Хезмәтенә хөрмәт йөзеннән

Розалия Сәгыйрь кызы ӘМИРОВА,

Актаныш районы Такталачык      мәктәп-интернатының югары квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.  Педагогик стажы 35 ел.

Россия гомуммәгарифенең почетлы хезмәткәре  Нуриева Әлфия Гавис кызы  турында бу язмам.  Минзәлә  педагогия көллиятен тәмамлагач,  хезмәт юлын Такталачык  урта мәктәбендә башлый ул.   Энергиясе ташып торган яшь кызга  ике  сменалы мәктәптә эшләү өстенә,  фермага барып, газета чыгарырга да, унъйортлыкларда агитатор буларак чыгыш ясарга да, сәхнәләрдә җырлап-биеп йөрергә дә, балаларның өйләрендә булып, әти- әниләр белән әңгәмәләр оештырырга, җәйләрен колхоз амбарларында икмәк  җилгәрергә, басуларда  бәрәңге  чүпләргә дә,  яфрак печән әзерләү нормаларын   үтәргә дә  туры килә.  Ә мондый  чаралар  нәтиҗәсендә,  авыл укытучысы образы формалаша. Ниндие генә әле. Утта янмый, суда батмый торганы. Авыл җире мәшәкатьләре никадәр генә бөтереп алырга тырышса да, үзенең- укытучы, балалар, хәтта өлкәннәр тәрбиячесе икәнен бервакытта да исеннән чыгармый ул. Читтән торып Казан Дәүләт университетын тәмамлый,  ачык дәресләр бирә, өлкән укытучылар тәҗрибәсен өйрәнә, педагогик басмалар укый, белем күтәрү курсларында була, нинди генә шартларда да эшен җиренә җиткереп  башкара.  Андыйларны мәктәпнең йөзе,  диләр.  Ә мәктәпнең йөзе  көзгедә чагыла.  Ә көзге — аның шәкертләре. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдиннең мондый сүзләре бар:” Укытучы кулын сузса — шәкерте аның күләгәседер, яки укытучы бер китап язучы икән, шәкерте дә – аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертен күреп, укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас.”   Остазлары үрнәгендә, “укытучы” дигән изге һөнәр серләрен  үзләштереп, республикабызның төрле төбәкләрендә эшләүчеләр дистәдән артып китә.  Танылган шагыйрь, редактор, җәмәгать эшлеклесе,  төрле дәрәҗәле премияләр лауреаты Ленар Шәех  иҗатының чишмә башы итеп хаклы   рәвештә Әлфия апаны атый.  Каләм тибрәтүчеләр, төрле редакцияләрдә хезмәт куючылар тагын бар әле.   Туган  авылыбызда,   игенче, терлекче хезмәтен сайлап, матур итеп йортлар җиткереп  яшәп калган укучылар  үз балалары кебек якын Әлфия Гавис кызына.  Кайчандыр үзендә укыганнарның  ул-кызларын  да, аналарча сөеп, кайгыртып укытып чыгарды инде ул.   Хезмәт стажында  дистәләргә дистәләр кушыла барды, заманалар үзгәрә торды,  укытучыбыз исә,  мәгарифкә килеп кергән һәр яңалыкны җентекләп өйрәнергә, заман белән бергә атларга үзендә көч тә, вакыт та тапты,  яшьләрне үз артыннан ияртте.  Аны авылның аяклы энциклопедиясе диләр.  Чөнки  озак еллар     мәктәпнең туган якны өйрәнү музеен җитәкли, мәктәп, авыл  елъязмасын туплый, музейны яңа экспонатлар белән баетуга, булганнарын саклап тотуга зур игътибар итә.  ТАССР төзелүнең 100 еллыгы унаеннан, шәкертләре белән бергә, Такталачык урта мәктәбе ачылган еллардан алып (1953 нче ел) бугенге көнгә кадәр  монда  эшләгән   директорларның, татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының хезмәт юлын  өйрәнеп, барлап, бай материал туплый,  район  һәм мәктәпнең туган як музеена  тапшыра.  Актаныш телевидениесе белән берлектә, 2012 нче тарих елында музей материалларына нигезләнеп, видеоязма әзерләнә. 2015 нче елда “ТНВ- Планета”  телевизион  каналы редакциясе Татарстанның халык шагыйре авылдашыбыз Гамил Афзалга багышланган “Әдәби хәзинә” дигән телевизион тапшыру әзерли.

Укытучы буларак,  ул тирән белемле, грамоталы, төрле фән нигезләреннән хәбәрдар,  үз эшенең остасы.   Укытучыбыз республикада медаль эшләре тикшерү комиссиясендә, соңыннан  БРИэшләре тикшерүче буларак катнаша. Соңгы елларда ул Казан дәүләт университеты галимнәреннән фәнни-гамәли конференциягә әзерләнү серләренә өйрәнә, үзе дә укучылары да мондый конференцияләргә ныклы әзерлек белән килә.    Бераздан ул мондый конференцияләрдә  жюри  әгъзасы буларак катнаша, укучыларның эшләренә гадел бәя бирә.  Әлфия Гавис кызы актив хәбәрче дә әле. Тормышта аның һәр нәрсәгә үз фикере бар .  Соңгы елларда татар теленә булган мөнәсәбәт аны бик борчый.  Ана теленә өйрәтү, кызыксыну нигезләре гаиләдә салынса, телебезне саклап калу, аның   сафлыгын саклап калу, функциональ үсешен тәэмин итү, әлбәттә, ана теле укытучысының бурычы, дип саный.  Ул бу турыда  җирле радиодан, телевизордан, шулай ук матбугат битләрендә еш чыгыш ясый. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, якташларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерүдә үз өлешен кертә, Тукай, Гамил Афзал шигырьләрен яттан сөйли.    Югары категорияле укытучы  Нуриева Әлфия Гавис кызының лаеклы бүләкләре бихисап. Ул  — Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе.  2006 нчы елда Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылар конкурсы җиңүчесе, Россия президенты  В.В. Путин премиясе  иясе. 2011  нче елда  Татарстан Республикасының  “Иң яхшы укытучы” бәйгесе җиңүчесе.

Әлфия Гавис кызы педагогик эшчәнлеккә эстафетаны 40 еллык  стажы булган кайнанасыннан кабул итә,  әнисенең хезмәтеннән тәм дә, ямь дә, хөрмәт тә табып эшләвен күреп үскән олы  кызы, һич тә икеләнмичә,  шушы һөнәрне сайлый, әле алай гынамы,  32 ел механизатор булып, корыч айгыр иярләгән  ире Фоат Шәүкәт улы да, педагогик белем алып, дистә елдан артык гомерен балаларга технология фәне серләрен төшендерүгә багышлый, республикакүләм уңышларга ирешә.

Халкыбызда,   йөргән таш шомара,  дигән мәкаль бар.  Рәсәйнең зур шәһәрләрендә булырга, чит илләргә чыгарга  да мөмкинлек таба апабыз. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы, ди ул. Тәэсирләрен хезмәттәшләре, шәкертләре белән бүлешә.  Зур тормыш һәм хезмәт мәктәбе үткән остазыбыз: “ Бүгенге   укытучының үз фәнен яхшы белүе, педагогик, методик белемнәр белән кораллануы өстенә, киң  эрудициягә  ия булуы, яна педагогик технологияләрне, шул исәптән, гамәли информацион коммуникатив технологияләрне камил белүе, төрле яктан үрнәк шәхес, гадел һәм принципиаль, инициативалы, актив, таләпчән булуы, әйткән сүзендә нык торуы мөһим.  Шулай ук шәхси тормышы, мораль йөзе — авыл укытучысы  хезмәт портретының аерылгысыз өлеше ул,” — ди.      Әлфия Гавис кызының гомер көзләренә тәүге адымнар ясаган мәле. Аның көзләре  җимешле, күңеле кояшлы, авыл халкы арасында йөзе якты, сүзләре үтемле.

Категория:

Добавить комментарий