Логотип Магариф уку
Цитата:

Герой укытучы

Алия Илсур кызы НУРГАЛИЕВА, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы. Педагогик стажы – 1 елАвыл мәктәбе... Бу үзенчәлекле дөнья, үзенчәлекле мөнәсәбәтләр. Бу –тату гаилә: укучылар, укыту...

Алия Илсур кызы НУРГАЛИЕВА,
Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы. Педагогик стажы – 1 ел
Авыл мәктәбе... Бу үзенчәлекле дөнья, үзенчәлекле мөнәсәбәтләр. Бу –тату гаилә: укучылар, укытучылар, әти-әниләр. Авылда, кагыйдә буларак, һәр кеше бер-берсен яхшы белә, бер-берсенә гел ярдәмгә килә, кайгыларны да бергә уртаклашалар. Авылда кешеләр бер-берсен яхшы белгәнлектән, укытучы укучыларның язмышын үз җаваплылыгы өстенә ала. Аның кулы һәм йөрәге аша берничә буын балалар үтә. Шуңа күрә укучыларга дөрес юл сайлау, авылларга хас булган табигатькә, кешеләргә карата игелеклелекне саклап калу аеруча мөһим.
Үземнең дә балачагым гади авыл мәктәбендә үтте. Укытучы булырга мин кечкенә сыйныфлардан ук хыялланган идем. Үземне башка профессиядә күз алдына да китерә алмыйм. Тормышымны педагогика белән бәйләргә уйлагач, ул вакытта мин үземә төшкән барлык җаваплылыкны аңлап та бетермәгәнмендер. Ә хәзер, бер ел дәверендә балаларга белем һәм тәрбия биргәч кенә, мин укытучы профессиясенең никадәр бөек икәнен аңладым.  Мин үземнең химия дәресләрендә балаларны белемне мөстәкыйль табарга өйрәтәм. Минем дәресләремдә алган белемнәр укучыларга тормышта кирәк булыр һәм ярдәм итәр, дип өметләнәм.
Минем өчен укытучы – ул иҗат кешесе, бай эчке дөньясы булган, гел яңалыкка, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга омтылучы шәхес. Шушы сүзләрне әйтүгә, Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртүче, Ленин ордены һәм “Урак һәм чүкеч” алтын медаленә ия булган Стелла Зәкиевна Габдрахманова күз алдыма килеп баса.Үзенең бар тормышын балалар укытуга, киләчәк өчен лаеклы алмаш тәрбияләүгә багышлаган әлеге шәхесне һәркем зур хөрмәт белән телгә ала.
Стелла апага укытучы булу теләген аның сыйныф җитәкчесе сеңдерә. Һәм, аның сүзен тыңлап, Стелла Зәкиевна 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. Биш елдан институтны уңышлы тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенә юллама белән эшкә кайта. Биредә ул бик күп еллар хезмәт куя.
Татар баласын рус теленә өйрәтү, аңа ныклы белем бирү укытучыга зур җаваплылык өсти. Һәр дәрескә ныклап әзерләнергә, авыр темаларны укучылар аңларлык итеп гадиләштереп бирергә, балаларның мөмкинлекләреннән чыгып сәләтләрен үстерергә кирәк. Табигый ки, ул балаларны беркайчан да орышмый, кимчелекәрен күрсәтми, киресенчә, дәресләрдә һәрчак аларны үстереп, үссендереп җибәрә, уңай сыйфатларын күрә, бәяли. Шуңа да балалар аны хөрмәт итәләр, әниләре кебек яраталар.
Стелла Зәки кызының тырышлыгын, нәтиҗәле хезмәте хөкүмәт тарафыннан бәяләнеп, 1971 елда аны “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр.
Ә 1978 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз укытучылар съездында яшь буынга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар эшләвен искә алып, Стелла Зәкиевнага Татарстан укытучыларыннан беренчеләреннән булып Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм “Урак һәм чүкеч” алтын медале тапшырыла.
“Сайлаган һөнәренә тугрылык, балаларны ярату, өзлексез иҗади эзләнү – боларның барысы да Стелла Габдрахманованың аерылмас сыйфатлары”, –дип искә ала аны хезмәттәшләре. Стелла апаның укучылары бүгенге көнгә чаклы герой укытучыга рәхмәтләрен җиткерәләр, аны бары тик яхшы яктан гына сурәтлиләр.
Балалар балалар инде.. Араларында төрлесе була. Кайберләре аның ышанычын акламый, тәртип бозу очраклары да була. Мондый вакытларда нечкә күңелле Стелла күз яшьләрен тыя алмый. Тик укытучы андый вакытларда үзен кулга ала белә. Укучылар белән уртак тел табарга тырыша, тәртипләрен уңай якка үзгәртергә ярдәм итә.
Минем фикеремчә, авыл укытучысының төп максаты – белем алуның абруен күтәрү. Укытучы сәләтле һәм иҗади балаларны рухландырырга, ярдәм итәргә тиеш. Югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр: “Авылда йомылып калырбыз, бернинди үсешкә ирешмәбез”, – диләр. Бу – хәзерге заман авылын белмәү нәтиҗәсе. Авылда биргән белем шәһәрдәге белемнән сыйфатсызрак, аннан күпкә аерыла һәм  калыша дигән фараз йөри. Бу фикер белән мин катгый килешмим. Безнең балалар да талантлы. Безнең мәктәп укучылары муниципаль, региональ конкурс һәм олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Авыл мәктәбендә укучыларның үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла, барлык укытучылар да уңыш мохитен булдырырга тырышалар. Әйе, авыр: мәктәп, укучылар белән эш, дәресләргә әзерлек, сыйныф җитәкчелеге, бакча, йорт эшләре.. Башка көч-хәлем юк кебек. Әмма иртән мәктәпкә килеп, балаларның ачык күңелле, кызыксынучан, якты, миннән бүген ниндидер яңалык, яңа белем көткән  карашларын күргәч, эшләргә яңа көч һәм теләк барлыкка килә. Һәм, булган авырлыкларга карамастан, мин беләм, минем билгеләнешем – авыл укытучысы. Мин – укучыларга тормышта үзләрен табарга булышучы,  үзләренең көчләренә ышандыручы, уңышларга ирешергә ярдәм итүче, булган кешелеклелекләрен югалтмаска өндәүче авыл укытучысы!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ