Математика фәне – барлык фәннәрнең дә нигезе

Рәисә Кәлимулла кызы РАФИКОВА,

Кама Тамагы бистәсендәге татар урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика һәм физика укытучысы.

Педагогик стажы – 34 ел.

«Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз».

                        Ризаэддин ФӘХРЕДДИН

Бүгенгедәй хәтеремдә, мин, җиде яшьлек кыз бала, сөенә-сөенә сумкама дәреслекләремне тутырам. Шатланмаслык та түгел шул, мин дә, укытучы булып эшләүче әнием белән бергәләп көн саен мәктәпкә йөри башлаячакмын.

Мине кызыксынып, яратып карап торган әниемә сораулар бирергә дә өлгерәм: «Әнием, нишләп китапның монысы матуррак, ә монысының рәсемнәре азрак? (Соңрак аңладым – «Әлифба белән «Математика» дәреслекләрен чагыштырган икәнмен.) Әнием шунда: «Кызым, алар бар да матур, киләчәктә аңларсың әле», – диде.

Күңелле мәктәп еллары бик тиз үтеп китте. Менә мин әнием белән укытучылар әзерли торган институт баскычыннан күтәреләм… Күңелдә бер генә икеләнү бар: нинди фәнне сайларга? Физиканымы, әллә математиканымы? Физика фәне җиңә… Тик шулай да математика фәне минем тормышымда барыбер үз урынын тапты. Әниемнең киңәшен тыңлап, мин өстәмә белем алдым. 37 ел балаларга математика, физика фәннәренең серләрен төшендергән әниемнең һөнәрен дәвам итәргә алынып мин ялгышмадым дип уйлыйм. Менә 34 ел инде, калган туганнарым кебек, туган җиремдә балаларны физика, математика фәннәреннән укытам. Аларга бу фәннәрнең матур һәм зур әһәмияткә ия булуын аңлатам. Белем йортына беренче тапкыр аяк атлаганда әнием әйткән сүзләр чынга ашты. Минем өчен математика, физика дәреслекләреннән дә матуррак дәреслек әле язылмаган. Төгәл фәннәргә керүче математика фәнен мин барлык фәннәрнең дә нигезе дип таныйм. Аны юкка гына: «Фәннәр патшасы», дип атамаганнар. Фин галимнәре бу фәнне мәктәптә укыганда начар үзләштергән кешеләргә тормышта үз урыннарын табу авыррак икәнлеген исбат итеп биргәннәр. Карап торышка коры тоелган математика фәне, музыка кебек үк, аерым гармониягә ия. Физика, химия, информатика, география, сызым кебек фәннәрнең нигезендә дә математика ята.

Чынлап та, табигать турындагы фәннәрне укытканда балаларны кызыксындыру җиңелрәк. Математик законнарның тормышта кулланылышын гади генә аңлату авыррак та булырга мөмкин. Мин шунлыктан дәресләремдә фәннәр арасындагы бәйләнешләрне, тормыш тәҗрибәмне  файдаланырга тырышам. Мисал өчен, «Тригонометрия» темасы – бик кирәкле, серле, кызыклы тема. Шул ук вакытта балаларның кайберләре аны авыр кабул итә. Тормышта кайда кулланырга мөмкин булуын, әһәмиятен төшендерү өчен Бөек Ватан сугышы ветераны, әтием Кәлимулла Гайнулла улының хатирәләре белән таныштырганнан соң, укучыларымның күзләре яна башлый. Сугыш башланганда әтием яңа гына 18 яшен тутырып килүче, җиде сыйныф белеме булган, чибәр, көчле егет була. Укуын дәвам итү теләге зур булса да, тормышка ашыру мөмкинлеге булмый. Башка яшьтәшләре, авылдашлары белән бергәләп илне сакларга китеп бара. 300 гә якын сугышчының математика фәненнән булган белемнәрен тикшереп имтихан алганнан соң 5 кенә кешене сайлап алалар. Кыска вакытлы хәрби өйрәнүләрдән соң, аларны чолганышта калган Ленинградка кертәләр. Япь-яшь морякларга шәһәрне, азык-төлек ташыла торган «Тормыш юлы»н саклау бурычы куела. Дошман самолётларын тиз генә бәреп төшерү өчен исәпләүләрне дөрес башкарырга, ялгышмаска кирәк була. Монда әтиемә математика фәнен, тригонометрияне яхшы белүе бик нык ярдәм итә. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнан соң, ул хыялына ирешә. Илне торгызу белән бер үк вакытта белем алуын дәвам иттерә. Математика укытучысы булган әнием белән гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерәләр. Алар балаларында да төгәл фәннәргә мәхәббәт тәрбияли алганнар. Олы кызлары Фәүзия Олы Карамалы урта мәктәбендә 35 ел – математика, уллары Рөстәм Олы Салтык урта мәктәбендә 35 ел физика укытучысы булып эшләде. Оныклары, оныкчыклары  арасында да бу һөнәрне үз итүчеләр бар.

Кеше дөньяга бәхетле булу өчен килә. Мәктәптә белем алырга өйрәнгән бала алдагы тормышында да югалып калмый, бәхетле була белә. Математика, физика дәресләрен алып баручы укытучылар икеләтә җаваплылык тоеп эш итәргә тиешләр. Көнкүреш техникасы, элемтә чаралары бик нык алга киткән, зур тизлектә үзгәреп торган XXI гасырда яшәргә сәләтле шәхес тәрбияләүдә аларның роле бигрәк тә зур.

Физика – табигать турындагы фән. Кеше – табигатьнең бер кисәге. Шуңа күрә дә мин үз укучыларымны эзләнү-тикшеренү эшләренә тартырга тырышам. Табигатьнең күпчелек законнарын укучыларым тәҗрибәләр, күзәтүләр ярдәмендә яңадан ача. Укучыларым авыл балалары булганлыктан, физика законнарының авыл хуҗалыгындагы урынына зур әһәмият бирәм.

Төгәл фәннәрнең әһәмияте турында бик күп сөйләп булыр иде. Аларның кайсын гына алсаң да, тормыштагы рольләре бик зур. Алар бер-берсен тулыландыралар, баеталар, гадиләштерәләр. «Чыгарылманың физик мәгънәсе», «Интегралны кәкресызыклы трапециянең мәйданын исәпләгәндә куллану» темаларына сокланып карамау мөмкин түгел! Биологиядән «Генетика» бүлеген генә карагыз әле сез! Искиткеч! Менә кайда ул гармония, матурлык!

Бөек ачышлар ясаган шәхесләрнең күпчелеге төгәл фәннәрне яхшы белгән. Рәссам, архитектор, галим, инженер Леонардо да Винчи, полководец Суворов, галим һәм шагыйрь Ломоносов – шундыйлардан. Үзебезнең татарлар арасында да андыйлар  җитәрлек. Татарстаныбызның элеккеге һәм хәзерге президентлары инженер һөнәренә ия кешеләр икәнлеген искәртеп китү дә җитә торгандыр дип беләм. Аларның зирәк акыллы, оештыру сәләтенә ия булулары аркасында республикабызда яшәүче күпмилләтле халык үзара дус-тату яши. Мәгариф өлкәсендә дә уңышлар зур. «Иннополис» кебек белем бирү үзәкләре ачылу республикада төгәл фәннәргә игътибарның зур булуын тагын бер тапкыр раслый.

Белем һәм тәрбия алу процессы кеше тормышында әһәмиятле урын алып тора. Ләкин аның нәтиҗәләре еллар узгач кына күренергә мөмкин. Элеккеге укучыларының тормыш юлындагы уңышлары һәм ялгышлары өчен һәр укытучы гомере буе «имтихан» тота. Әнә, узган уку елында мәктәпне тәмамлап киткән, инженер һөнәрен сайлаучы укучым югары уку йортының I курсын гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлавы уңаеннан шатлыгы белән уртаклаша. Димәк, мин ялгышмаганмын. Фәнни эш белән дә шөгыльләнә башлаган икән инде.

Моннан кырык ел элек бала өчен укытучының һәр сүзе яңалык булса, бүген хөрмәт, ышаныч казану өчен укытучы көн-төн укырга, белемен арттырырга мәҗбүр.

Укытучы гомер буе кыңгыраудан кыңгырауга яши…

Кыңгырау тавышы… Бүген ата-ана үзе өчен кадерле булган сабыен укытучы кулына тапшыра. Киләчәктә баланың, ата-ананың, хәтта дәүләтнең язмышы нинди булыр? Укытучылар! Бу – бездән тора!

Добавить комментарий