хезмәтен мин очраклы рәвештә сайламадым. Беренче укытучым бу һөнәргә карата мәхәббәт орлыкларын салды». Ул, әниләрдәй күңел җылысын биреп, безне укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Эчкерсез бала йөрәгенә ачкычны табарга, һәрберебезне дәрес белән кызыксындырырга каян көч тапты икән ул? Менә шул чагында укытучы апа минем кечкенә йөрәгемә сүнмәслек зур дәртләр салды. Минем дә аның кебек буласым килде.

Мәктәп тормышы нәрсә соң ул? Ул – шатлыклары һәм үзенә күрә кайгылары, югарыга менүләр һәм тәгәрәүләр, укытучының җылы сүзләре һәм балалар елмаюының яктылыгы, йокысыз төннәр һәм балалар ачышлары белән үрелеп бара торган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар. Безнең эшнең асылына төшенмәгән кешегә ул дәфтәр тикшерүләр, дәрес укытулар, журнал тутырулар, көндәлеккә билге куюлар кебек кенә тоела. Ә чынлыкта исә безнең эшебез бик күңелле һәм мавыктыргыч, чөнки безнең янәшәбездә иң чиста һәм саф күңелле  кешеләр – балалар.

Мин – беренче укытучы. Мин – бала һәм аның гаиләсе тормышына керүче беренче укытучы.

Беренче укытучы булу – бик җаваплы эш. Чөнки без күп очракта баланың язмышын модельләштерәбез. Күзләрендә очкын күрәбез икән, аңа ярдәм кулы сузабыз, яхшы эшләргә этәрәбез. Һәм ул киләчәктә үзенең юлын табачак. Әгәр күрмичә яныннан үтеп китәбез икән, ул сикәлтәле тормыш агымы буенча яшәргә мөмкин.

Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белем үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Районыбызның, авылыбызның табигате, кешеләре, традицияләре, җитәкчеләребезнең һәр балага үзенең сәләтен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыруы әхлаклы, физик һәм рухи яктан сәламәт үсеп килүче буынны тәрбияләү алымнары арасында иң алыштыргысызы булып тора. Без, укытучылар, тәрбиячеләр, яшь гражданнарны тормышның рухи һәм мәдәни кыйммәтләре белән таныштырабыз.

Авылдамы ул, шәһәрдәме – һәр укытучы дәүләт белем стандартына туры килә торган гыйлем бирергә тиеш. Яңа заман укытучысына таләпләр зур. Укытучы барысына да җаваплы карап халыкның, ата-аналарның, шулай ук гаиләсенең дә ышанычын акларга тиеш. Бу – заман таләбе.

Халыкта: «Булдыклы кешеләр авылдан чыга», – дигән гыйбарә яшәп килә. Салада туып, гап-гади авыл мәктәбендә укып, тормышта зур уңышлара ирешкән затларыбыз шактый. Әлбәттә, һәркайда да мәгариф җирлеге бердәм, аны шәһәрнекенә яки авылныкына аеру булырга тиеш түгел кебек. Заман барлык мәктәпләрдән дә заманча фикерләүче,әйдәп баручы ыгы-зыгылы дөньяда югалып калмаслык затлар тәрбияләп чыгаруны бурыч итеп куя.Димәк,уку-укыту процессын оештыруда аермалыклар булмаска да мөмкин.Шул ук вакытта авыл мәктәбенең үзенчәлекләре барлыгын да танырга кирәк.

Республика күләмендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан күренекле шәхесләрне барлаганда,  Буа өязенең Уби волостенә караган Алешкин Саплык авылында туган Петр Васильевич Дементьев кебек кешеләр турында бөтен ил белергә тиешлегенә инандым. Бу шәхес – минем якташым. «Якташың өчен тавыш бир!» дигән исем астында республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү барды. Буалылар 45 легендар шәхес арасыннан СССРның авиация төзелешенә зур өлеш керткән генерал Петр Васильевич Дементьев өчен тавыш бирде. Аның әтисе Василий Дементьев Алешкин Саплык авылында беренче грамота мәктәбен ачучы шәхес булган.Ике класслы чиркәү-приход мәктәбен тәмамлаган 18 яшьлек егет башта бер авыл йортында дәресләр бирә.Соңрак мәктәп бинасы төзелә һәм ул шунда бер бүлмәдә квартирада яши башлый.Өйләнә, 1907 елда беренче уллары

Петр Дементьев туа. Ике энесе, ике сеңелесе дә әлеге авылда дөньяга килә. Уби мәктәбе фасадында «1914 – 1918 елларда биредә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССР авиация сәнәгате министры генерал-полковник Петр Дементьев укыган» дигән элмә такта да урнаштырылган. Ә инде уку йортына 2017 елда геройга 110 ел тулу уңаеннан аның исеме бирелә. Петр Васильевич  иницативасы белән һәм аның катнашында беренче реактив хәрби-транспорт самолеты эшләп чыгарыла, соңрак ерак магистральләргә очучы модельләр җитештерә башлый. Әтисе беренче укытучы булып танылган , гади авыл мәктәбендә белем алган бала зур үрләр яулый.Легендар якташыбыз!

Хәзерге вакытта авылда эш урыннары булмау сәбәпле, гаилә башлыклары, өен, балаларын калдырып, читтән эш эзләргә мәҗбүр. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе, авылны яратса да, шәһәрдә төпләнеп калу ягында. Шәһәрдә балага белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар да җитәрлек, дип уйлый алар,рухи ризык алырга мөмкинлекләр күбрәк. Авыл мәктәбенең дә берни белән дә бәяләп булмый торган өстенлекләре бар.

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.

Категория:

Добавить комментарий