Милләтебезне куандырырлык гамәлләр кылыйк

Гөлфәния Туктамыш кызы СӘЙФЕТДИНОВА,

Питрәч районы Чыты төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.

Педагогик стажы – 32 ел.

Мин төш күрәм – очам имеш, биек ярларны, тауларны кагынып кына менәм. Курку хисе дә кичермим, рәхәтлек кенә бар. Уянам да уйланам: мин кем соң? Ни өчен яшим? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

Мин авыл мәктәбе укытучысы. 32 ел укучыларга үз ана телемдә  математиканың тирән серләренә төшендерәм һәм тәрбия бирәм. Бу искиткеч кызыклы да, мәшәкатьле дә булган, сине бөтен барлыгың белән бөтереп алучы һөнәр турында мин кечкенәдән хыялландым. Укытучы һөнәрен сайлау – үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз. Бу юлны мин үзем белеп, аңлап сайладым. Һәм сайлаган һөнәремә гомер буе тугрылыклы булып калдым. Ана теле – кешенең рухы, җаны ул, бары тик ана теле генә милләтне саклап кала, аның борынгы заманнарда ук барлыкка килгән мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен үстерә. Шәхсән үзем татар мәктәбен тәмамлап, үзем теләгән уку йортына укырга керә алдым. Мин генә түгел, күпләр үзләре теләгән уку йортларын тәмамлап танылган һөнәр ияләре булды. Мин милли мәктәптә укучылар сәләтлерәк тә дип уйлыйм. Чөнки  кешегә фикер үз ана телендә килә. Милли мәктәптә укуга карамастан, укучылар БДИны рус мәктәбендә укучылардан ким бирми. Мәсәлән, соңгы өч ел эчендә математикадан база имтиханын барлык укучыларым да «5»легә бирделәр. Профиль имтиханда уртача 70 балл җыйганнар икән, моны начар күрсәткеч түгел, дип саныйм. Бәйге-конкурслардагы нәтиҗәләр буенча да укучыларым калышмый. Безнең телебез – татар теле… Телебез моңлы, телебез матур. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

Әйе, укытучы һөнәрен сайлаган кеше табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфатына хас булырга, гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме –балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә тиеш.

Укытучы буларак максатым – укучыларда халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышам. Эшчәнлегемдә бөек педагог, күренекле галим, тәрбияче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянам.

Бала унбер ел буе мәктәпкә йөри, белем һәм тәрбия ала. Минемчә, тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл булу.Үземнең эш тәҗрибәмдә мин балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм. Баланы тәрбияләү тормышыбызның һәр мизгелендә бара. Тормышыбыз бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Ә безнең укучылар шатланырга, кайгыларга бирешмәскә, матурлыкка омтылып яшәргә, назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш. Укучыларның иҗади фикерләвен, рухи дөньясын баету максатыннан, сыйныф сәгатьләрендә дөньяви проблемалар турында фикер алышу, туган төбәкнең танылган шәхесләре иҗатын өйрәнүгә нык игътибар итәм, шуңа күрә Ризаэддин Фәхреддин  хезмәтләренә бик еш мөрәҗәгать итәм. Аның мирасы һәр укучы күңеленә игелек, миһербанлык салуда алыштыргысыз хәзинә. Тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яшәүче укучыларымны күреп, күңел сөенә.

Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә мин укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Моның өчен төп игътибарны укучыларда туган төбәгебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүгә, Татарстан җиренең гүзәл җир булуын төшендерүгә юнәлтәм.

Туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт хисләре уяту мәсьәләләренә багышлап, төрле кичәләр, мавыктыргыч дәресләр үткәрәм. Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә проектлар методының әһәмияте зур. Ул укытучы җитәкчелегендә практик мәгънәгә ия булган эш төре белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларның шәхесен,ихтыяр көчен, иҗади һәм физик сәләтен үстерүгә юнәтелгән. Уку елы башында укучыларга  берничә тема тәкъдим итәм. Балалар үзләрен кызыксындырган темаларны сайлап алалар, эш тәртибен, кирәк булачак әдәбиятны билгелиләр. Мин үз чиратымда проектларның бай эчтәлекле, актуаль булуына нык игътибар итәм.

Хезмәт һәм ихтыяр тәрбияләүне дә үземнең тәрбия эшендә әһәмиятле бурычым итеп саныйм. Хезмәт бирә торган шатлык үзенә бертөрле. Аны биек тауга күтәрелгән кешедә була торган хис белән генә чагыштырырга мөмкин. Авыр ташлы юл, һәр адым бик кыенлык белән бирелә, ләкин алда изге максат бар – тауның башына менеп җитү. Тау башына менеп җиткәч, кеше үзен күтәрә, үз дәрәҗәсен раслый. Ул үзен көчле һәм батыр, яңадан-яңа авырлыкларны да җиңәргә әзер итеп тоя. Мин һәр укучымның шундый биеклеккә күтәрелүен телим. Һәр укучының шундый биеклеккә ирешүе өчен син үзең һәр эштә үрнәк, өлге булырга тиешсең.

Һәммә кеше әти-әнисенең генә түгел, үз милләтенең дә газиз баласы. Милләтен куандырырлык гамәлләр кылу өчен кешегә үз-үзен көннән-көн камилләштерү, максатлы гомер итә белү кирәк.

Һәр иртәне адәм баласы: «Мин бүген нинди игелекле гамәл кыла алам икән?» –дип уянса, ә кичләрен: «Мин бүген нинди яхшылыклар кылдым?» –дип үз-үзенә сорау бирсә генә аның яшәве чын мәгънәсендә файдалы һәм мәгънәле булачак. Чөнки бу кыска гына гомер безгә игелекле гамәлләр кылып, дөньяны яхшырту өчен бирелгән.

Укытучы булу, кирәк кеше булу – шундый зур бәхет ул! Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләргә, гомерем буе укучыларымның уңышларын күреп сөенергә язсын, юкка яшәлмәгән дип горурланырлык булсын иде! Шуңа күрә яшәү мәгънәсен үз милләтемә хезмәт итүдә күрәм.

Категория:

Добавить комментарий