Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре

 Тәнзилә ХАФИЗОВА

Тема: Габдулла Тукайның “ Исемдә калганнар” әсәре (йомгаклау дәресе)

Максат: укучыларның шагыйрь тормышы турындагы белемнәрен, укыган, ятлаган әсәрләрен искә төшерү; Г.Тукай турында белгәннәрен ныгыту, системага салу.

Бурычлар:

  1. Г.Тукайның тормыш юлын hәм иҗатын искә төшерү.
  2. Укучыларнын фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү кунекмәләрен үстерү.
  3. Укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну, сөю уяту, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси нәтиҗәләр:

— гаиләнең кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятен аңлау;

— мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалашу;

— туган якка мәхәббәт  хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

— милли үзаң формалаштыру;

— укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

— кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

— әдәби әсәрне дөрес анализлау;

— дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

— сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру;

— үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

— әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.

 Коммуникатив гамәлләр:

— иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

— нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

— үз фикереңне телдән башкаларга җиткерә белү;

— килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

— төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү.

 Регулятив гамәлләр:

— дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

— үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

— үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Предмет нәтиҗәләр:

— әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү;

— шагыйрь тормыш юлының мөһим фактларын истә калдыру;

— әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемгә ия булу;

— әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Дәреснең технологиясе:  аралашуга өйрәтү технологиясе.

Жиhазлар hәм материаллар: дәреслек, дәрес презентациясе, компьютер, проектор, экран, сораулы карточкалар, менталь карталар, ак һәм кара түбәтәйләр, рефлексия өчен: мич, лупа, чемодан рәсемнәре, һәр балага үзбәя карточкалары.

Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы.

а) исәшләшү

б) психологик уңай халәт булдыру:

— Әлеге рәсемгә карагыз әле. Аларны нәрсә берләштерә?

(алар — укучылар, шатлык, елмаю, мәктәп, дәрес, күтәренке кәеф һ.б.)

Менә сез бугенге дәрес алдыннан күңелегездә нинди халәт кичерәсез? Шул  халәтегезне фигыльләр белән әйтеп бирсәгез иде. Мәсәлән, миндә — шатлану. Сездә нәрсә?

  • Рәхмәт, укучылар, шушы матур кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
  • Дәресемне бер гыйбрәтле вакыйгадан башлыйсым килә.

Бервакыт бер ишәк коега егылып төшә һәм бөтен көченә ярдәм чакыра башлый. Аның тавышын ишетеп, хуҗасы килеп чыга, ләкин ишәкне коедан тартып чыгару мөмкин түгел икәнен аңлый. “Ярар инде, ишәгем карт иде. Барыбыер яңаны сатып алмакчы идем. Коем да искергән иде. Аны да бетерергә кирәк. Шуңа ике куянның койрыгын берьюлы тотыйм әле ”, — дигән уй башына килә хуҗаның.

Ул күршеләрен чакыра, бергәләп коега туфрак ыргыта башлыйлар. Ишәк эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала, бөтен көченә ыңгыраша башлый, ләкин кешеләр аңа игътибар итмиләр.

Берзаман ишәкнең тавышы бетә. Хуҗа кеше коега караса, шуны күрә…

  • Укучылар, нәрсә күрә дип уйлыйсыз?

Ишәк өстенә төшкән туфракны кагып бара һәм җирне таптый. Шулай итеп, ул өскә кадәр менеп җитә. Бу вакыйгадан нинди гыйбрәт алырга була соң?

  • Әйе, тормышта авырлыклар бик күп. Алардан чыгу юлын эзләргә кирәк. Авырлыкларга бирешмичә, югарыга таба күтәрелергә кирәк. Шулай итсәң генә тирән коедан да чыгып була.

Укучылар, мин бу вакыйганы тиккә генә сөйләмәдем. Төрле авырлыклар, ятимлек ачыларына да бирешмичә, зур дәрәҗәгә ирешкән кешеләр бар. Шундыйлардан кемнәрне атар идегез? Бүгенге дәрес тә шундый бөек шәхес турында. Кем дип уйлыйсыз аны?

  • Дөрес, ул — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай. Тукай иҗаты белән сез балалар бакчасыннан ук таныш. Укучылар, сезнең белән турыдан – туры эфирда 6в сыйныф укучылары аралашырга тели. Аларга сүз бирик әле (турыдан – туры эфир бара, әлеге сыйныфка 6в сыйныф укучылары Г. Тукай шигырьләренең бер өлешен әйтәләр, ә бу сыйныфтагылар калган өлешен дәвам итәргә тиеш булалар):

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,

(Шул тарак белән утыра ул тузгыган сачен тарап.)  (“Су анасы”)

Шунда аңар бик матурлап, елмаеп көлде кояш,

Шунда аңар кып-кызыл (зур алма бирде алмагач.)    (“Эш беткәч уйнарга ярый”)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
(Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.) (“Туган тел”)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
(Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;) (“ Туган авыл”)

  1. Дәреснең темасын билгеләү, максатлар кую.

 

  • Афәрин, укучылар! Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән һәм  шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр язып калдырган. Шулай ук Тукай үзенең тормышы турында автобиографик повесть та язып калдыра. Ничек атала ул повесть? (“Исемдә калганнар?”) Ничек уйлыйсыз, ни өчен ул аңа шундый исем биргән?
  • Дөрес, анда ул үзенең кечкенә вакыттан ук исендә калганнарын язган.
  • Әйдәгез әле, дәресебезнең темасын билгелик. Нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

(Г. Тукай “Исемдә калганнар”)

Әсәр белән сез инде таныш. Бүген дәрестә нәрсәләр эшлибез соң? Бергәләп  дәресне уздыру өчен максатлар билгелик әле:

  1. Шагыйрь тормышы турындагы белемнәрне искә төшерү;
  2. Г.Тукай турында белгәннәрне ныгыту, системага салу.
  • Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

— Әсәрне игътибар белән укып чыктыгыз микән? Сезнең алда карточкалар ята, хәзер парларда эшләп алырбыз. Карточкаларны  алып, чиратлап җавап бирәсез. Сезгә  3 төрле җавап бирү мөмкинлеге бирелгән:  “дөрес”, “дөрес түгел”, “ әсәрдә аның турында әйтелмәгән”.

  1. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туган (дөрес)
  2. Әтисе Мөхәммәтзакир исемле булган (дөрес түгел, Мөхәммәтгариф)
  3. Ире үлгәч, Бибимәмдүдә (Габдулланың әнисе) Сасна авылындагы 70 яшьлек муллага кияүгә чыга. Әлеге мулла кызу канлы, бик көнчел була (аның турында әйтелмәгән)
  4. Тукайның Зиннәтулла бабасы Кырлай авылында яшәгән (дөрес түгел, Өчиледә)
  5. Зиннәтулла бабасы хәлле тормышлы була, Габдулла анда рәхәт тормыш кичерә (дөрес түгел)

6.Габдулланың әтисе мәчеттә дога укыган вакытта үлеп китә (аның турында әйтелмәгән)

  1. Габдулланы Казандагы эшчеләр Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага алалар (дөрес)
  2. Казан шәһәрендә беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга бара (дөрес түгел, Кырлайда)

(Җавапларны бергәләп тикшереп чыгу)

  • Балалар, әлеге әсәр жанры буенча нинди әсәр? Нәрсә соң ул автобиографик повесть?

(Г. Тукай “Исемдә калганнар”ның 2 нче кисәген дә язарга хыяллана, ләкин гомере озын булмый, ул аны язарга өлгерә алмый).

  • Әсәр белән сез таныш. Шагыйрьнең язмышы җиңел буламаган. Ул кулдан – кулга йөргән. Тактада Габдулланың яшәгән авыллары, шәһәрләре язылган карточкалар беркетелгән. Әйдәгез, шуларны дөрес тәртиптә тезеп, карта булдырыйк. Һәр авыл, шәһәр белән истәлекле вакыйгаларны искә төшерик. Искә төшереп, сез аларны алдыгыздагы менталь картасына язып барырсыз. Ак түбәтәйләр шул урын белән бәйле кызыклы, күңелле вакыйгаларны, ә кара түбәтәйләр караңгы, ямьсез истәлекләрен барларлар.
  • Беренче кайсын сайлыйсыз?
  1. Кушлавыч

Ак түбәтәйләр: Ул 1886 нчы елның 26 апрелендә мулла гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылы бик матур була.

Кара түбәтәйләр:  4 ай ярымда аның әтисе үлеп китә.

(“Туган авыл” җырының бер куплетын бергәләп җырлау)

  1. Сасна

Ак түбәтәйләр:  Әнисе Сасна авылындагы муллага кияүгә чыга. Бер елдан соң ул улын үзе янына алдыра. Габдулла әнисе белән сый – хөрмәттә яши. Әтисенең икмәк өстенә кәрәзле бал ягып биргәне исендә кала.

Кара түбәтәйләр:  Әнисе  Саснага кияүгә чыгу белән, Габдулланы  үзе янына алмый. Шәрифә исемле явыз карчыкка калдыра. Саснада яшәгәндә 4 яшендә аның әнисе дә үлеп китә. Габдулла бөтенләй ятим кала.

Укытучы сүзе: бу урында минем дә бераз сезгә әсәрдә язылмаган вакыйгаларны сөйлисем килә. Габулланың әнисе Бибимәмдүдә бик матур кыз булган. Мулла кызы булганга, егетләр кияүгә сорарга батырчылык итмәгәннәр. Аның сөйгән егете булган, ләкин ул икенче кызга өйләнгән. Мәмдүдә аны авыр кичергән. Бераз вакыттан соң күрше авылдан бер мулла аны сорап, яучы җибәрә. Бу мулланың хатыны үлгән, ике баласы калган була. Мәмдүдә бик риза булып, Мөхәммәтгарифка кияүгә чыга. Матур тормыш итәләр. Апрель аенда уллары  Габдулла туа. Ә август аенда Мөхәммәтгариф вафат була. Ялгыз хатынга тормыш итү авыр булганлыктан, Мәмдүдә Сасна авылындагы 70 яшьлек муллага кияүгә чыга. Бу мулла бик кырыс, көнчел була. Күпмедер вакыттан соң, Мәмдүдәнең бик каты эче авырта башлый. Өшкертеп карыйлар, файдасы булмый. Тукайга 4 яшь булганда, ул да үлеп китә.

  1. Өчиле

Кара түбәтәйләр: Зиннәтулла бабасының яшь хатыны һәм ияртеп килгән 6 баласы була. Тормышлары бик хәерче. Хәтта бабасы күрше авылларда хәер сорашырып йөри. Габдулла чәчәк һәм башка авырулар белән авырый. Бөтенесе аның үлемен тели.

Ак түбәтәйләр: Аны монда Саҗидә исемле апасы ярата. Әнисенә күрсәтмичә генә, ул Габдулланы иркәли торган була.

Укытучы: Тукай бу урында әлеге сүзләрне язган: “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә идем”. Әлеге сүзләрне ничек аңлыйсыз?

  1. Казан

Ак түбәтәйләр: Монда Габдулланы  Газизә һәм Мөхәммәтвәли дигән эшчеләр асрамага алалар. Аларның балалары булмый. Шуңа күрә малайны үз балалары кебек яраталар.

Кара түбәтәйләр: Газизә һәм Мөхәммәтвәли тиф авыруы белән чирлиләр. Бала тагын ятим калмасын дип, кире Өчилегә бабасы янына озаталар.

(Видеодан кечкенә Габдулланы Казанга алып китү күренешен карау)

  1. Өчиле

Укытучы: әлеге авылда Габдуллага ничә тапкыр булырга туры килә? Әлеге авыл нәни Габдулланы иң авыр чакларда үз канаты астына ала. Шуны дәлилләгез әле.

  1. Кырлай

Ак түбәтәйләр: Аны асрамага Сәгъди дигән абый ала. Анда рәхәт тормыш итә. Туйганчы ашаталар. Абыстайга  укырга йөри. Сабантуйларда катнаша. Сабантуй алдыннан, өйләргә кереп, тәм — том җыеп йөриләр. Габдулланың капчыгы малайларныкына караганда беренче тула.

 Кара түбәтәйләр: Сәгъди абыйның ике кызы була: Саҗидә һәм Сабирә. Саҗидәсе аксак була. Бер көнне Сабирә дигәне үлеп китә. Чахотка белән авырып, Саҗидәсе дә дөньядан китә. Кызлары үлгәч, әнисенең Габдуллага карата мөнәсәбәте начар якка үзгәрә.

Укытучы:  Кызлары үлгәч, әнисенең мөнәсәбәте үзгәрәме? Кайдан аңлап була? “Үксез бала асрасаң, авызың –борының кан итәр, үксез бозау асрасаң, авыз- борының май итәр” дигән сүзләр әйтә Габдуллага карата.  Ничек аңлыйсыз?

Укытучы: Шушы авыллар шәһәрләр арасында иң озак яшәгәне һәм күңеленә якын булганы – Кырлай авылы. Ул бу авылга багышлап шигырьләр, әкиятләр иҗат итә. (“Туган җиремә”, “Шүрәле”)

(Шүрәле белән зарядка ясау)

  1. Җаек

Ак түбәтәйләр: Нәни Габдулланы  Җаек шәһәрендә яшәүче әтисе белән бертуган апасы Газизә алып китә. Алар Җаекка китешли Казанга кагылалар. Казандагы әти — әнисен күрә. Алар исән калган булалар.

Укытучы: Укучылар, менталь картасын сез тутырып бетердегез. Һәр төркем үзенең картасын тактага элеп куйсын әле. Әлеге картага карап сез ни әйтер идегез? (Габдулла Тукайның тормыш юлы авыр булганын барыбыз да беләбез. Ләкин аның тормышы гел караңгылыктан гына да тормаган. Матур, истәлекле вакыйгалар да күп булган. Авырлыкларны җиңеп, ул югары үрләргә күтәрелгән. Безгә матур әсәрләр иҗат итеп калдырган.)

  1. Рефлексия.
  • Рәхмәт, укучылар. Дәресебезне йомгаклап, минем беләсем килә. Сезгә дәрес кызыклы булдымы, яңа белемнәр алдыгызмы? Бәлки, тагын да Тукай иҗатын өйрәнәсегез киләдер.
  • Каршыгызда 3 предмет бар: чемодан, лупа, мич. Сезнеңчә, алар нәрсәне аңлата?

Чемодан —  бүген дәрестә алган белемнәр миңа кирәкле булды, мин аларны үзем белән алам.

Лупа – әлеге белемнәр генә миңа җитмәде, тагын да күбрәк өйрәнәсем килә.

Мич – бу белемнәр миңа кирәкми, мин аларны мичтә яндырам.

(Һәр укучы үзбәясен кирәкле кесәгә сала)

  1. Өй эше:
  2. “Асрарга бала бирәм, кем ала?” (инша язарга).
  3. “Габдулланың Кырлай белән саубуллашуы” темасына рәсем ясарга (ирекле).

Укытучы:  балалар, минем кулымда нәрсә? Китап нинди төстә? Сезгә ак ягы күренә. Кире ягын әйләндерсәң, ул кара төстә. Тормышта ак төсләр дә, кара төсләр дә очрый. Авыр вакытларда югалып калмыйча, аны җиңеп чыгарга кирәк. Һәрвакыт югарыга омтылырга, югары үрләргә ирешергә тырышыгыз. Мин сезгә тормыш юлыгызның ак булуын телим. Тырышып укыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!!!

 

Добавить комментарий