Мөхәммәдьяр иҗатында игелеклелекнең бирелеше

Зиләрә ГЫЙРФАНОВА,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Мөхәммәдьяр иҗатында игелеклелек

(V сыйныфта әдәбият дәресе)

Зиләрә  ГЫЙРФАНОВА,  Казан шәһәре  146 нчы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес төре: алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыру

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты, тарих

Эшне оештыру: төркемдә, парларда, индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр: билгеләмә бирү, тәрҗемә итү, анализ ясау.

Максат:

дидактик:  Мөхәммәдьяр иҗаты турында белемнәрне системалаштыру; Мөхәммәдьяр иҗаты турында сөйләү, сөйләгәннәр буенча анализ ясау;

үстереш: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру,  мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру;

тәрбияви: төркемнәрдә дустанә аралашып эшләү культурасын үстерү,   борынгы заман әдипләре иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Формалашырга тиешле универсаль уку гамәлләре (УУГ):

Шәхескә кагылышлы: укучыларда гомумкешелек кыйммәтләрен күрә, аера белү, үзеңдә шуларны булдырырга омтылу, кеше өчен сөенү, соклана белү кебек сыйфатларны булдырырга омтылу; иптәшеңә терәк, таяныч булу (төркемдә, парда эшләгәндә); дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү; шәхесне (яныңдагы иптәшеңне) кимсетүдән саклану, вакытында тыелып калу.

Метапредмет:

регулятив: УМ куя белү, төркемдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗә ясау һәм аны дөрес формалаштыру, үзбәя кую;

танып белү:  әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру;

коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү.

Материал һәм җиһазлау:  Татар әдәбияты 5 нче сыйныф. Дәреслек. 2 кисәктән / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: Мәгариф – Вакыт нәшр., 2014.; Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында  (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 5 нче сыйныф. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: Мәгариф – «Вакыт» нәшр., 2014; компьютер, проектор, экран; Power Point программасында презентация; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны сәламләү, аларны уку эшчәнлегенә тарту.

Сәламләшү. Дәрескә әзерлек. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Без үткән дәрестә нинди УМ (уку мәсьәләсе) өстендә эшләдек? (Мөхәммәдьяр иҗатын өйрәндек.)

Өй эшләрен тикшерү

Укытучы. Кем соң ул Мөхәммәдьяр?

(Укучылар Мөхәммәдьяр иҗаты хакында сөйләп күрсәтәләр.)

Укытучы. Ул кайсы чорда яшәгән?

Укытучы. Безгә аның кайсы әсәрләре билгеле? («Төхфәи мәрдән», «Нуры содур», «Нәсыйхәт» әсәрләре.)

Укытучы. Без аның кайсы әсәрен өйрәндек? («Нуры содур» әсәреннән «Утынчы хикәяте»н укыдык.)

Чылбырлап, сюжет тыңлана

 III. УМ кую ситуациясе

1 нче слайд

Игелек ит тә – суга сал, балык белмәсә халык белер.

Игелекле эшнең иртәсе–киче юк

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Изгелек иткән юлда калмас.

Игелек итә алмасаң, яманлык кылма.

Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

Укытучы. Балалар, болар нәрсә? (Бу – мәкальләр.)

Укытучы. Аларда нәрсә турында сөйләнелә? Шуның белән бәйләп, дәрескә УМ билгеләгез. («Утынчы хикәяте»нә   туры килә. Димәк, без бүген  «Нуры содур» әсәреннән «Утынчы хикәят»нә  анализ ясарбыз.) 

Укытучы. Шуның белән бәйләп, дәрескә УМ билгеләгез. (Игелеклелек турында сөйләшербез.)

Тактага теманы язу:  «Мөхәммәдьяр иҗатында игелеклелекнең бирелеше»

Дәфтәрләргә теманы язу

  1. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү

1 нче бирем. Нәрсә соң ул  игелекле булу? Бу мәкальләрдә кешеләргә хас бик күп сыйфатлар бар. Шуларны табып билгелик әле. Сез аларны кәгазь битләренә язып чыгарсыз. Кәгазьне 1 нче номерлы укучылар 2 кисәккә бөклиләр, аннары 3 нче номерлы укучылар тагы икегә аерып, командадагы һәр укучыга бирәләр. Алар һәрберсе 4 кисәккә бөкләп, үзләренә язарга кечкенә битләр әзерлиләр. Аларны язабыз һәм кычкырып укыйбыз. Һәр өстәл нәтиҗә ясый, һәм 1нче номеры укучылр һәр өстәлнең нәтиҗәсен укыйлар.

2 нче слайд

Аңлатмалы сүзлектән игелекле сүзенә аңлатма бирү.

Игелекле  булу ул –  яхшылык эшләү, киң күңелле булу, игелек кылу.

Үз фикереңне белдерү.  Төркемнәрдә фикер алышу, башкаларныкын да өстәп язу. Кемнең ничек катнашуына карап бер-берегезне бәялибез.Үзбәя.

Ял минуты. Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз Сорауларның җавапларын  сайлап кына алырбыз. Безгә моның өчен  утыр-тор  стуруктурасын үтәргә кирәк булыр. Мин  әсәрнең эчтәлегенә туры килгән яки туры килмәгән җөмләләрне  укып барам, әгәр дөрес икән сез торып басасыз, ә дөрес булмаса утырасыз.

3 нче слайд

  1. Утынчы көн сен биш тәңкә акча эшләгән.
  2. Ул утынны базарда саткан.
  3. Утынчы кыйналучы кешегә ярдәм итмәгән.
  4. Балыкчы Хәммәлдән ярдәм сораган.
  5. Утынчы балыкны утынга алмаштырган.
  6. Алар балыкны чыгарып ташлаганнар.
  7. Балык эченнән энҗе килеп чыккан.

Нәтиҗә ясау. Димәк, игелекле гамәлләр һич тә юкка чыкмый, алар сиңа артыгы белән кире әйләнеп кайта.

  1. Яңа белемнәрне куллану
  2. Ә хәзер, балалар, бер шигырь укып алыйк. Ул да Мөхәммәдьяр иҗатыннан. Ул нәрсә турында?

4 нче слайд

Әгәр син икәнсең игелекле,

Кешеләрдән кызганма игелекне.

Туйдыр икмәккә кешене, данлы зат,

Бакый калыр бу җиһанда яхшы ат.

Егылганда кулын тот бер моңлының,

Ул тәкый тоткай кулың бер көн синең. (Мөхәммәдьяр)

  1. Мөхәммәдьяр үз иҗатында тагын кайсы сыйфатларны мактый? (Бу шигырь безне кешеләгә яхшылык эшләргә, игелекле булырга чакыра.)

Нәтиҗә ясау: димәк, игелекле гамәлләр һич тә юкка чыкмый, алар сиңа артыгы белә кире әйләнеп кайта.

  1. Мөхәммәдьяр үз иҗатында тагын кайсы сыйфатларны мактый?

5 нче слайд

Сүзлек эше:

Сабырлык – терпимость

Гаделлек – справедливость

Кешелеклелек – человечность

Хезмәт сөю – трудолюбие

Тыйнаклык – скромность

Аз сүзлелек – малословие

Юмартлык – щедрость

2 нче бирем. Әйтегез әле, балалар, сез үзегез игелек эшлисезме? Игелек кылу ничек була соң ул?

Килешү картасы ясарбыз. 2 нче номерлы укучылар кәгазьне башта икегә, аннары тагын икегә бөклиләр. 3 нче номерлы укучылар битне ачып, уртасына квадрат ясыйлар, бөкләм буенча сызып чыгалар һәм аның эченә сорауны язып куялар «Игелек кылу ничек була?» Һәр укучы үз өлешенә тигән квадратка фикерен яза. 1нче номердан башлап язганнарыгызны кычкырып укыгыз, калган укучылар, ошаса, баш бармакларын күтәреп, җавапны кабул итәләр. Аннары уртак фикерләрегезне шакмак эченә язып куегыз. Ә хәзер инде барыгыз да сайлаган җавапны укыйбыз.

Көтелгән җаваплар:

– Әти-әнигә булышырга

– Автобуста өлкәннәргә урын бирергә

– Әбиләргә юл чыкканда булышырга

– Кечкенәләргә ярдәм итәргә

– Авыр чакта бер-береңә булышырга

– Үзара ярдәмләшеп яшәргә

  1. Ныгыту

Укытучы. Ә хәзер искә төшерегез әле. Безнең мәктәптә нинди игелекле эшләр эшләнә икән?

Көтелгән җаваплар:

  1. Елына ике тапкыр ярминкәләр үткәрәбез. Аннан кергән акчаларны балалар йортына, Анжела Вавилова фондына, мәктәбебез укучысы Мигунова Лераның гаиләсенә ярдәмгә җибәрәбез.
  2. Елга ике тапкыр тотылган кәгазь җыеп, аннан кергән акчага көз көне Өлкәннәр көнен, яз көне ветераннарны чакырып Җиңү бәйрәмен үткәрәбез.
  3. Бердәм җыелып, балалар йортына, караучысыз калган эт-мәчеләр приютларына ярдәм оештырабыз.

6 нчы слайд  

Яхшылык эшлик әле!

Курыкманыз берәрсенә

Сез яхшылык эшләргә!

Тилмергәннәр бар бу җирдә

Диләр: «Безгә нишләргә?»

Кемгә бер җылы сүз җитми

Кем адашкан юлыннан

Кайсын җитәкләргә кирәк

Тотып ике кулыннан.

Яхшылык эшләгәч, күңел

Канатлана, үсенә.

Кылган гамәлнең җавабы

Беркөн кайтыр үзеңә.

Әмма аңламыйбыз гына

Серен кайвакыт аның –

Яхшылык ул дару кебек

Дәвалый кеше җанын! (Р.Әхмәдуллина)

Укытучы. Бу шигырь дә безне игелекле, шәфкатьле булырга чакыра.

Укытучы. Сез кешеләргә яхшылык эшләп, үзенең тормышын игелек клуга багышлаган кешеләрне беләсезме?

7 нче слайд

Рәсемнәр күрсәтелә:

Тереза Анакай

Әсгать Галимҗанов

Нурсөя Яруллина…

Слайдтагы рәсемнәргә карап, бу шәхесләр турында сөйләү.

  1. Рефлексив бәяләү этабы

Шулардан чыгып, без дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Сез үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз? Мин сезгә кояш рәсемнәре бирәм, шуның нурларына аларны языгыз.Үзара киңәшегез. Безгә беренче номерлар укып крсәтер.

Язлганнар буенча кара-каршы утыручы иптәшләрегезне бәяләгез.

Бәя кую өчен критерийлар:

1) ул барысын да дөрес әйтте – «5»ле;

2)  ул 1 хата ясады – «4»ле;

3)  ул 2 – 3 хата ясады – «3»ле.

Көтелгән җаваплар:

Без бүген Мөхәммдьяр иҗаты белән таныштык. Аның әсәрләренә анализ ясадык. Икелек төшенчәсенә билгеләмә бирдек һәм ул сыйфатлар турында сөйләштек. Үзләрен игелек эшләүгә багышлаган шәхесләр турында белдек.

8 нче слайд  

Өй эше

  1. Үзегез башкарган берәр игелекле эш турында язып килергә.
  2. Мөхәммәдьяр иҗатын кабатлап килергә.
  3. Интернет материалларын табып укырга.

 

 

Добавить комментарий