Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә барлык фәннәрне дә укыту кирәкме?   

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны Мәйсәрә ГАЙНУЛЛИНА,Лаеш районының РФ Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге Атабай урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик ста...

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны



Мәйсәрә ГАЙНУЛЛИНА,


Лаеш районының РФ Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге Атабай урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 30 ел.


Хәзерге заманча төзелгән мәктәпләрдә барлык фәннәрне дә укыту кирәкме икән? Мин бу язмамны укучыларга мөрәҗәгать дип атар идем. Үземнең күпьеллык тормыш тәҗрибәмнән чыгып, мәктәптә алган тирән белемнең ни дәрәҗәдә кирәклеген сезнең белән уртаклашасым килә. Минем мәктәп еллары совет чорына туры килде, ул еллар инде бик күпкә артта калды һәм хәзерге урта белем дә бик күп үзгәрешләр кичерде. Күп фәннәрнең исемнәре алышынды, яңалары өстәлде, укыту программалары үзгәрде. Кайбер укучылар, бу инде безнең чорда да шулай булган, мәктәптә белем алган барлык фәннәрнең дә киләчәк тормышта исә кирәге юк, дип уйлыйлар. Ә менә укып чыгып, белгечлек алгач һәм инде эшли башлагач, сезнең белем алуга карашыгыз күпкә үзгәрәчәк. Сезгә «кирәкмәгән» фәннең кирәк булачагын искәртеп үтәм. Без үзгәрешләр заманында яшибез, иртәгә нәрсә булачагын беркем дә алдан белми. Илдәге кризис бик күпләрне эшеннән, акчасыннан мәхрүм итте. Мәсәлән, гади генә бер мисал китерәм, бер танышым, белгечлеге буенча хисапчы, башка берничә юнәлештә хезмәт итә. Аның фикеренчә, бу эшләрне мәктәптә алынган белемнәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Димәк, мәктәптә «кирәкмәгән» фәннәр укытылмый икән. Тормышта барысына да әзер булырга кирәк. Татар кешесе үз телен камил белергә тиеш. Һәр милләт кешесе үз теле белән горурлана ала бит. Шулай ук рус телен дә тирәнтен үзләштерергә кирәклеге көн кебек ачык. Нинди генә документ тутырсаң да, җибәрелгән грамматик хата, синең эш урыныңнан “колак кагу”ыңны да искәртергә мөмкин. Бу телне белү дә зарури. Теләсә нинди язманы тутырганда, кеше белән аралашканда татар һәм рус телен камил белмәү кешенең авторитетын төшерәчәк.


Инглиз теленең дә җәмгыятьтә тоткан урыны әһәмиятле, чөнки автоматлаштыру һәм интернеттан башка хәзерге тормышны күз алдына да китереп булмый. Мәктәптә база өлешен генә укып чыккан укучылар да, әгәр дә белеме булса, чит телдә иркен аралаша ала, үз белемнәрен киңәйтү өстендә эшли.


Алга таба математика, география, биология, тарих фәннәренә күз салыйк. Математика, билгеле булганча, логик фикерләүне үстерә, бик тиз хәтердән исәпләү, кушу һәм алу, тапкырлау һәм бүлү, процентлар безне тормыш юлыбыз буйлап озата килә. Бу гади генә тоелган белемнәр безгә бик кирәкле! География, биология, тарих фәннәре гомуми үсешкә йогынты ясый, эчке һәм тышкы дөньябыз турында да белми калу мөмкин түгел. Җир шарының кайсы ноктасында яшәгәнебезне, башка илләрнең кайдалыгын, үз организмыбызның, үсемлекләр һәм хайваннар төзелешен, бай тарихыбызны белергә тиешбездер бит! Ә боларны өйрәнү шундый кызыклы һәм мавыктыргыч!


Иң кирәкле күрсәткеч – укучының һәр фәннең база өлешен аңлавы. Мондый белем туплаган кеше үз максатына ирешә һәм кирәкле бүлек өстендә белемен тирәнәйтә, тик вакыттан дөрес файдаланып, планлы эш алып барырга кирәк.


«Һәр һөнәр дә кирәкле, һәр һөнәр дә мактаулы!» Бу юлларны мәктәптә өйрәнелә торган һәр фәнгә карата да әйтеп булыр иде, чөнки өлгергән буын аны балачактан хәтерендә йөртә.


Димәк, мәктәптә үзләштергән һәр фән киләчәктә аңлы тормыш юлы алып баруның төп нигезе булып тора икән!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ